16+

Нәбирә Гыйматдинова/ «Йолдыз» хикәя

Егылып үләрсең, билләһи. Чаңгы ярышларында Йол дыз беренче урынга чыкты. Көнләшә бу дисезме? Тамчы да көнләшмим.

Нәбирә Гыйматдинова/ «Йолдыз» хикәя

Егылып үләрсең, билләһи. Чаңгы ярышларында Йол дыз беренче урынга чыкты. Көнләшә бу дисезме? Тамчы да көнләшмим.

Тик менә... әллә  ничек,  көнләшүгә  һич тә охшамаган көнләшү җанга тия. Ул кыз, мин   малай  лабаса, димәк, беренче урынны мин алырга тиеш идем. Мәктәп  стенгазетасын да минем фоторәсем бизәргә тиеш иде. Энемә хәтле үртәп маташа:

—Син көчсез, син ярышта ахыргы булып килгән сең, — ди. — Йолдыз  апа молодец, ичмасам, сынатма ган, — ди. Бусына гына түзәр идем әле, энемнең телчә чыккан теле аннан да яманрагын тәтелди:
—Карлы-буранлы көннәрдә алдан юл ярып Йолдыз апа бара, син ияреп кенә йөрисең икән, абый!

Без, чынлап та, Йолдыз белән күрше авыл мәктәбенә укырга бергә йөрибез. Дүрт чакрым араны чаңгы белән эһ тә итмичә выжылдап кына үтәсең. Колак яныннан җил генә сызгырып кала да, чаңгы таякларыннан кар гына сибелә. Рәхәт, күңелле була. Ләкин мин бер генә вакытта да Йолдыздан  чаңгы юлы салдырганым юк! Һәрвакыт үзем алдан барам. Менә мактанчык икән үзе. Әле бит сөйләнгән була:
- Беренче  урынны  алуым белән мин сиңа бурычлы, Атлас. Синең белән йөреп кенә остардым, рәхмәт инде — ди.    

Алай: «Мин, мин»,— дип бик мактанып йөргәч, әйдә бүген үзе генә барсын әле. Дәшмим, чакырмыйм, бетте-китте, вәссәлам.
— Улым, буран чыгып тора.  Берүк эздән тайпылма гыз, — диде әти. — Артыңа борылып Йолдызны да ка раштыр.
Карый, ди. Мондый бураннарны гына күрмәгән, ди, Атлас. Әнә ул, Йолдызлар турысын узып, басу капкасы на табан җилдертә генә! Көтсен әле кызый,  кермәгәч  бик  аптырасын һәм курка-курка гына кырга чыксын. Бара-бара уйлансын бераз: «Атласның кадерен белмәгәнмен икән», дип, үкенсен, көрсенсен. Әллә кар ерып эз салу җиңел дисезме!

Мин ап-ак кар диңгезенә кереп чумдым. Тирә-юньдә бернәрсә дә күренми. Буран  котырган саен котыра бара, күзне ачып булмый. Тын алуы авырлаша. Әллә кире бо рылыйм микән? Борыл, борыл, дигәндәй җил мине артка этә. Чаңгылар да тыңламый: берсе өстенә берсе менеп йөдәтә. Их мине, иштем ишәк чумарын, Йолдыздан кача-кача адаштым бугай, Йолдыз  бит ул әллә нинди күз ачкысыз бураннарда да:  «Туры  бар, әз генә уңга каер», — дип юлдан бер адым да читкә тайпылмыйча, туп-туры алып   бара иде. Хәзер елыйсылар килә. Бураны да котырыпмы-котыра. Уф, арыдым. Әллә утырып ял итәргә ми кән. Юк, бусы һич ярамый. Утырдың   исә,  ойыйсың, йокы килә башлый. Андый чакта кешеләр үзләре дә сизмичә үлеп китәләр икән. Минем тәккә генә үләсем килми. Тагын биш  елдан мәктәпне тәмамлыйсым, армиягә китәсем бар. Аннан соң минсез Йолдыз нишләр? Кемгә хат язар ул?

Буран эчендә сулышыма кабып тик басып торам. Егылмаска иде, егылмаска. Ләкин... буыннар хәлсез, яңа гына аякланган бозау төсле, тырык-тырык итә. Кинәт мин бик-бик якында гына үз исемемне ишеткәндәй бул дым. Саташам бугай, юкса бу җил генә «а-а-а» дигән аваз чыгарып, ыңгырашып ала.

—А-ат-лаа-сс!
Әллә чын, әллә юри, ләкин бу минем исем! Кемдер чакыра түгелме?    - Мин монда, монда! — дияргә телем әйләнми. Оялудан түгел, эш оялу-тартынулардан узган, бары тик минем күз алларым караңгылана. Әкрен генә гәүдәм җи ңеләеп, карга чүгәлим. Калганы?.. Әйе, калганы... Минем сыман көнче булмагыз, малайлар, югыйсә әллә нинди бәлаләргә тарырсыз. Кызлар өчен гел шатланырга гына да бит... Көнләшүем аркасында мин нинди хәлдә калдым.

Йолдыз мине көткән-көткән дә, кермәгәч, безгә йөгер гән.  Кызның үзен генә күргәч, әтинең дә берәр хәл булмагае дип коты очкан. Болар икәүләшеп эзли чыкканнар. Әйтәм ич, Йолдыз беркайчан да адашмый, дип. Белмим инде хикмәте нидер моның. Әллә исеме Йолдыз булганга микән? Күк йөзендәге исәпсез-хисапсыз йолдызлар ара сында да адашканнарга юл күрсәтеп торучы якты йолдызлар була бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading