«Ай былбылым» җырын суза-суза Динә клубка җыенды. Ике көн элек кенә аның сөйгәне Данис хәрби хезмәтен тутырып кайтты.
Бер ел алар арасында ялкынлы хатлар йөрде.
– Динә! – Бүлмәсенә әнисе керде дә, уфылдап кәнәфигә утырды. Сарык бәтие көтүдән кайтмыйча интектерә. Шуны авыл буйлап эзләп йөргәнче, әлсерәп бетәсең. Әле тапсаң да, тотып алып кайтырга кирәк. Әнисе шул бәтидән сукранып алды. – Ә син кая, балам?
– Клубка, әни... шимбә бит. Кызлар да кайтты.
– Кызым, әллә бүген бармыйсыңмы, ардың бит. Берүзең бәрәңге бакчасын утап чыктың.
– Әни, син нәрсә инде? Армадым ла. Борчылма, яме.
– Күңелем тыныч түгел, кызым. Йөрәгем үрле-кырлы сикерә. Әтиең үләр алдыннан да шулай булган иде. Ул чакта да үз-үземне кая куярга белмәдем. Йөрмә бүген, өйдә генә кал. Данисны күрәсең килгәнгә чыгасыңмы? Әйдә, шалтырат та, аны үзебезгә чакыр, әнә, ишегалдында утырырсыз...
– Әни, кирәкмәгәнгә борчылмале. Бар да әйбәт булыр. Сүз бирәм.
Динә үз әтисен хәтерләми, 3 айлык чагында балык тотарга киткән җиреннән суга батып үлгән ул. Әнисе сөйләвенчә, әтисе салмыш булган. Балык ятьмәсенә чәбәләнеп елгага егылып төшкән. Ә соңрак әнисе янә кияүгә чыкты. Динәнең менә дигән әтисе бар. Какмый-сукмый, күз карасыдай карап үстерде ул аны.
Динәгә 3 яшьләр тирәсе булгандыр, гайбәт таратырга яратучы күрше апа кәнфит төртеп: “Үги әтиең рәнҗетмиме?” – дип сорады. Моңарчы үги сүзен ишетмәгән кызчык бу хакта әбисенә кереп әйтте. Әбисе исә, шунда ук гайбәтче күрше хатыны янына кереп китте.
Мәктәпкә керер алдыннан Динәнең үз әтисе турындагы серне чиштеләр. Кыз ишеткәч, елап җибәрде.
– Димәк, әтием үземнеке түгел?
Үги әтисе күз яшьләрен күрсәтмәс өчен түр якка үк кереп китте. Ә әбисе оныгын кочып алды да.
– Балам, син безнең өлкән оныгыбыз – иң яраткан оныгыбыз, – диде.
Ходайга шөкер, Динәнең гаиләсе тату. Энесе дә аның өчен үлеп тора. Берәү дә белмәгән уртак серләре бар аларның. Динә табибә булырга хыяллана. Әмма баллары җитмәү сәбәпле, шәфкать туташлары әзерләү бүлегенә керде. Кул селтәмәде кыз. Иң мөһиме, якты хыялы бар.
Динә белән Данисның очрашып йөрүләренә дә 3 ел булган икән инде. Егет төпле акыллы, урамда азып-тузып йөри торган түгел. Инде көзгә туй көнен дә билгеләгәннәр иде. Өлкәннәр иртәрәк әле, дип борчыла анысы. Динә кебек 20 яшьлек чагында әнисе кияүдә булган инде. Данис та кыз өчен үлеп тора, армиядән кайткач ук Казанга китеп заводка инженер булып эшкә урнашам дип йөри. Тик менә улын өф-өф итеп үстергән Зөһрә апа гына булачак киленгә карата бераз борынын чөерә иде. Үги булып үскән кызны үзенең улына тиңсенми иде ул. Данис кызга борчылмаска кушты, янәсе тора-бара әнисе күнәр.
Динә клубка йөгерә-чаба барды. Дус кызларының аңа ничектер сәер итеп караулары, үзара чыш-пыш килүләре бераз аптырашта калдырды аны.
– Нидер булдымы әллә? – дип сорамый булдыра алмады.
– Юк...Динә... әнә анда.. Данисың...
Шул мәлне киң итеп клуб ишеге ачылып китте һәм Динәнең якын дусты Регина белән Данис кочаклашып килеп чыкты.
– Аңламадым? Данис әллә... син исерек?
Кызны күреп алган егет:
– Әәә, менә безнең дә “святоша”... мине армиядән ничек көткәнеңне белдем...– дип мыскыллы елмайды.
– Нәрсә булды? Данис, аңлат әле. Бу нинди хәл?
Егеткә елышкан Регина да Динәгә карап көлә башлады.
–Аңлатыгызчы, – дип ялварды Динә.
Аның артыннан борчылып урамга чыккан Гөлназ телгә килде:
– Арткы урамның кәҗә Радигы синең турында тузга язмаган сүзләр тараткан.. имеш, сине озатып йөргән, мунчага да кереп чыккансыз, ди...
Динә нахак сүзләрдән соң сыгылып төште.
– Радик? Бу чеп-чи ялган бит, кызлар... ә сез нигә дәшмисез?
– Нәрсә? Динә, ялганың тотылдымы? – диде көчкә аягында басып торган Данис.
– Регина, ә син ник дәшмисең? Әйт аңа... әллә сез барыгыз да акылдан шаштыгызмы?
Кыз үзен-үзе белештермичә алпан-тилпән атлап килгән Радикка барып ябышты.
– Йә, дөресен сөйлә, ник ялган таратасың? Нинди мунча ул?
– Хм, булды бит инде.
– Нәрсә булды? Кайчан?
– Син әллә эчә-эчә акылдан шаша башладыңмы? Ә сез, кызлар, һәрчак минем белән булдыгыз, бу ялганга ышануыгыз өчен оят түгелме? Мине рәнҗеткәнегез өчен, күз яшьләрем өчен сез дә еларсыз әле... Берегез дә якламады, берегез дә дөресен әйтмәдегез.
Ярый Регина, Данисны сиңа бүләк итәм. Теләгеңә ирештең. Данис, гомерең буе шул елан белән азапланып яшә. Тезләнеп килсәң дә, гафу итмәячәкмен. Гомерең буе ялганга ышануың өчен газапланып яшәрсең...
Шулчак ерактарак басып торган, әле быел гына 11не тәмамлаган Алия телгә килде.
– Минем апамны да әллә нинди гайбәт сүзләр таратып елатып бетердең сиң. Регина. Аллаһы Тәгалә тотар дип курыкмыйсыңмы? Кеше күз яшеннән курык.
Регина хәмер сөременнән тәмам исереп беткән Даниска елышты. Ә Алия Динәне култыклап алды да, өенә озата китте. Динә тыела алмыйча үксеп елый башлады.
– Елама, барысы да үтәчәк... ул сиңа пар түгел, үзеңә яхшы егет табарсың, ә ул үзенең чын йөзен күрсәтте... Кеше сүзенә ышанып. Бу егет эшеме? Уйлама да, Аллага шөкер, вакытында котылдым, диген.
– Ни өчен? Ни өчен шундый нахак сүзләр тараталар? – дип өзгәләнде ул.
Алия Динәне өенә кадәр озатты, әйтерсең лә, баласы белән булган күңелсез хәлне сизгән кебек бусага төбендә кызның әнисе утырып тора иде.
– Исәнмесез, Галия апа.
– Сәлам, Алия... Нәрсә булды, кызым, кызым.
– Әни.
– Борчылмагыз, Галия апа. Динәгә су бирегез... Аны бик нык рәнҗеттеләр, үзе сөйләр... – дип Алия китү ягына борылды.
Алия хаклы иде, күңелдәге авырту басылды, бер-ике көн эчендә түгел, әмма басылды ул.
Регина башын югары күтәреп йөри. Уйламый да, вөҗдан газабы да борчымый, күрәсең. Клубтагы теге хәлләр турында авыл буйлап имеш-мимешләр таралды. Әмма ничек тиз таралган булса, бик тиз тынды да. Гайбәтчеләрне Данисның әнисе урыннарына утыртты.
– Кеше баласын тикшергәнче, үзегезнекеләрне карагыз. Ә сиңа Клара, авызыңны ябарга һәм үзеңнең Регинаң артыннан карарга кирәк, минем улыма ябышып, көне-төне артыннан чабып йөри, үзенә өйләнер дип уйлыймы икән әллә? Аңамы соң Динә белән булышырга... Данис бары Динәне ярата һәм тиздән барысы да хәл ителәчәк.
Ә Данис «ычкынып» китеп эчә башлады. Динәләргә бара да, капка төпләрендә сәгатьләр буе утыра иде. Бары кызның әнисе чыгып кугач кына килми башлады. Соңгысында бик каты ачуланышты алар.
– Галия апа, мин кызыгызны үлем яраттым бит...
– Башка килеп тә, күземә күренеп тә йөрмә, Гомәр абыең күрсә, болай гына качып котыла алмассың. Һәркемнең үз юлы. Әле ярый чын йөзең ачылды. Өйләнешеп яшәгән вакытта шундый гайбәтләргә ышанган булсаң, тагын да куркынычрак булыр иде.
– Кызыгызның кем булуы ачыкланды...
– Тиле сүз сөйләмә, – диде Галия исерек егеткә карап. – Бар өеңә кайт..
Динә озак вакыт өеннән чыкмады, ә Казандагы дус кызы шалтыратып, бер эш бар, эшләп кара әле, дигәч, рәхәтләнеп ризалашты. Әллә ни югары хаклы эш тә түгел үзе, санитар гына. Монда хисләргә бирелеп утырганчы, вакытымны эштә үткәрермен, дип уйлады кыз. Тулай торактагы бүлмәсе дә сагындырган үзен.
Туган өенә Динә август азагында гына кайтты. Тагын да чибәрләнгән, сылуланган. Урамда күрешкәч тә, элекке дуслары аның белән читенсенеп кенә аралашты. Кайсылары гафу үтенде, Динә аларга үпкәләмәвен әйтте... Тик элеккеге дуслык җепләре күптән өзелгән иде.
***
Бу вакыйгаларга өч ел үтсә дә, Динә гашыйк булмаска тырышты. Данис турында да сорашмады... Балачактан бергә булган бергә үскән һәм яраткан дус кызлары да көнләшкән булып чыга бит. Менә шул телгәләде аның йөрәген. Динә үзгәрде. Нык үзгәрде. Данис белән очрашудан качты кыз, ә соңрак Регинаның Данистан йөкле булуы турында имеш-мимешләр таралды.
– Беләсеңме, әни, – диде ул берсендә әнисенә. – Бик сәер, әмма әйтерсең лә Даниска карата мәхәббәт гүя булмаган да сыман... хәтта нәфрәт тә юк...
Динә терелде, көнче дусларыннан арынды.
– Мин аларны каргадым бит, әни, миңа нахак сүзләр әйткәч, нык рәнҗедем.
– Йа Раббым, нигә син үзеңне гаеплисең. Гаделсезлектән күңелең сыкраган синең, ә менә гаеплеләр үз җәзаларын алды бит. Регинаның баласын төшкән, Данис аңа барыбер өйләнмәгән. Инде әнә Себергә чыгып киткән диләр. Бик каты эчте бит, әти-әнисе нинди генә әбиләргә йөртеп карамады үзен. Гөлназны туй алдыннан егете ташлап китте, синнән көлеп, бөтен авылга гайбәт тараткан Иркәне ире көне-төне: “Бала минеке түгел”, – дип талый икән. Бу синең гаебеңме? Юк! Аларның юньсез булуларында синең гаебең юк. Шуңа күрә үзеңне битәрләмә, кемгә җәза бирергә, ә кемгә мәрхәмәт күрсәтергә икәнен бары Аллаһы Тәгалә белә.
Динәнең кайтуын ишетеп Алия дә килеп җиткән. Аның ишекне киң итеп ачып керүеннән үк таный ул. Әллә каян кычкырып исәнләшеп керә. Кызлар су буйларын урап кайтырга дип чыгып киттеләр. Ни хикмәт, яр буенда йолкыш кыяфәтле Радикны очратты алар.
– Динә, сәлам... Ни бит әле. Гафу ит мине... Теге вакытта мине шайтан котырткандыр. Регина котыртты мине, әгәр араларын бозсаң, бергә булырбыз, диде. Хәзер бик нык үкенәм, йөрәк сызлапмы сызлый. Регина моны уен-муен итеп кенә калдырырга теләгән иде. Үзең күрдең, бөтен авыл халкы тетмәбезне тетте. Хәзер дә оят. Сине рәнҗеттем.
Егет башын иеп китеп барды. Ә Динәнең күңелендә янә бушлык урнашты. Онытылырмы бу? Әлбәттә, онытылыр. Дусты Алия дә җае чыккан саен, борчылма, үз тиңеңне һичшиксез табарсың әле, дип тәкърарлый бит. Чынлап та Алия сүзләре рас килде. Үзеннән бер курска өлкән Искәндәр исемле егет көн дә аңа смс яза башлады. Өзми дә куймый инде менә. Атлаган саен сәбәпсез-нисез кочак-кочак чәчәк ташый. Динәнең ай-ваена карамыйча, егет аның бусагасын таптавын дәвам итте. Хәтта Динә эшләгән хастаханәгә дә эшкә урнашты ул.
– Минем яратуым безнең икебезгә дә җитәр. Мине кире генә какма, – дип ялварды егет. Бер алдына биш артына төшеп, тәки үзенә каратты бит Динәне. Ә хәзер әнә бөтерчек сыман кызлары үсеп килә. Тач әтисе инде менә. Бәхетле Динә...бик бәхетле.
Комментарийлар
7
0
Мэгьнэле хикэя ,яшьлэргэ сабак буларлые ...
0
0
3
0
Бар бит ул мондый язмышлар, Динэне жэллэп куздэн яшьлэр акты
0
0