16+

Сагынуга бернинди дәва юк (хикәянең беренче өлеше)

Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килсә дә, үз гомерендә тугыз тапкыр да хастаханә ишеген ачып карамаган Хикмәтуллага дару исе белән шыплап тулган палата төссез, нурсыз булып тоелды.

Сагынуга бернинди дәва юк (хикәянең беренче өлеше)

Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килсә дә, үз гомерендә тугыз тапкыр да хастаханә ишеген ачып карамаган Хикмәтуллага дару исе белән шыплап тулган палата төссез, нурсыз булып тоелды.

Әле ике көн элек кенә җир җимертеп кар көрәгән, кызу итеп мунча кергән Хикмәтулла үзенең ничек хастаханәгә килеп эләккәнен дә тәгаен генә хәтерләми. Фәһим улының: “Әти, бүген туган авылыңа кайтабыз. Кирәк-яракларыңны җыйнабрак тор!” – дигән сүзеннән соң, сөенеч белән тулы йөрәгенең күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибүе, йөз илле чакрым араны шатлык яшьләрен сөртә-сөртә кайтуы гына истә калган. Ә калганын – хастаханәгә ни өчен килеп эләгүен дә, шушы нурсыз палатада күпме ятуын да искә төшерә алмады ул.

Хикмәтулла бар көчен җыеп, сыңар күзен ачарга тырышып карады, тик, булдыра алмады. “Әле кайчан гына ялт иттереп ишегалды көрәгән идең түгелме соң, Хикмәтулла? Ә бүген өч бөртек керфегеңне күтәреп, күзеңне ача алмый ятасың. Вәт, кеше көлкесе!” – дип, эчтән үз-үзен орышып та алды карт. 

– Куркыттың, әти. Әздән генә инфаркт булмый калды бит үзеңә. 
Әтисенең аңга килә башлавын сизгән Фәһим улының тавышы иде бу. Сүзләрен теле белән әйтә алмаса да: “Күпкә түзгән йөрәк бит инде ул. Таушалгандыр...” – дип куйды Хикмәтулла күңеленнән. Кайнар күз яшьләре, битләре буйлап агып төшеп, йомшак мендәргә тәгәрәде. “Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга”, – дия торган иде җәмәгате Гыйлемзадә. Чыга икән шул!

Әлфиясе туган елны колхозда эшләгән чагында, Хикмәтулланың сул күзен ат тибеп чыгарган иде. Алтмыш елдан артык бер күз белән яши менә. Яшьрәк чакта пыяла күз дә куеп караганнар иде үзенә. Соңгы тапкыр кулыннан төшереп җибәреп, ватканнан соң, башка пыяла күз алып мәшәкатьләнмәде ул. Сыңар күзле булып яшәвен кимчелек итеп түгел, Ходайның бер сынавы дип кабул итте аны Хикмәтулла. 

Оныкларны гына бераз сагайта иде беркүзле бабайлары. “Бабай, син йоклаганда нигә бер күзеңне ачып йоклыйсың?” – дигән иде бервакыт Әлфиясенең малае Булат. Сүзгә кесәгә керми торган Хикмәтулла җавапны бик тиз тапты. “Сезнең өстәлдән ничә конфет урлап ашаганыгызны карап торыр өчен”, – диде. Бабаларының шул сүзеннән соң өстәлдәге конфетларга кагылучы булмады.
***
Өч кыз, өч малайга гомер бирде Гыйлемзадә белән Хикмәтулла. Иң өлкәне – Талиплары гына кыска гомерле булды. Ун көн дигәндә үз куллары белән улын гүргә иңдерергә туры килде Хикмәтуллага. Калган бишесен укытып, өчәр көн туен итеп, башлы-күзле иттеләр. Оныклар гына түгел, инде оныкчыклар егет-кыз булып үсеп килә.

Җәмәгате Гыйлемзадә генә иртә китеп барды шул. Рәхәт тормышларда яши башлагач кына, алтмыш ике яшендә дөнья куйды. Оныкчыкларны күрү түгел, оныкларның да бер өлешен күрә алмый, бакыйлыкка күчте.

Фанилыкта ашыйсы ризыгы бетмәгәч, үз акылында, үз аякларында матур картлык кичереп ята иде әле Хикмәтулла. Авыру бер бугазыңа килеп ябышса, яшеңне сорап тормый, имәндәй нык, тимердәй каты кешеләрне дә аяктан ега икән. Моның шулай икәнлегенә Хикмәтулла үзе дә төшенде менә.
– Әти, әти, дим... Ишетәсеңме син мине?

Мендәрен күтәртеп куярга тырышучы Фәһиме дәшә икән.
– Ишетәм, улым, ишетәм, – диде Хикмәтулла, аңкавына ябышкан телен чак әйләндереп.
Тамагы кипкәнен сизеп, әтисенә кашыктан су йоттырды Фәһим.
– Рәхмәт, улым.

Хикмәтулланың күзләреннән янә яшь бөртекләре тәгәрәде.
Балаларының миһербанлы-шәфкатьле, туган җанлы булуларын күреп, сөенүдән тышка бәреп чыккан яшьләр иде ул. Гыйлемзадә исән чагында оланнарына: “Сез – биш бертуган. Шатлыкта да, борчу килгәндә дә һәрчак бер йодрык булып яшәгез! Бармак араларына ит үсми. Тормышта нинди генә чагыгыз булса да, туганлык җепләрен өзмәгез. Туганлык җепләрен өзү – ата-анаңа, әби-бабаңа, нәселеңә хыянәт итү ул”, – дип кабатлап килде.

Әниләре иртә китсә дә, төп нигезгә эзләрен суытмады балалар. Ата хакы, нигез хакы, төп нигез җылысын саклап яшәүче туган хакы, дип, еш кайттылар. Кияү-киленнәр, онык-оныкчыклар җае чыккан саен һәрчак бер табын артына җыелыштылар.

Гыйлемзадә карчыгы да һәрчак кадерләп, хөрмәтләп яшәде Хикмәтулланы. Әтиләре эштән кайтмыйча торып, табын артына утыру гадәте бөтенләй дә булмады алар йортында. Барысы бергә җыелып, өстәл артына утырып ашау бер канун кебек кабул ителде.

Фәһиме кечкенәдән ашамсак булды. Мичкә ягып, бәрәңгене урталай ярып, дүртәр табага тезеп пешерер иде Гыйлемзадә. Өч табасы биш балага тәгаенләнгән, калган берсе Хикмәтулла белән Гыйлемзадә өлеше. Бервакыт ипиен табада калган майга манып, тәмләп ашап утырган Фәһимен күргәч, “Туймадың мәллә, улым?” – дип сорап куйган иде Хикмәтулла. “Тагын бер таба булса, туя идем, әти”, – дигән иде шулчак Фәһиме. Гыйлемзадәсенең үз өлешен ашамыйча, Фәһименә биреп, ашсыз калуын авыр кабул иткән иде Хикмәтулла ул чакта. “Балалар үсә, Гыйлемзадә. Башка вакытта һәрберсенә берәр таба исәбеннән пешерерсең инде яме”, – диде.

Гомере буе тырыш булды Хикмәтулла. Үз авылыннан читкә китми, колхозда бил бөкте. Кырык елдан артык көтү көтте. “Нинди генә чагым булса да, беркайчан хөкүмәт эшеннән калганым булмады”, – дип, үз тормышыннан мисаллар китерә-китерә, оныкларына да үрнәк булып яшәде. Горурланып сөйләрлек эш-гамәлләре байтак иде Хикмәтулланың. Ир заты буларак, уллар да үстерде, йорт та салды, агачын да утыртты ул. Күрше авылда урманчы булып эшләүче җан дусты Нәҗип белән меңәрләгән агачка гомер биргәннәрдер. Ул утырткан агачлар бүген урман булып, шаулап үсеп утыралар әнә. 

Үз гомерендә өч йорт салып чыкты Хикмәтулла. Өченчесен башлаганда башкарып чыгып булыр микән, дип, куркыбрак тотынган иде тотынуын. Хикмәтулламы соң ниятләгән эшеннән кире кайтучы?! Фәниясе белән Фәһименең туйларын яңа нигездә гөрләтте ул.

“Хастаханәдә әллә ниләр искә төшә икән бу!” – дип, эченнән генә үткән гомерен хәтерендә яңартып ятышы иде картның. Гомере буе ялгызлыкны яратмаган Хикмәтуллага балаларын янәшәсендә күрү, аларның тавышын ишетү, кул җылысын тоеп яту рәхәт иде. Бер-бер артлы хәлен белергә хастаханәгә килеп торган кияү-киленнәренең, онык-оныкчыкларының, кода-кодагыйларының, күрше-тирәләрнең бер җылы сүзен ишетүе дә күкрәк читлегендә янып торган йөрәкнең авыртуын да ялап алган кебек тоела иде аңа.

Дәвамы бар
Гүзәл Хәбибуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading