Илһам эч серен кемгә сөйләргә белми бер ай тилмереп йөрде. Югыйсә, тирә-ягында да, эшендә дә дуслар гына инде, сөйлә шуларга, рәхәтләнеп тыңласыннар.
Әмма без дусларга да, таныш-белешләргә дә үз серебезне түгел, кеше серен чишеп, әңгәмәдәшебезне куандырып, шаккатыруны кулайрак күрәбез шул.
Булды Илһамның иң якын дусларына эч серен чишкән вакытлары, ләкин алар кире чит кешеләр аша үзенә әйләнеп кайтты. Машинасы руленә башын салган ир “бүген сөйләргә кеше тапмасам, валлаһи, тилерәчәкмен” дип үрсәләнде. Шулвакыт аның күңеленә “син вокзалга бар” дигән уй килде. Ничек башта уйламадым икән дип, Илһам тимер юл вокзалына ашыкты. Машинасын түләүле урынга куеп, озак та үтмәде, кузгалырга торган поезд ул сикереп вагонга менүгә китеп тә барды. “Уф, җитештем, Аллага шөкер”, – дип, ялгызы гына йокымсырап барган бер ир янына барып утырды. “Я, кемгә сөйлим инде монда серемне? Каршымда утырган шушы абзыйгамы?
Ухылдап-уфылдап барган егеттән юлдашы сорамый булдыра алмады:
– Кая кайтасыз? Нәрсә булды? Бик тынгысызланып утырасыз.
– Кукмарага, – диде егет.
– Минем дә Кукмарага ун ел элек кылган хатамны төзәтергә кайтып барашым әле менә, – диде юлдашы. Аның да эч серен бушатасы килгәне сизелеп тора. Әмма Илһамның үз кайгысы: “Моның мине тыңларга исәбе юк, эндәшсәм, үзенекен сөйли башлаячак”, – дип уйлады. Синдә эшем юк әле, абзый, үз хәлем хәл, дигәндәй, Илһам тәрәзәгә таба борылып утырды.
– Сөйләр өчен сиңа да чират тияр. Башта минекен тыңла, аннан, нәтиҗәләр ясап, кайда ялгыш җибәргәнеңне аңларсың, – дип, сүз башлаган күршесенә шаккатып караган егетнең башыннан кайдан белгән ул серемне кемгә дә булса сөйлисе килүемне, дигән уй йөгереп узды. – Машинам да бар, чит илнеке, сәгать ярымда тирбәтеп кенә алып кайтып җиткерә торган. Миңа ялгызың машинада җыр тыңлап кайтуга караганда, поездда чит кешеләр белән аралашып кайту кызыграк, – дип сүзен дәвам итте ир. – Беркемгә дә сөйли алмый торган серләреңне монда курыкмыйча юлдашыңа чишә аласың. Авылың белән үз исемеңне әйтмәсәң, сөйләгән сүзләрең хат булып та, таш булып та үзеңә әйләнеп кайтмый.
– Гафу итегез, минем сезне тыңларга теләгем юк, – диде Илһам кырыс тавыш белән.
– Аңлыйм. Аңлыйм мин синең халәтеңне, егеткәй. Эч сереңне сөйләргә кеше таба алмыйсың, шулаймы?
– Ну, шуннан? – диде егет.
– Шуннан шул, башта минекен тыңларга туры килер. Бердән, мин сиңа караганда күпкә олырак, икенчедән, поездга кем беренче утырды? Ми-ин. Шулай булгач, беренче мин сөйләргә тиеш. Кайгырма, кайтасы юл ерак, җитешәсең әле, – диде ир, елмаеп. – Менә, егеткәй, әйт әле, синеңчә нәрсә ул мәхәббәт?
– Мәхәббәтме? – диде Илһам, көтелмәгән сораудан каушап.
– Әйе, мәхәббәт. Менә ничек аңлыйсың син аны?
– Мәхәббәт – яраткан кешеңне бәхетле итү ул, – диде егет, җавап таба алганына сөенеп.
– Алай да дөрес. Бу дөньяда кешене яшәтүче, яшәртүче бары тик мәхәббәт. Чын ярату – мәңгелек. Әмма аны керсез саклый белүчеләр генә бик сирәк. Нәкъ менә минем кебекләр.
– Ә нишләп шулкадәр яраткач саклый алмадыгыз? – диде Илһам, ирне үртәгәндәй итеп.
– Их, бер сүз белән генә синең бу соравыңа җавап биреп булса икән, – диде ир, бераз уйланып торгач. – Яшьлегебездә без аның белән яратышып өйләнештек. Балалар үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттык. Рәхәтләнеп оныклар сөеп яшә генә бит инде. Юк бит, юк. Нәрсә эшләдем бит. –Шулай диде дә яшьле күзләрен тәрәзәгә төбәде. Бераздан тынычланган ир сүзен дәвам итте:
– Мин аны ике тапкыр олы юл чатында ялгызын калдырдым. Беренчесендә – аны авылларына җәяү озатырга барган җиремнән яңгырлы караңгы төн уртасында үзен генә ярты юлда калдырып кайтып киттем. Икенче көнне ничек кайтып җиттең, курыкмадыңмы, дип сорарга да оялдым. Күрәсең, аңа караганда үзем куркаграк булганмындыр. Шул вакытта да бер сүз әйтмәде. Яраткандыр инде... Икенчесе, өйләнешеп, егерме җиде ел яшәгәннән соң, болын хәтле өйдә япа-ялгызын калдырып, бөтенләйгә китәм, дип чыгып киттем. “Ялгышасың бит”, – дип, канлы күз яшьләре белән артымнан елап калды. Ул вакытта үзем белән нәрсә булганын да аңламадым.
– Нигә шулай эшләдегез? Яратышып өйләнештек, дидегез бит.
Фәридә Хисамова
Дәвамы бар
Комментарийлар