– Алайса мин сезнең дөньяны нурга күмдем, шулаймы? – дип кызга карап елмайдым. Ул машинадан төште дә күзләрен тутырып карап: “Әйе”, – дип өенә таба йөгерде. Мин аның дөньяда барлыгын белмәсәм дә, сизә идем. Әмма шулай тиз очратырмын дип һич уйламадым. Бер-береңне якын итү кебек сыйфатлардан уттан курыккандай курка идем. Әгәр ул йөрәгемдә урын алса, мин аны саклый алмасам, югалтсам нишләрмен, дигән борчу мине гашыйк булудан саклый иде. Сөю дөньясына дәшкән яңгыр кызына каршы торырлык көчем җитмәде. Без очраша башладык. Бер-беребездән башка яши алмавыбызны аңлаганнан соң өйләнешергә булдык. Ләкин... – диде дә егет туктап калды.
– Ләкин? Нәрсә булды? – диде ир, елмаеп тыңлап барган җиреннән хәвефләнеп. Егет тамак төбенә утырган төерен чак йотып җибәрде дә:
– Ләкин безнең мәхәббәтнең ахыры туй күлмәкләре, пар балдаклар белән төгәлләнмәде. Ул кызарган күзләрен тәрәзәгә төбәде. Күршесе дә сорау бирергә кыенсынды. Берара икесе дә тын гына бардылар.
– Бер ел элек дөньяда барлыгын да белмәгән яңгыр кызын, яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр яуган бер иртәдә мәңгелеккә югалттым, – дип сүзен башлаган егет тагын туктап калды. Аңа боларны сөйләү бик авыр иде.
– Куркыныч чир яңгыр кызын аяктан екты. Шатлыклы, куанычлы дөньябыздан киелмәгән туй күлмәге белән иясез пар балдаклар гына калды. Дәваханәдән җансыз гәүдәсен машинама салып алып кайтканда, үзем дә күкләргә ашар дәрәҗәдә идем. Ни өчен? Ни өчен бәхетләрне тигез бирмисең икән, дип, Аллаһы Тәгаләгә ялвардым. Берәүләргә, кадерен белмәсәләр дә, өеп бирәсең, берәүләр, никадәр эзләсәләр дә, таба алмыйлар. Тапкач кына, тапкач кына бит, дип өзгәләндем. Минем өчен шул көннән вакыт та туктап калган сыман булды. Барысы да бетте. Йөрәгемдә – бушлык. Яңгыр кызын саклый алмадым. Югалттым... Мин нәкъ менә шушыннан курка идем дә бит. Шул вакытта туганнарым ярдәмгә килмәсә, бәлки бүген мин сезнең каршыда утырмаган да булыр идем. Көчләп диярлек бер кыз белән таныштырдылар. Шуңа өйләнергә кушалар. Ул кызга карата күңелемдә бернинди хис тә юк. Өйләнәм икән, аны да бәхетсез итәчәкмен, үзем дә бәхетле булырмын дип уйламыйм. Нишләргә дә белгән юк, – дип, егет күршесенә карады. Ир исә егетнең җан авазыннан һаман да хушына килә алмый иде әле. Бераздан “Уф-ф” дип авыр сулап куйды да, үзеннән җавап көтеп текәлгән моңсу күзләргә карап:
– Арагызда хөрмәт булса, дуслыкка урын табылыр, ә дуслыктан мәхәббәткә бер адым. Әмма минем ашыгып – ялгышма, сабыр итеп – соңарма, дигән сүзләремне онытмассың дип уйлыйм, – диде дә сәгатенә күз төшерде. – Ярты сәгатьтән Кукмарада булабыз. Туктар җирең бармы? – дип сорады.
– Әйе. Әтинең энесе Манзарас авылында яши.
– Бәлки иртәгә шәһәр бәйрәмендә дә очрашу насыйп булыр...
– Белмим. Калырмын дип уйламыйм. Бәйрәмнәрне яратмыйм хәзер. Кайчан елмайганымны да хәтерләмим инде. Аны югалтканнан бирле, – диде егет моңсуланып.
– Бар син егет бәйрәмгә. Кем белә, бәлки яңгыр кызы сине шунда көтәдер. Очраклы танышуларның мәхәббәткә әверелгәнен син бит инде беләсең. Әнә килеп тә җиттек, – дип, алар урыннарыннан кузгалдылар. Поезддан төшкәч, бер-берсеннән телефон номерларын алып, хәбәрләшеп торырга дип сүз куешып аерылыштылар.
***
Илһам Манзарас тавына килеп җиткәндә, ни хикмәт, каяндыр кап-кара болыт килеп чыкты да, чиләкләп яңгыр коярга тотынды. Шулвакыт юл уртасында яңгырдан кая качарга белмичә аптырап басып торган егетне таудан көчле тизлек белән төшеп килүче велосипед бәрдереп китте. Егет – бер якка, велосипедчы икенче якка барып төштеләр. Нәрсә булганын да аңламаган Илһам сукрана-сукрана торып басты да, икенче ягына күз төшерде. Ә анда куркудан (күрәсең, имгәтмәдем микән дип уйлагандыр инде) күзләрен шар ачып, бер кыз басып тора. Киемнәре генә түгел, бит, куллары пычракка буялган кыз егеткә кызык тоелды. Ул түзмәде, кызга карап, кычкырып көлеп җибәрде. Егетнең үзеннән көлүенә ачуы чыккан кыз “тиле” диде дә, пычракка егылуыннан гарьләнеп, велосипедын да алып тормыйча китеп барды. Егет күңелендә туган сөенечтән кызның велосипедына утырды да, кыз артыннан китте. Аны куып җиткәч:
– Мә, ташлап йөрмә, яңгыр кызы, – дип елмайды.
– Каян килгән салават күпере, – диде кыз үртәләп. Аннары егеттән велосипедын тартып алды да, утырып китәм дигәндә генә, аягы таеп китеп, тагын велосипеды белән юлга егылды. Кыз түзми елап җибәрде. Илһам тиз генә кызны күтәреп торгызды да кочагына алды. Кыз карышмады. Егет кызның юеш чәчләрен сыпырды, ә йөрәге “егет, яңгыр кызын таптың бит, таптың” дип кабатлый иде.
Алар инештәге суда битләрен, кулларын юып кайтырга чыкканда яңгыр туктаган иде инде. Ярты сәгать элек очраклы гына танышкан парны Манзарас тавында бар дөньяны нурга күмгән салават күпере каршы алды.
Кич. Илһам поездда бергә кайткан юлдашына телефоннан хат җибәрде: “Абзый, иртәгә, һичшиксез, бәйрәмгә чыгачакмын. Мин яңгыр кызын таптым бит, таптым...”.
“Егет, мине дә көткәннәр бит, көткәннәр...” дигән җавап килде.
Фәридә ХИСАМОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар