Элек ирсез бала табу зур түбәнлек һәм хурлык саналган.
Андый хатын-кызларга читләр генә түгел, хәтта үз якыннары да кырын карый иде. Әсма да балага узуын белгәч, яшәү тәмен югалтты. Колхоз рәисенең куркытып ясаган адымы аны гомере буе бәхетсез итте. Әнисе сизеп алган көннән бирле Әсмага көн бетте. Китәр урыны юк икәнен белсәләр дә, аны көн-төн өйдән кудылар.
— Игелексез бала син! Безне хурлыкка калдырырга туган җан! Җилдән туган балаң белән өйгә кертер дип уйлыйсыңмы? Безнең нәселдә сөйрәлчекләргә урын юк…
Үзен ни көтәсен ул яхшы аңлады. Шуңа күрә дә биш айга якын корсагын яшереп йөрде. Күзләреннән яшь кипмәде. Көне-төне елап, сау-сәламәт бала табуына үзе дә ышанмый иде. Әнисенең каргышлары да колагында өзлексез чыңлап торды.
Әсма 17 яшендә колхоз эшенә чыкты. Әнисе урынына колхоз идарәсенең идәнен юарга да йөри. Кыз, гадәттә, хезмәткәрләр таралышкач бара. Бу вакытта колхоз председателе Вафа әле эштә була. Кыз эшен бетергәч кенә, ачкычларын уйнатып, кайтырга чыга.
Яшь, матур кыз белән шаярып сөйләшә, сораулар бирә, хыяллары белән кызыксына. “Тәртибе әйбәт булса, матур гына эшләсә, укырга кертергә дә була”, – дип вәгъдәләр бирә. Бу сүзләргә Әсма ничек шатланганын үзе генә белә. Укыган кызларның фермада, сыер тоягы янында йөрмәгәнен бик яхшы белә ул. Калада уку — күптәнге хыялы.
Бер килүендә Вафа аңа тозак кора. Бүлмәсен ачык калдырып чыгып китә дә, Әсма идән юа башлагач, кереп акчалары югалуы турында әйтә. Икәүләп эзлиләр. Карак исеме тагылудан куркып калган кыз, ничек кенә акланмасын — ирнең җавабы әзер: акчаларны китәсе алдыннан санап, өстәлгә куйган, имеш. Ярты сәгать эчендә акчалар кая югалырга мөмкин?
Әллә ничә тапкыр әнисенә укырга керәчәген сөенә-сөенә сөйләсә дә, Әсма акча югалуы турында әйтергә батырчылык итми. Болай да очын-очка ялгап яшиләр, каян алып түләр ул аны? Ир исә сүзеннән кире кайтмый. “Авылга таратам” дип, күргән саен кызның йөрәгенә шом салып тора. Үз шартларын әйтеп, бәгыренә тия.
Ахыр чиктә, бүлмәсенә бикләп сораулар ала башлый, кыз белән якынаю юлларын эзли. Тормыш күрмәгән кызны куркытуы аңа әллә ни кыен булмый.
Әсма эштән үз тәненнән үзе чирканып кайта. Ирнең ярсуы, ачуы басылырга да уйламый. Әсманың килүен генә көтә.
Йокысыз төннәрдә кыз иргә рәнҗеп елый:
— Башка хатын-кыз йөзе күрмәсәң иде… Ялгызлыкның нәрсә икәнен аңлап, гафу үтенергә соңга калсаң иде… Нахакның ни икәнен шулчак белер идең. Кешегә хур булмас өчен намус сатуның читенлеген күзеңә карап әйтергә язсын…
Әсма баласының сөексез җан булуын белсә дә, аның гомерен өзү башына да килмәде. Ул барысын да Ходай кулына тапшырды, әни булу сәгатен түземлек белән көтте. Вафа исә бу юлы да читтә калмады. Кызның авырлы икәнен белүгә үк, аны чакырып «тәрбия сәгате» уздырды.
— Минем исемне, данымны чыгарасың икән, авылдан чыгып китәрсең. Балаң өчен башка әти тап. Әкиятләреңне уйлап бетер, — дип янады ул.
Әсма исә ирнең күзенә дә карарга теләмәде. Андый ир янәшәсендә яшәү түгел, бер минут тору да күңеленә ямьсез иде. Ул дәшми генә чыгып китте. “Бүген мин елыйм, соңрак күз яшьләрен син түгәрсең”, — дип, үзен-үзе юатты.
Туасы җан озак көттермәде. Февраль аенда Әсма тәүге тапкыр әни булды. Шатлыгын бүлешер кешесе юк иде. Яшь ана баласын чит-ят кулларга калдырырга йөрәге җитмәде — нарасыйның гаебе югын ул бик яхшы белә иде.
Күпләр кебек бәхеттән балкып түгел, авыр уйлар белән чыкты ул хастаханәдән. Аны каршы алучы да булмады. Өйләренең бер почмагында булса да яшәп торырга рөхсәт сорый-сорый кайтып керде. Бала — нәфрәт сәбәпчесе түгел, мәхәббәт җимеше булырга тиеш дип үзен ышандырырга тырышты. Ләкин кечкенә йортта озак торып булмаячагын белә иде. Нарасый елый башласа, өй тулы тырнаксыз сүзләр яңгырады. Өйдә бит абыйсы, сеңлесе, энеләре дә бар...
Бала, кадерле булсын өчен, аны шатланып көтеп алырга кирәк. Ә бу йорттагы һәр күз аңа корсаклы абзыйны һәм шул абзыйны хәтерләткән баланы гына искә төшереп тора иде. Шулай да Әсма үзен барыбер яратырга өйрәтте — үз балаңнан баш тартуның ни икәнен аңлый иде ул.
20 яше дә тулмаган. Кая барсын бала белән? Туган йортына сыймый, шәһәрдә акчасыз яшәү мөмкин түгел. Туганнары да кул селтәде: “Үзең гаепле”, — дигәндәй, аны ялгыз проблемалары белән калдырып киттеләр.
Бер ай да үтмәде, Әсма йорттан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Ул авыл башында урнашкан ялгыз карчык янына күчте. Урында ятучы Факия әбине тәрбияләү шарты белән аның өенә кереп урнашты. Карчык ялгызлыктан тәмам туйган иде.
Факия әби Әсманың бөтен зарларын тыңлады, киңәшләрен бирде, авыр чакларда кабатларга догалар өйрәтте.
— Мине шушы догалар саклап калды, — диде ул. — Көннәремне уздыра алмый тилмергәндә, Ходай миңа сине бирде. Үз кызымнан күрмәгән игелекне синнән табармын дип уйламаган идем. Игелекле син. Бәхетең алда булыр.
Әсма әбидә үзенә терәк тапты. Әнисе тыңламаган серләрен дә аңа гына сөйләп елады. Факия әби аны үпкәләмәскә өндәде:
— Авыл кечкенә, хурлыгы зур. Әниең тынычлап йоклый, сине оныткан дип уйлыйсың икән — ялгышасың. Азрак вакыт узсын, тынычланыр, кабат кочагына сыендырыр. Сабыр бул.
Көннәр бер-бер артлы узды. Әсма бер кулы белән идән юса, икенчесе белән бала тота иде. Иркәләп утырырга да вакыты булмады, тәмле ашлар пешерергә дә хәле җитмәде. Шулай да ул чыныкты, чаяланды. Вакытыннан алда олыгайды. Бала күзгә күренеп үсте. Тәрбия Факия әбигә дә килеште — ул торып утыра башлады.
Әби тәсбих белән утырганда, янында яткан балага күз-колак булды. Әсма шул арада урамдагы эшләрен бетерде, әбигә су алып керде, кибеткә чапты. Бер әйләнеп кайту да күңеленә ял бирә иде.
Ирләргә күңелендә урын калмаган иде. Янына берсен дә якын китерәсе килмәде. Ялгыз булмавына сөенгән көннәре дә булды — Факия әби һәм баласы аның бөтен дөньясы иде.
Бала чабып йөри башлаганда, карчык та таяк белән булса да йөри алды. Факия әби Әсманы яңадан тәрбияләде: булган хәлләр белән килешергә, ачу сакламаска, хаклыкка ышанып яшәргә өйрәтте. “Бәхетең алда булсын”, — дип дога кылды.
Киңәшләшеп, Әсма хуҗалыкларына кәҗә алды — балага сөт, үзләренә дә кирәк иде. Шулай итеп, чит кеше йортында яшәп, Әсма аякка басарга талпынды. Авырлы көннәреннән башланган бәхетсезлекне җиңү өчен җанын бирде. Үткән сынаулар соңгысы булсын дип теләде.
Ул авылда почта тарату эшенә керде. Җәйләрен — баласын ияртеп, кышларын — Факия әбисе янында калдырып йөрде. Өчәүләп, бер түбә астында туганнарча яшәделәр.
Балага алты яшь тулган көнне, әнисе корбан ите тотып килеп керде. “Соң булса да, балага корбан чалдык”, — диде ул. Бу көнне Әсмадан бигрәк Факия әби шатланды.
— Яшем олы, күпме яшәрмен билгесез. Борчылуым — Әсманың яңадан ялгыз калуы иде. Ялгышлар кемдә юк. Үз балагызны чит итмәгез, — диде ул. — Минем кызым елга бер генә кайтып китсә дә, аны догамнан калдырмыйм. Әсма — үземә дәү кызы кебек. Тәрбияле, күңеле йомшак, йөрәге олы...
Бу көннән соң ике гаилә аралаша башлады. Залия дә Факия әбисен дәү әни дип йөртте. Дәү әтисенә дә ияләште. Зур булып җиткәндә, күп туганнары булуына куанды.
Факия әби урын өстендә бер генә атна ятты һәм Әсма белән Залиягә фатыйхасын биреп вафат булды. Аның нигезе ышанычлы кулларда калуын абыстай йөрәге белән сизеп, тыныч күңел белән китте.
Әсманың үз әти-әнисе дә озак яшәмәде — бер-бер артлы гүр ияләре булдылар. Хатын авырлыкларга күнеккән иде инде. Сабырлык белән барысын да уздырды.
Залия үсә төшкәч, Әсма аңа тормышның кырыслыкларын да, гаделсезлекләрен дә сөйләде. Әтисе турындагы хакыйкатьне дә үзе аңлатты — урамнан ишетеп, үпкә җыеп йөрмәсен өчен. Бу киңәшне аңа Факия әби васыять иткән иде.
Вафаның язмышы өчен сөенергә ярамый, әмма картлык көнендә караучысыз калып, картлар йортына озатылуын Әсма гадел җәза дип кабул итте. Кешенең явызлыклары бумеранг кебек — иртәме-соңмы кире әйләнеп кайта.
Ир колхоз председателе булып озак эшләмәде. Аны яшь җитәкче белән алыштырдылар, үзе бригадир булып калды. Лаеклы ялга чыкканнан соң да бәхет күрмәде: хатыны вафат булды, улы фаҗигале төстә үлде, оныклары чит илдә калды.
Ярдәмчесе булмаган картны күрше райондагы картлар йортына озаттылар. Әсманың аны кызганасы килмәде. Кайчандыр ул китергән хәсрәт еллары өчен бер генә тамчы кызгану да табылмады.
Кешегә кылган явызлык өчен түләми калу юк. Әсма моны үз тормышы белән күптән аңлаган иде.
Ләйлә Искәндәрова
Комментарийлар
0
0
БИГЕРЭК ОХШАДЫ. УЗЕМНЕН ГУМЕРЕМ КУЗ АЛДЫННАН УТТЕ.
0
0
0
0
Бигрәк кызганыч яшь кызны мэсхэрэлэне өчен алган узенен картлыгында мәсхәрәБәхетләр телим ул балага
0
0