16+

Тормыш язган хикәят: «Табиб ялгышы»

Авыл җирендә ишек бикләмиләр иде элек. Хәзер камера аша карап, кирәкле яисә файдалы булсаң гына кертәләр.

Тормыш язган хикәят: «Табиб ялгышы»

Авыл җирендә ишек бикләмиләр иде элек. Хәзер камера аша карап, кирәкле яисә файдалы булсаң гына кертәләр.

Чираттагы эш сәфәрендә Кама Тамагы ягына барып чыктык. Гыйбрәтле язмышлар эзләү безнең хезмәтнең төп ноктасы иде ул заманнарда. Кирәкле кешебез Сара апа:

“Әллаһүмә әнтәс-сәламү үә микәс сәламү тәбарәктә йә зәл-Җәләли үәл Икрам. Аллаһу әкбәр!” – дип, намазын төгәлләде. Кеше кергәнен сизгән – ак яулыктан, озын күлмәкләрдән дисбесен тотып чыкты Сара апа безнең янга. Намаз карчыклары үзгә матур, нурлы йөзле була инде, сөбханалла! Йомышыбызны сабыр гына тыңлагач түренә чакырды. Кырык елга якын укытучы булып эшләгән апаның язмышы ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән кәнфит түгел иде...

– Язмышлар кабатлануы дөрес икән! – дип башлады ул сүзен. – Минем әнием яшьли тол калып кайнанасы белән 34 ел яшәгән. Мин дә нәкъ шулай! Дөрес, мин ирем белән 15 ел яшәп калдым. Әнигә анысы да тәтемәгән.

Әнисе Халидә, 1921 елгы ачлыкта, сәфәргә чыгып киткән җирләреннән, өч туганы бергә югала. Әллә бүрегә, әллә адәм балаларына азык булалар – монысын беркем дә белми. Идел буена ябырылган ачлык дигән карчыга яшен, картын чукып кына торган еллар бит! Халидә исән калып, үсеп буй җиткерә, гаилә кора. Әтисе кече лейтенант исеме белән сугышка керә һәм беренче көннән үк хәбәрсез югала. Халидә апа кайнанасы Зөһеделгаян әби белән кала. Кешеләр бу дөньяга сыналыр өчен киләләрдер. Зөһеделгаян апа ире белән сигез елда алты балага тормыш бирәләр. Офицер ире 1914 елда яуда башын сала. Сараны әбисе карап үстергән, әнисенең башы эштән чыкмаган. Хезмәт хакы алмасалар да бер көн эштән калмаганнар. Бервакыт мондый хәл килеп чыга: Сара ул чакта мәктәпне тәмамлап, китапханәдә эшли. Әнисенә 30 хезмәт көне өчен, 90 тиен акча бирәләр! Шул көнне бер күршесе кереп 30 тиенен сорап ала. Иртәгесен икенче күршесе ишек каккан – моңа да 30 тиен кирәк икән. 

- Әни, ник булмаган акчаңны өләштең инде? – ди кызы борчылып.
- Әй, үз акчам ла! Нишләтәсем килсә шулай эшләтәм! Әле тагын 30 тиенем калды, сорап керсәләр бирәм дә чыгарам! – ди әнисе. Көлешәләр дә бетерәләр инде... Бик эчкерсез, юмарт карчык булып гомер иткән әнисен Сара апай болай искә ала: 

- Мин, соңгы елларда, кайнанам янына әнине дә алып кайтып тәрбияләдем. Кайчакта икесе әйткәләшеп алалар да, миңа зарланалар. Мин икесен дә ачуланам. Аннары хафага төшәләр икән.
- Кодагый! Әллә синең йортыңа күчикме? – ди, икән кайнанам, шунда ук әни яклы булып.
- Алай ярамас, кодагый, Сарага килеп йөрүе ерак бит. Әйдә күршедәге буш өйгә керәбез, - ди икән тегесе. Соң, җаныкайларым, болай гына сөйләшүләре инде – берсе 87 дә, берсе 90 яшендә, бала-чага сыман булып беткәннәр...

Сара апа, олылар турында кызык итеп, яратып сөйли. Бөтен гомере шулар белән узган. Ә мәхәббәт, дисездер... Билгеле, кайнана булгач аның улы да булган дигән сүз бит.
- Мәктәптә әйбәт укыдым. Авылдан китә алмаячагым билгеле, тормышны алып барырга кирәк бит. Сигез ел буе китапханә мөдире булып эшләгәннән соң, Казанга барып югары уку йортына кердем. Укып бетердем дә укытучы булып эшли башладым. Кияүгә соң чыктым. Әнвәс белән кавышканда 27 яшемдә идем инде, - ди ул.

Әнвәс абый калын кара чәчле, җор күңелле, шаян-тапкыр булуы өстенә гармунда өздереп уйный. Сөйләшкәләп, очрашкалап йөриләр дә никахлашалар. Егет тә утызга җитеп килә, әнисе белән яши. Сара апа алар йортына килен булып төшә. Бер-бер артлы өч кыз дөньяга килә. Гөлфия, Гөлия, Нурия бик тыныч, тату гаиләдә, әти-әнисе, әбиләренең канаты астында матур гына үсәләр. Сара апа мәктәптә балаларга белем бирә. Әбекәй йорт эшләрен карый. Алдынгы тракторчы Әнвәс абый, берүзенә ике тракторны иярли. Берсе “арып” туктаганда икенчесенә утырып чыгып китә. Таза гәүдәле, олпат ир кулларында ут уйнатып эшли, гаиләсенең кадерен белеп яши. Түгәрәк бәхет бер дә кителмәс сыман тоела...Әмма...
Сара апа күзләрен дымланлырып искә ала ул көннәрне...

- Әнвәс эштән авырып, төсләре бетеп кайтты. Ята, тора, эче авырта моның. Төне буе шулай борсаланып чыкты.
- Әнвәс, мин мәктәпкә барыйммы соң? Әллә өйдә калып табиб чакыртыйкмы? – дидем, аңа иртән.
- Хәлем бераз ярыйсыланды, эшеңә бар, - дип җавап бирде. Үзе фельдшерга киткән. 
- Әнвәс абый, бу синең сукыр эчәге өянәге инде. Хастаханәгә бар да, кистереп ат! – дигән тегесе.

Ул чорларда хастаханәгә барырлык техника йә трактор, йә колхоз машинасы инде. Карлы яңгыр яуган ноябрьнең юл өзегендә, бары тик трактор гына йөри ала. Ирле-хатынлы, трактор арбасына менеп, участок хастаханәсенә китәләр. Әллә ничек моңсу була Әнвәс абыйның карашы өеннән чыгып киткәндә. Арбага тотынган килеш каерылып авыл өстенә күз ташлый... Әйтерсең лә, кабат кайтмасын сизә...

- Хастаханәгә барып кердек. Яшь хирург, әзербайҗан егете каршы алды. Практикасында дүртенче операциясе генә, тәҗрибәсе юк. Курка калдым. “Әнвәс, бик яшь бит, әле өч операция генә ясаган. Әллә районга ук барыйкмы?” – дип сорадым. “Әй, өчне ясагач дүртенчесен ясар әле!” – диде. Тиз генә операциягә алып кереп тә киттеләр. Бернинди анализ алмадылар, әзерләмәделәр... Мин аптырап коридорда басып калдым. Берничә сәгатьтән каталка белән алып чыктылар. Күзләрен ачты да:

- Минем аппендицитымны алмадылар. Үтерделәр, - диде. 
Хәле әйбәт түгел икәнен аңладым инде. Табиблар йөгерештеләр, сөйләштеләр. Кайтып китмәдем, саклап тордым. Икенче көнне район хастаханәсеннән чакыртылган хирург Әнвәсне кабат пычак астына салды. Әзербайҗан егете, ирем таза булгач, корсакның өстеннән кискән икән! Янәсе, астан барып җитә алмый, май катламы комачау итәр. Туры эчәкне скальпель белән эләктергән, иремне мәхрүм иткән! Район хастаханәсеннән килгән хирург, яңадан дүрт сәгать операция ясады Әнвәскә! 

... Коридор диварына сөялеп торган хатын янына килеп баса хирург. Сара апаның өмет тулы яшьле күзләренә карый да:
- Апа, ничә балагыз бар? – дип сорый.
- Өчәү... Барысы да кызлар, – дип пышылыдый Сара апа, ниндидер яман хәбәр ишетәсен сизенеп.
- Миңа рәнҗемәгез, ирегезне кичә үк үтерә башлаганнар, булыша алмадым, - ди.

Әй, чайкалып китә шул мәлдә диварлар, барысы да Сара апа өстенә килгән сыман булалар. Каушап, елап, калтыранып үксегәнен басар өчен дарулар бирәләр...
- Палатасына кердем. Мине күргәч яктырып китте. 
- Син кайтып китә күрмә, Сара! Беләм – сукыр эчәгемне алмадылар. Нидер булды, ишетеп яттым, - диде. Тынычландырдым инде, тереләсең, дидем. Берничә көн саклагач, авылдан иремнең туганына балаларны алып килергә куштым. Килделәр. 

“Әтиегезгә авыр булыр, берүк еламагыз, яме! – ди, ана. Тегеләре аптырап, баш чайкап ризалык бирәләр. Кызларын кыр казлары сыман тезеп әтиләре янына алып керә Сара апа. Әнвәс абый кызларын күргәч елмаймакчы була. Килеп чыкмый...Палата ишеге төбндә басып торган төпчекләре - сигез яшьлек Нурия әтисенә карамый, карашын читкә төби.
- Кызым! Атаңа кармадың да, үзең күрергә килдең. – ди аңа әнисе, коридорга чыккач.
- Әни! Үзең еламаска куштың бит! Әтигә карагач елыйсы килә минем! – ди дә, кычкырып елап җибәрә кызчык. Аңа башкалары кушыла...
Ирен ун көн буе саклаганнан соң, бер кичкә авылга кайтырга туры килә Сара апага. Нуриягә, борчылудандыр инде, бик каты аллергия чыккан. 
Сара апа гомеренең иң авыр көне турында искә ала:
Шул көнне, төнге икедә җанымны кылыч белән айкап алган сыман булды да чәчрәп уянып киттем. 

- Балалар, утны яндырыгыз әле! Әтиегез үлде! – дидем. Алар куркышып сикереп тордылар. Яраткан ирем белән бәйлелек шулкадәр көчле булган ки, ул нәкь мин үзәгем өзелеп уянган мизгелдә җан биргән! Моны берни белән дә аңлатып булмый!   Кызларымның олысына - 13, уртанчысына - 10, кечкенәсенә - 8 яшь иде әтисез калганда. Толлык тормышының никадәр авыр икәнен үзем генә беләм! 
Шыгырдап торган ирне салкын гүргә иңдерәләр. Сара апаның, билгеле инде, гаеплеләрне җәзага тартасы килә. Баш табиб белән уңышсыз хирургны эшеннән алу белән чикләнәләр. Артыгын теләми дә Сара апа, ирен кире кайтарып булмый бит...

Кызлар әтиләрен сагынып елыйлар. Тик, кешегә күрсәтми алар күз яшьләрен, әниләре шулай өйрәткән. Яңа елда, Әнвәс абый гармун уйнап, кызларны җырлатырга тиеш була, хастаханәгә керер алдыннан дәртләнеп, “Мәдинә-гөлкәем”не өйрәнәләр. Чыршы бәйрәмендә әтиләре түгел, бүтән гармунчы уйный аларга. Сәхнәдән ул җырны ишеткәч бөтен халык елый. Бәйрәм беткәч кызлар кабат сулыгып күз яшьләрен түгәләр...

- Өйдәгесен кайнанам карады. Йомшак түгел иде теле, ләкин гадел, көчле булды. Аңа ышанычым шулкадәр зур булган – ишекне төнгә дә бикләми идек, - ди Сара апа, сүзен дәвам итеп. Мин ишегалдында эшләдем, ир булмагач бөтен хезмәт кызлар белән үземә калды. Башта бигрәк авыр иде инде! Дәрескә керәм, хәрефләр биешә, берсе өстенә берсе менә. Укытучылар коллективы әйбәт иде, аңладылар, артыгын таләп итмәделәр. Кызларымны кемнәргәдер яраклы хатын, уңган хуҗабикә, назлы әни булырлык итеп тәрбияләргә тырыштым. Булдыра алганмындыр, дип уйлыйм. Өчесе дә педогогик белемле, укыттым, Аллага шөкер. Өчесенең дә менә дигән ирләре, балалары бар. Кияүләрем бер дигән, күз тимәсен!  Мине үзләренә чакыралар. Бармыйм. Үз йортымда үземчә яшим әле. Оныкларым үсте инде! Алар башлы-күзле була баралар. Гел бу көе торып булмас, алга таба күз күрер! Әни беләе кайнанамны үзем тәрбияләдем, алар да күптән вафат. Намаз – нурдыр, дип белеп әйткәннәр, шуның белән тынычланам.

Карчыклар вафат булып, кызлары да туган йортыннан чыгып киткәч, Сара апа Кәлимулла исемле авыл карты белән сөйләшеп утыра. Тормышларын искә төшерәләр. Картның исе китә.
- 43 яшеңнән ирсез калып шулай үзең генә яшәдеңме-е? – ди, бабай аптырап.

- Соң, Кәлимулла абзый, кая барырга тиеш идем мин? Ике  карчыгым, өч кызым булды. Бер батальон хатын-кызлар калдык, дидем.  Аларның барысын да ашатасы, юасы, киендерәсе бар. Бар рәхәтем шулар булды, башканы белмәдем. Мәктәпкә баргач, укучыларым белән дөньяны оныта идем. Хезмәтемне бик яраттым, Аллага шөкер. Минем фәнемне үз иткән балалар күп булды, әйбәт урыннарда эшлиләр. Укучыларым һаман да хәлемне беләләр, рәхмәт. Тормыш шулай инде, тигез генә бармый.  Табиблар, ялгыш та ялгышмасын иде!

Фәридә Ибраһим.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading