Роза 18 яшендә кияүгә чыкты. Өч ир бала үстергән гаиләгә беренче кыз булып килеп керде ул.
Яратып кабул иттеләр, әллә ни кимчелекләрен дә күрмәделәр аның. Икенче ир балалары гаиләле булганчы төп йортта тордылар. Аннан үзләренә фатир алып аерылып чыктылар. Анда да озак килмичә тормадылар. Яллар да ир ягында узды. Мунчага керергә дә килделәр. Балалар да биредә үсте. Розаның үз авылы ерактарак булгач, анда сирәгрәк кайткаладылар. Ачык йөз күрсәтеп торгач, ир ягын да үз өе кебек күрде. Кайчан теләсә килеп керде, чәен дә ясап эчте, күчтәнәчен дә төяп җибәрделәр.
Каенанасы Асылҗиһан дөнья бәясе кеше иде. Киленнәрнең берсеннән-берсен аермады, сүз белән болганмады, аларны яманлап улларына да ярты сүз дә әйтмәде, урамга да гайбәт сүзләр чыкмады.
Асылҗиһан белән Ринатның балалары бар эшкә дә өйрәнеп үскәннәр. Әти-әниләре яннарыннан чыгарып җибәргәндә тормышта югалып калмаячакларын беләләр иде. Шуңа да күңелләре тыныч булды. Гаиләдә кыз балалар булмагач, хатын-кыз эше дә, ир-егетләр эше дә аларга йөкләнде. Асылҗиһан үзе хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләде. Тәүлек буе эшләргә дә тыныч күңел белән барды. Иренең ышанычлы, балаларының тырыш булуы хакында хезмәттәшләренә дә яратып сөйләде.
Изге күңелле, сабыр хуҗа һәм хуҗабикәнең картлыгы да тыныч һәм хасиятле узды. Алтын гомер көзләрен үзләренең күңел сафлыклары белән якынайтты алар. Беркем белән ызгышка кермәделәр, берәүгә дә начарлык теләмәделәр. Балалары, онык, оныкчыклары белән тату гаилә булып яшәп, барысына да матур үрнәк күрсәттеләр.
Роза да эшендә дә, өендә дә кыенлык күрмәде. Җиңел генә йорт салып чыктылар. Рәшите алтын куллы булгач, әллә ни чыгымнар да булмады кебек. Эше дә өеннән әллә ни ерак түгел. Балалар авырган чакта булышыр кешеләре гел янында иде. Артык мактанмый һәм зарланмый гына килер көннәрен ваклады. Балалар үсеп җиткәнне улы өйләнәсен хәбәр иткәч кенә аңлады ул.
Рәис: – Әни, булачак киленең белән танышыр вакыт җитте. Кайчан алып кайтыйм? – диюгә, күңелен көнләшү уты көйдереп узды. – Кем ул? Кая таныштың? Күпме аралаштың әле? Безнең йортка килен булып төшәрлек кешеме? Бер-бер артлы яуган сорауларга Рәис тыныч кына җавап бирде. – Төзелеш-архитектура институтында биш ел бергә укыдык. Соңгы курсларда гына дуслашып киттек тә, бергә эшкә урнаштык. Ләкин кызлар өчен төзелеш объектларында эшләү бик җиңел булмады. Бүген ул үзәк бинада кадрлар белән эшли. Бер-беребезне күптән беләбез. Торак мәсьәләсен дә җайга салыр вакыт җиткәч, бергә кушылырга уйладык, – диде улы.
Әнисе өчен шатлыклы хәбәр түгеллеге йөзенә чыкты. Сораулар тагын да күбәйде. – Белмим, иртәрәк түгелме? Торыр урының да булмаган килеш. Әтиең нәрсә әйтер бит әле, – дип куйды. Әлегә кадәр гаиләләрендә беркайчан каршылыклар чыкмады. Рәис тә тыныч күңел белән кайткан, үскәндәге кебек бар да елмаеп-көлеп кенә узып китәр дип уйлаган иде. Әнисенең мөнәсәбәтеннән аптырап калды ул. «Кәефе юк чакка туры килдем бугай», – дип тынычланырга теләп, башка бу турыда сүз кузгатмады. «Калага киткәч, атна азагында бәлешеңне салып килен каршы ал, әни, дигән шаяртулар белән шалтыратырмын әле», – дип уйлады.
Әнисенең күңелендә нинди көнләшү барлыкка килүен, тәртипле, акыллы, укымышлы улын беркем белән дә бүлешәсе килмәү хисе уянуын ул аңламый иде әле. Бер тапкыр да күрмәгән кыз Роза өчен дошманга әйләнде дә куйды. Дөрес эшләмәвен аңласа да, үзен кулга ала алмады. Рәшиткә сөйли алмаган йөрәк ярсуларын кызы Рәисә белән бүлеште.
Кызның исә булачак киленне күргәне бар иде. Абыйсының туган көнендә дә бергә утырдылар. Вакыты булганда абыйсы янына кунакка да кереп чыккалый. Әйбәт кыз буларак белсә дә, әнисенә каршы чыга алмады ул. Аны тыңлый-тыңлый, Саниянең әллә нинди кимчелекле яклары күз алдына килә башлады. «Кем булса да ошамаячак», – дип уйлаган чаклары булса да, әнисенең яратмавын начарга юрап, Саниянең йөзенә күтәрелеп карамаска өйрәнде. Яшьләрне аеру хәленнән килмәде Розаның. Әтиләре дә гел яклап торды.
– Бәхетләренә киртә булма. Үзенә тиңне сайлаган бит. Урамнан ияртеп кермәгән. Хәлдән килгән кадәр булышырбыз. Безгә булыштылар бит, язмыш кочагына чыгарып җибәрмәделәр, – дип кырт кисте Рәшит.
Туйларына каршы килә алмаса да, «кызым» сүзен әйтә алмады Роза. «Әни» сүзен дә кабул итәсе килмәде. Тавышын ишеткән саен ачуы чыгып, эшләгән эшеннән гаеп таба торганга әйләнде.
Улы кайтканда ачык йөз күрсәтмәде. Кунакка чакырсалар бармады. Үзгәрергә хәленнән килмәде. Эчендәге ярсуны баса алмыйча, очраган бер кешегә киленен сөйләү гадәте дә калкып чыкты. Шулай да балалар дөрес аңларга тырышты, авыл белән араны өзмәделәр.
Рәис белән Саниянең беренче балалары тугач, исем кушу мәҗлесен яңа алган фатирларында уздырдылар. Шул чакта кыз ягының түр башында утыруын ошатмыйча, Роза үпкәләп тавыш чыгарды. Улы аның сүзләрен уздырып җибәрергә тырышса да, баладан авыр котылып, әле рәтләп утырып та тора алмаган киленнең йөрәгенә ук булып кадалды. Ире белән мәҗлестән соң беренче тапкыр каты гына әрләштеләр. Шушы вакыйгадан соң Сания авылга кайтмас булды. Рәис айга бер булса да кайтып йөрергә тырышты. Әти-әни хакы, дәү әни, дәү әти тәрбиясе аша үтемле кергән шул аңа.
Нинди генә нахак сүзләр яудырмасын, Роза үзен гаепле санамады. Хатынының үз итмәве һәм кайтмавы өчен улын битәрләвен дәвам итте. Рәисәнең кияүгә чыгар вакыты җиткәч, Роза андый хисләр кичермәде. Тик киленне күрә алмау дәрәҗәсе дә кимемәде. Сания горурлыгын читкә куеп, каенсеңеленең туена кайтты. Шушы кайтуыннан аралар җайланып, аралашып китәрләр дигән өмете дә бар иде.
Рәисәгә дә чын күңелдән булышты. Оештыруга да, пешерү эшләренә дә өлешен кертте. Кунакларны сыйлау, каршы алу, озату кебек күңелле мәшәкатьләрнең дә үзәгендә булды. Бу көннәрдә Роза бәхетле иде. Кат-кат кияүне мактады.
– Йөзе үк балкып тора, безнең кеше. Кызымны бәхетле итәсенә шик юк, – дип кабатлаганда, Саниягә карап куярга да онытмады. Вакытлыча гына кайтуын аңлаган килен сүз куертып тормады. Мәшәкатьләр тәмамлангач, тиз генә кайтмаячагын белә иде. Уздырып җибәрә-җибәрә гаиләнең татулыгын сакларга тырышты ул. Биредәге дуслык ире белән мөнәсәбәтләр якынлыгына да йогынты ясаганын чамалый иде. Рәис белән Саниянең икенче балалары туды. Рәисә дә кабат әни булачагын хәбәр итте. Хаталарны кабатламас өчен исем кушуны мәчеттә генә уздырдылар.
– Безне өенә кертмәс өчен мәчеткә җыйдылар. Улыбыз якын булса да, үзебез чит шул. Бер чынаяк чәен кызгангандыр, – дип төртмәле сүзен кодагыена булса да әйтеп кайтып китте Роза.
Чын каенана булып яшәде ул. Өлкәннәр вафат булгач, тагын да усалланды. Балалары үсә төшкәч, килен дә аларны әтиләре белән авылга җибәреп, үзе өйдә калуны кулайрак күрде. Роза белән Саниянең аралары өзелә барды. Бу вакытта ул Розага кирәкми дә иде. Ире янәшәсендә. Кызы атна саен янына кайтып йөри. Балаларын карашырга үзен дә алып китеп торалар. Оныкларын да калдырып китәләр. Кияү йортта улларын алмаштырды. Шәһәр малае булса да, Рәшит янында да кайнашты. Эшләргә дә кушылды. Радик авылны яратып кайтты. Шәһәр ыгы-зыгысыннан соң, аңа биредә рәхәт иде.
Гаилә башлыгы Рәшит кыскарак гомерле булып чыкты. Лаеклы ялга чыккач, ике генә ел яшәп калды ул. Яман шеш ирне бик тиз арада араларыннан алып китте. Санияне бөтенләй яклаучы калмады. Ашларга кайтуны бурычы дип санаган килен, каенана йортында озак юана алмады. Юкса, ике гаиләнең балалары да аралашып яши. Үзе дә рәхәтләнеп кайтып йөри алыр иде. Арага кертәселәре килмәве сизелеп торгач, артык кысылып йөрүнең кирәген күрмәде.
Рәисә өченче баласын тапкач, Төркиягә яшәргә китәргә теләүләрен хәбәр итте. Ялгыз калам дип көенәсе урында, Роза шатлыктан канатланып йөрде. Кызының гаиләсе белән җылы якка күченүен бар авылга горурланып сөйләде. Анда китү бар кешенең дә хәленнән килми дип уйлады ана.
– Кияү әйбәт. Акчалары булмаганнар авылга да кайта алмый, – дип, Рәиснең йөрәген яндырды. Улы исә читтә яшәү турында уйлап та карамады. Аңа туган якта рәхәт иде. Ялга барганда да үзе яшәгән каланы, әнисен сагынып кайта. Кызлары читкә күченгәндә Роза яшь иде әле. Энергиясе ташып тора, бар эшкә дә көче җитә. Кирәк икән, каласына чыгып китә. Булдыра алганда терлек тә асрады. Кызы янына барып, берничә тапкыр кунак булып та кайтты. Акчага тилмермәде. Пенсия акчасына өстәп, Рәисәдән дә күчтәнәч килеп тора иде. Ничек кенә үзен хасиятләп яшәсә дә, картлык озак көттермәде. Авырулар эзләп тапкач, аяклары теләр-теләмәс кенә атлый башлагач, кызының еракта калуына борчыла башлады ул. Инде алар читтә ияләшкән, бирегә кире кайту уйларында да юк иде. Алар салган акча да, курьер аша юлланган күчтәнәчләр дә юаныч бирми башлагач, улы гаиләсенә якынаю теләге дә уянды. Килен кулларына каласы килмәде аның. Чит итеп яшәвен, кешегә санамавын, кызына аркалануын олы кеше буларак таный иде. Улына гына ялгышлары хакында сөйләмәде. Рәисне кайтмауда, киленне улын котыртып ятуда гаепләвен дәвам итте.
– Кыз үстерегез, кыз, картлык көндә кыз кирәк. Уллар хатынныкы алар, – дип, янына хәл белергә килүчеләргә киңәшләрен дә бирде әле. – Кызың ник яныңда түгел соң? – дип сорарга батырчылык итүче булмады. «Киленне якын итә белегез», – дигән киңәш кенә авызыннан чыкмады. Ничек кенә теләмәсә дә, гомеренең көчсез һәм хәлсез минутларын Роза улы, килене һәм аларның балалары янәшәсендә үткәрде. Әниләрен үз яннарына китәргә күндерә алмадылар. Яллар алып, чиратлап тәрбияләделәр. Кызы исә читтән хәлен белеп, даруларга акча салып торды. Юл бәяләренең кыйммәтләнүе аркасында еш кайта алмады Рәисә. Андагы тормышка ияләшкәч, биредә яшисе дә килми иде. Туган ягы белән бәйләүче бердәнбер сәбәп әнисе булуын, аның да күп гомере калмаганын аңлады. «Соңгы көннәрендә әни янәшәсендә булыйм», – дип уйлый белмәде шул. «Абый бар, ышанычлы кулларда», – дигән фикердә яшәде. Киләчәктә туган җир үзенә тартырмы, анысы билгесез. Бүген ул үз рәхәтлеге өчен яши һәм эшли.
– Каберемә йөрүче дә сез булырсыз инде. Әтиең каберен дә ташламагыз. Нигезне дә таркатмагыз. Догалар килеп ирешсә, тынычлап ятарбыз, – дип васыятьләрен әйтте Роза. Бу вакытта урын өстеннән тора алмаячагын белә иде. Улының дин юлына басуы өчен чын күңелдән шатланды. – Догасыз ятмабыз, Алла боерса. Имансыз балалар үстермәдек, – диде ул. Хәле тагын да начарланып, табиб санаулы көннәр генә калуын әйткәч, Рәисәне дә әнисе белән бәхилләшергә чакырдылар.
– Яше олы бит инде. Әллә кая чыгып йөрмәсә дә, чирләр дә эзләп тапты. Соңгы салкын тиюдән соң озак тернәкләнә алмады. Үпкәсенә су да җыелган, диләр. Исән чакта кайтып калырга ашыгыгыз, – диде Рәис.
Роза суларлык хәле булмаганда да күзен ачарга тырышты. «Кызым кайтыр да, күрми калырмын», – дип курыкты ул. Кайтмавына да ике ел булып килә икән шул инде. Әллә замана чирләре соңлатты аны, әллә үзе рәхәттән аерыла алмады. Көннәре, төннәре озак үтте ананың. Көткән минутлар бигрәк тә сузыла кебек тоелды.
Кызы кайтып, карават янәшәсенә идәнгә тезләнгәндә, соңгы сулышына озак калмаган иде инде. Күзләрен тутырып ачып, кызының кулын кысарга өлгерде Роза. Аннан инде тынып калды. Рәисәнең әрнүле дә, сагынычлы да күз яшьләре җансыз гәүдәгә тәгәрәп төште. Әле суынып та өлгермәгән әнисенең җылысын тоясы килеп кочакласа да, салкыная баруын тою үзәген өзде. Сөйләшеп, аңлашып калырга бер көн дә дими, бер сәгать җитмәде Рәисәгә. Сания исә атна буе Розаны яңа шулпа белән сыйлап, кызы кайтканчы гомерен озынайтырга тырышты.
Әнисе гафулар үтенмәсә дә, бәхиллеген бирде. Барысыннан да бигрәк, Саниянең кичерә алуы өчен Рәис шат иде. Калган көннәрне тыныч күңел белән яшәр өчен арада үпкә калмау бик тә кирәк.
Кем генә булсак та – киленме без, кызмы – беренче чиратта мәрхәмәтле күңел, шәфкатьле йөрәк һәм кичерә белү сәләте кирәк шул.
Ләйлә Шиһабиева.
Фото: нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Комментарийлар