Беренче хисләр, беренче ярату, сагыну, югалтудан курку барысы да үтә алар йөрәгеннән. Нәтиҗәдә, өлкәннәрнең теләктәшлеге белән яшьләр бергә була. Кавышканда егеткә 21 яшь, кызга 20 яшь тулган гына була әле. Ерак җирләргә кыз сорарга чыгып китүләр дә, туй мәшәкатьләре дә куркытмый әти-әнисен. Алар бары тик тиз кабынган сөю ялкыны тиз сүрелеп, гаиләнең таркалуыннан гына шикләнәләр. Кавышкач, сөюе дә, никахы да гомерлек булсын иде аның.
Туйлар уза. Шәһәрдә туып-үскән кыз авылга кайта. Укуларын дәвам итәргә дә, эшкә урнашырга да кирәк була яшьләргә. Бер-ике атна ял иткәч, өлкәннәр аларның киләчәге турында уйлана башлый.
Яшь белгечләргә эш табуы кыен булмый. Туй акчаларына ике якның да әти-әниләренең ярдәмен дә кушып фатир алалар. Кыз мәктәпкә музыка укытучысы булып эшкә урнаша. Егетне район эчке эшләр бүлегенә участок инспекторы итеп чакыралар. Бар да җайлана, үз агымын ала кебек.
Самираның бала алып кайтырга җыену хәбәрен ишеткәч, Тимур күкнең җиденче катына менә. Кыз туса исемне әтисе, малай туса әнисе кушачак дип тә килешеп куялар.
Бала туу шатлыгын уртаклашырга дуслар да, туганнар да күп килә. Самираның әти-әнисе генә кайта алмый. Беренче оныкларын бик күрергә теләсәләр дә эштән китә алмыйлар. Шуңа да, яшьләрне 9 май ялларында үзләренә кунакка чакыралар.
Һаман бала белән өйдә утырган хатынның иңенә канатлар үсә. Туган йортын, әнисен, әтисен сагынуы да тышка ургып чыга. Тимур әтисенең машинасын сорап гаилә юлга кузгала. Бик җылы каршы алалар, зурдан кубып кунак итәләр. Кызлары белән сөйләшеп, оныкларын сөеп туймыйлар. Санаулы көннәр тиз узуы белән генә килешә алмыйлар. Җәй көне озак вакытка утырмага чакырып, күчтәнәчләрен төяп озатып калалар. Тик бу вакытта кызларын соңгы тапкыр күрүләрен белмиләр шул әле алар...
Әллә күзләр тия, әллә гаиләнең үтәр юлы кыска була, аларга фатирларына исән-имин, үз аякларында кайтып керергә насыйп булмый. Таң белән гаилә кайтыр юлга кузгала. Машиналар азрак чакта күпчелек юлны узып, үз якларына якынлашып калу була исәпләре. Тыныч кына барганда, хатынны машинаның тормоз тавышы айнытып җибәрә. Алар өстенә якынлашучы машинадан сакланырга тырышып карасалар да, булдыра алмыйлар. Каршы яктан килүче “УАЗ” аларның җиңел машиналарына килеп чәпелә.
Комментарийлар