Тәбрис җәлт кенә анасын идәннән күтәреп торгызды, ирексезләп этә-төртә ишектән чыгарып җибәрде. Ә үзе, уктай атылып, каршы яктагы тәрәзәгә таба томырылды. Исәбе, пыяланы сугып төшереп, дүртенче каттан аска ташлану иде. Мөгаллимәнең шәфкатьле йөрәге яраткан шәкертенә зур хәвеф янавын мизгел эчендә сизеп алды. Үзе шактый олы яшьтә булуына карамастан, күз ачып йомган арада укучысы янына килеп җитте дә, арыслан җитезлеге белән тәрәзә төбенә үрелеп, Тәбриснең аякларыннан кысып кочып алды.
– Юләрләнмә! Тынычлан, Тәбрис. Яле ипләп кенә төш, акыллым. Мә, салкын су эчеп җибәр. Борчылма. Синнән беркем дә көлми. Бу күңелсез хәлгә тамчы да гаебең юк. Вахтер Маша түтине әйтер идем инде, тагын урындыгында йоклап утырадыр. Юкса, урам исереген эчкә үткәрер идемени? Сукбай хатын ни сөйләмәс? Аңа беребез дә ышанмадык, шулай бит егетләр, - диде ул төркемгә сынаулы күз йөртеп. Төркем тып-тын калган иде, уңайсызланып, башлар аска иелде. Женя төркемдәше янына килеп басты. Тәбриснең тар иңнәренә үзенең сөякчел кулын салды:
– Кичер мине, пажалысты. Ямьсез шаярту килеп чыкты. Минем үз әнием дә бу хатыннан ким түгел. Бер авызына керсә, атна буена туктамый эчә. Әти дә исерек килеш тончыкты. Нишләтәсең, исерек булсалар да, түзми чара юк. Кызганыч, әти-әнине сайлап алмыйлар, - диде.
***
Соңгы парның тәмамлануын белдереп кыңгырау чыңлады. Үсмерләр, тиз арада җыенып, саубуллашып, шау-гөр килеп чыгып киттеләр. Төркем җитәкчесе Гөлия Шәеховна, ияге белән ым кагып, Тәбрисне үз янына чакырып алды. Ул эчтәге лаборант бүлмәсенә узды, укучысын үзенә ияртте. Утырырга урын тәкъдим итте. “Тефаль”не җырларып алгач, мәк чәчәкле чынаякларга икесенә дә хуш исле чәй ясады. Суыткычтан алып, өстәлгә май савыты куйды, сыр белән казылык, ипи кисте, бер читтә торган пакетны ачып, кечкенә вазага учлап конфет-печеньеләр салды. Ягымлы елмаеп, аналарча якын итеп, үсмернең ябык иңеннән кагып, чәчләреннән сыйпап куйды:
– Әйдә, бергәләп чәйләп алыйк әле, акыллым. Оялып торма, хәзинәдә барыннан җитеш, яме.
Үсмер бераз тынычлана төште, тамак ялгап алгач, аңа рәхәтрәк булып китте. Төркем җитәкчесе җайлап кына сүз башлады:
– Тәбрис, син егет кеше бит. Бирешмә. Нык бул. Шуны онытма: кешегә гомер бер генә бирелә. Аннан ваз кичәргә хакың юк! Яшьлегеңне юкка-барга исраф итмә! Тормышта төрле хәлләр була. Ачысын да, төчесен дә башны югалтмыйча кичерә белү генә чын егетлек санала.
Мөгаллимә урындыгын укучысы янынарак күчерде. Аңа сораулы караш ташлап:
– Сөйлә әле үзең турында, Тәбрис. Гаиләгездә кемнәрегез бар? Ничек яшисез? – диде.
Үсмер беркадәр дәшми торды, кыенсынып, ирен читен тешләде. Учын кысып йомарлады. Моңсу карашын идәнгә төбәде. Күкрәгенә күтәрелеп менеп килүче ярсуын тыярга омтылып, авыр сулап куйды.
– Бик авыр миңа, Гөлия Шәеховна. Терәкләрем шартлап сынды, – диде ул олыларча фикер йөртеп. – Минем әниләрем икәү бит, апа. Ләйсирә исемлесе тудыргач ук ташлаган. Мине роддом чүплегеннән табып кергән булганнар. Тик мин бу хакта әле күптән түгел генә белдем. Баягы исерек хатын – мине карап үстергән Саимә әнием. Ул үзенә таш атканга да аш атучы йомшак
күңелле кеше. Изге җанлы хатын ул. Әтинең сөяркәсеннән туган ташландык малае барлыгын белгәч, мине сабыйлар йортыннан үзе юллап алган. “Атаңны көч-хәл күндердем. Елап-юмалап җиңдем”, – дип сөйләде. Начар хатын түгел лә ул, бәхете генә юк.
– Нигә алай дисең, үскәнем?
– Заводта әйбәт кенә эшләп йөри иде ул, кыскартылуга эләкте. Бер байга ялланып, базарда сату итә башлаган иде. Урамдагы ларекта бөеренә суык тидереп, бүлнискә кереп ятты. Җитмәсә, хуҗасы әнине кычкыртып талап калды, булмаган тауар бәясен аның өстенә өйде.
– Ничек талады? Әниең судка мөрәҗәгать иттеме соң?
– Итмәгән кая? Бер файдасы да булмады. Акчалы бәндә җиңде. Нахакка әнине гаепле калдырып, аннан 160 мең сум түләттеләр.
Ә беркөнне, без өйдә юк чакта, фатирыбызны караклар басып чыкты. Көпә-көндез, подъезд төбенә йөк машинасы куеп, бөтен йорт җиһазыбызны төяп алып чыгып киткәннәр. Полициягә гариза яздык, файдасы тимәде. Йозак ватылмаган булгач, ышанмадылар. Участковый: “Бу афераны үзегез оештыргансыз”, – дип бәйләнде. Минемчә, әти эшедер. Әни дә шулай уйлый. Әни чирләп урын өстенә егылгач, әти аны сатты бит.
– Ничек сатты? Кемгә?
– Кемгә дип, сөяркәсенә алыштырды. Шуның белән Себергә чыгып сызганнар...
– Бар икән хәлләр. Саимә әниең элек тә салгалый идеме соң?
– Юк ла, авызына да алмый иде ул. Заводта бергә эшләгән дуслары күп аның. Базарда танышканнары да шактый җыела. Әни ялгыз калгач, аны кызганып, хәл белергә йөри башладылар. Әле берсе шешә кыстырып килә, әле икенчесе. Жәллиләр имеш. Әкренләп әнине эчәргә өйрәттеләр. Кайберләре кунып та калгалады. Минем моңа җен ачуым чыга иде. Исерекләр төне буе җырлаша, акырыша, ә минем йокы килә. Дәрес хәзерләп булмый. Бервакыт, ниндидер исерек абзый минем караватка аугач, әни миңа ишек төбендәге паласта йокларга кушты. Ризалашмадым, билгеле. Теге абзыйны ятагымнан сөйрәп төшерә башлаган идем, әни минем арт чүмечкә берне китереп ямады. Почмакка ук барып төштем. Күздән ут көлтәсе сибелгәндәй тоелды. Анысы бер хәл, исерек баштан, ул минем кем баласы икәнлегемне әйтеп салды. “Син – азгын әнчекнең ташландык көчеге”, – дип рәнҗетте…
Хикәнең дәвамы бар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар