16+

Хәмидә Гарипова: Син ялгыз түгел/ Хикәянең икенче өлеше

Шул чакта ниләр кичергәнемне белсәгез иде, Гөлия Шәеховна. Егылып үләселәрем килде.

Хәмидә Гарипова: Син ялгыз түгел/ Хикәянең икенче өлеше

Шул чакта ниләр кичергәнемне белсәгез иде, Гөлия Шәеховна. Егылып үләселәрем килде.

Дәвамы.

Башы: Хәмидә Гарипова: Син ялгыз түгел/ Хикәянең беренче өлеше
Урамга чыгып атылдым, таң атканчы шунда каңгырап, елап йөрдем. 
 – Лицейга ничек керәсе иттең соң?
 – Класс җитәкчебез Вил Хәсәнович мондагы директор белән дус икән. Мине бирегә ул алып килеп урнаштырды. Ул миңа:
 – Тәбрис, тырышып укы, киләчәктә тамагың тук, өстең бөтен булыр. Һөнәр үзләштерсәң, тормышта беркайчан да югалып калмассың, ачка тилмермәссең. Заводларга яшь эшчеләр бик кирәк. Киләчәк шулар кулында, – диде. Дөрес әйткән бит ул, Гөлия Шәеховна, әйеме? Мәктәптә начар укымадым үзе, “өч”леләрем юк иде. Арттан этүчең булмагач, институтка кереп булмый ла ул. Безнең ише хәерчегә урта һөнәри белем дә ярап тора... 

– Алай үзеңне кимсетмә әле, Тәбрис. Укуың әйбәт бара. Башлангыч курсларда эшче һөнәрен үзләштерсәгез, өченче-дүртенчесендә бакалавриат дәрәҗәсенә белем бирү башланачак, – дип сөйләп китте мөгаллимә. – Лицейны уңышлы тәмамлаучыларны техник вузларның өченче курсына турыдан-туры кабул итәләр. Эш урыныңнан аерылмыйча, кичкедә укырга була. Иң шәп инженерлар, цех башлыклары сезнең юлны үтүчеләрдән чыга, чөнки алар җитештерү процессының нечкәлеген китаптан укып түгел, ә үз куллары белән эшләп карап өйрәнгән була. Андый белгечләр эшчеләр күңеленә ачкычны бик оста ярата. 

Аннары бөтен кешегә вузда укырга димәгән лә. Әнә, югары белемле яшьләрнең күпмесе эшсез интегә, хезмәт биржасында исәптә тора. Станок артына басарга теләмичә, һаман ата-аналары җилкәсен кимереп яталар. 
– Монда укуыма үкенмим лә мин, Гөлия апа! Малайлар да үзем ише. Атасы малы белән мактанып, һаваланып йөрүчеләр юк ич монда. Яшерен-батырын түгел, арабызда көненә бер мәртәбә тамак туйдыру хакына килүчеләр бар...
– Иртәгә сезнең практика көне бит әле. Анда бик авырга туры килмиме соң, акыллым?

Үсмернең күзләре очкынланып китте. 
– Каян килеп, авыр булсын ди, Гөлия Шәеховна! Практиканы көтеп алам ич мин. Анда бик рәхәт тә, күңелле дә. Спецовка белән күзлек киеп аласың да, станок янына килеп басасың. Ә ул теремени! Сине гүелдәп сәламли, үзеңә тулысынча буйсына. Һәр теләгеңне үти. Тавышына чаклы җанга ятышлы аның, беләсегез килсә! Мин эшләгәндә, станоктан утлы йолдызчыклар сибелешә, кап-кайнар, неп-нечкә ялтыравыклы тимер йомычкалар сузылып кына төшә. Карап торуы үзе бер могҗиза! Ямьсез генә болванкадан, сызымга карап, үлчи-үлчи кырдыра торгач, бер дигән деталь килә дә чыга. Самолет хәтле самолет детале бит ул! Минем шул чакта кычкырып җырлап җибәрәсем килә. Борын астыннан гына берәр матур җыр көйли-көйли, тылсымчы кебек, өр-яңа деталь ясыйм. Остазым Мәгъсүм абзый, әүвәле мин ничек эшләгәнне күзәтеп, сынап карап тора. Аннан соң, бер күзен кыса төшеп, минем детальләрне җентекләп күздән кичерә. Шуннан соң, шадра битен балкытып, елмаеп җибәрә, көрәктәй зур кулы белән иңбашыма шапылдатып ала. Беләсезме, нәрсә диде ул миңа үткән атнада? 

– Белмим шул... Серне үзең чишсәң генә инде, Тәбрис.
Үсмер канәгать елмаеп куйды, хәтта аның салынып төшкән җилкәләре кош канатларыдай күтәрелеп китте.
– Маладис! Син токарь булып тугансың! Күзең – алмаз, кулың алтынга охшап тора. Укып кына бетер, үземнең бригадама эшкә алам! Читтән торып укырга кертәм. Үзем белгәннең барысын да сиңа өйрәтәм. Мин пенсиягә киткәндә, үз урыныма мастер итеп калдырам! – диде. 

Үсмер, яшькелт күзләрен мөлдерәтеп, үзен кайчаннан бирле сабыр гына тыңлап утыручы төркем җитәкчесенә күтәрелеп карады:
– Их, шундый кешелекле, кайгыртучан үз әтиең булса икән ул, ә, Гөлия Шәеховна...
 – Әйбәт егет бит син, Тәбрис. Шунлыктан, хыялларың һичшиксез тормышка ашачак. Мин сиңа ышанам. Күңелең керсез синең, үзең тырыш. Максатыңны югалтма, юлыңнан тайпылма! Авырлыклар алдында каушап калма. Бер дигән кеше чыгачак әле синнән. Сине тыңлаганда, башыма бик шәп уй килде бит әле. 
– Сез нәрсә турында... Гөлия апа? 

– Карале, акыллым, Әйдә икәүләп әниеңне терелтәбез! Эчүчелек – чир бит ул. Димәк, аны дәвалап була.
– Чынлапмы? Аңа бик күп акча кирәктер бит...
– Анысы өчен борчылма, бергәләп тотынсак, җае табылмый калмас. Минем бертуган сеңлем – медицина фәннәре докторы, башкаланың наркология диспансерын җитәкли. Үзе дә шәп табибә. Бик күпләргә ярдәме тиде аның. Әйбәтләп сорасак, Саимә әниеңә дә булышмый калмас.
 – И-и, шәп булырые үзе! – дип Тәбрис учын учка уып алды.
– Дәвалауга керешкәнче, табибларның бер мөһим шарты бар.

– Нинди шарт икән соң ул, Гөлия Шәеховна?Үтәп булырлыкмы?
– Пациент берничә көн алдан тамчы да эчмәскә тиеш. Җайлап-майлап, сөйләшеп-аңлатып дигәндәй, әүвәле әниеңне айнытыйк. Иртәгәсе көнгә өмет уятыйк.

– Тырышып карарга була... Айныса да, эшсез ята башлагач, тагын шул шешәсенә барып ябышмасмы икән соң ул?

– Терелсен генә, эшен табып бирәбез лә аны. Әнә вахтер Маша түтигә җитмеш биш тулды. Бүген эштән китәргә риза. Алмаш юкка гына аптырап утырган көне. Ашханәбезгә савыт-саба юучы кирәк, Әлфия апагыз тиздән декретка чыга. Директор белән үзем сөйләшермен. Барысы да җайланыр, иң мөһиме өметне өзмәскә кирәк!
– Ие шул, апа!
– Тәбрис, шуны исеңнән чыгарма: син ялгыз түгел!

Дулкынланудан үсмернең бит урталары алсуланып китте, учлары тирләп чыкты. 

– Бергәләп, чынлап торып тотынсак, әниең дә ипкә килер. Син үзең дә бала-чага түгел, зур егет инде, аңа терәк булырсың. Тормышыгыз әйбәтләнеп китәчәк әле, күр дә тор! – диде мөгаллимә, елмаеп. – Хәзер өеңә кайт, акыллым, миңа да китәргә вакыт. Иртәгә, иртәнге якта сезгә сугылырмын, икегез дә өйдә булыгыз, яме. Әниең юынып-киенеп, мин килешкә, әзерләнеп торсын. Уртага салып сөйләшербез-киңәшербез. 

Тәбрискә рәхәт булып китте. Ул ашыгып урыныннан сикереп торды. Гөлия апасына күзләрен мөлдерәтеп карап, бөтен йөзе белән балкып елмайды да, рәхмәт әйтергә дә онытып, кабинеттан чыгып йөгерде. Ике басманы бер итеп, баскычтан ашыга-ашыга төшкәндә, үсмер үзалдына:
– Хәзер үк эзләп табам әнине! Сыраханә тирәсеннән ерак китмәгәндер әле. Терелтәбез кәнишне! Тапканы – ана түгел, бакканы ана дип, Гөлия апа дөрес әйтә, – дип сөйләнә иде. – Мин ялгыз түгел! Саимә әни дә! Аның үзе өчен үлеп торучы улы – Тәбрисе бар!
 Казан. 2004, февраль


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading