16+

106 яшьлек Мәдинә әби: «Авырлыкны эзләсәң, аны һәрвакыт табып була...»

Казан шәһәрендә яшәүче Мәдинә апа Гәрәевага 106 яшь. Бүген ул улы Мансур, килене Зәйтүнә, оныгы Гүзәлия, кияүләре Наил һәм оныкчыклары тәрбиясендә кадерле картлык кичерә.

106 яшьлек Мәдинә әби: «Авырлыкны эзләсәң, аны һәрвакыт табып була...»

Казан шәһәрендә яшәүче Мәдинә апа Гәрәевага 106 яшь. Бүген ул улы Мансур, килене Зәйтүнә, оныгы Гүзәлия, кияүләре Наил һәм оныкчыклары тәрбиясендә кадерле картлык кичерә.

Дәү әниләре Мәдинәне үз яннарында бәхетле тормышта яшәтү өчен, бу гаилә бер йорттан ике фатир сатып алган. Аларда булган һәркем, хәтта әбине котларга килгән Казан шәһәре җитәкчеләре дә, мондый бәхетле картлык башка өлкәннәребезгә дә насыйп булса иде, дип китә.

Йөзъяшәр Мәдинә апа
Мәдинә апаның язмышы үзе бер роман язарлык. 1919 елның 20 июнендә Питрәч районының Шәле авылында дөньяга килгән Мәдинәне язмыш бик иртә сыный. Аклар белән сугышканда әтисе вафат була. Мәдинә әтисеннән алты айлык булып кала. Әнисе икенче кешегә кияүгә чыга. Тик яңа йортта арттан килгән балага кырын караш булгач, ятимә кызны әби-бабайсы тәрбияләп үстерә. 

Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан, Мәдинә тормышка чыга, бер балалары дөньяга килә. Сугыш башлангач, ире Хөсәенне сугышка алалар. Бер бәхетсез гел бәхетсез дигәндәй, бала белән кеше йортында калган Мәдинәне эштән кайтышына үле бала каршы ала... Баласыз калган яшь хатынны урман кисәргә җибәрәләр. Утын кисүдән тыш, су юлы буйлап бүрәнәләр җибәрергә дә туры килә. Сугыш тәмамлануын урман уртасындагы аланлыкта ишетә ул. Инде кайтарырлар дип өметләнсәләр дә, тиз генә җибәрмиләр, салкында, яңгырда урман кисү эшләре дәвам итә... Ниһаять, аларга да ирек елмая.  Берникадәр вакыттан соң ире дә  контуженный булып сугыштан кайтып керә. Ике малайга гомер бүләк итәләр. Юньле торыр урыннары булмаган гаилә, туганнары чакыруы буенча, бәхет эзләп Мари якларына чыгып китә. Красногорскийга барып төпләнәләр. Тик язмыш дигәннәре бәхетне читтә дә өеп бирми. Сугыштан алган җәрәхәтләреннән тормыш иптәше Хәсәен 1959 елда вафат була. Бу вакытта  олы улы Мансурга – 13, төпчек улы Рифкатькә 10 яшь була. Урман хуҗалыгында эшләүче ханымга ике баланы ялгызына үстерергә туры килә. Уллары үсеп җитә, Мансуры Казан шәһәренә китеп төпләнә. КАИ тәмамлаган Рифкатен Екатеринбургка эшкә җибәрәләр, ул шунда гаилә корып, яшәп кала. 

Мансур белән Зәйтүнә
1966 елда Мансур Билалов “Татарстан” телевидениесенә тавыш режиссеры булып эшкә килә. Ике елдан соң, телевидение ишеген чибәр кыз Зәйтүнә ачып керә. Тавыш режиссеры булып эшләүче әлеге ике яшь белгеч арасында сөю ялкыны кабына, мәхәббәт хисләре гаилә коруга барып җитә. Яшь гаиләгә телестудия янәшәсендә бүлмә бирәләр. Менә шул вакытта яшь ханым бик күпләрне гаҗәпкә калдырып бер адым ясый. Мари якларында яшәүче авыру кайнанасын язмыш кочагында калдырмый, үзләренә бирелгән 18 квадрат мертлы кечкенә генә бүлмәгә алып килә. “Әнкәй ялгызы шәхси йортта яши иде. Ялгыз хатын-кызга, аеруча авыру кешегә йорт алып баруның авырлыгын башына төшкән кешеләр яхшы белә. Интекмәсен дип, без аны үзебезгә чыкырдык. Телестудия янындагы Шамил Усманов урамы 7 йорттагы бер бүлмәдә дүрт кеше 18 ел яшәдек”, - ди Зәйтүнә апа. Шул бүлмәдә бердәнбер кызлары да үсеп җитә. 18 ел көткәннән соң, Казанның Фучик урамыннан фатир бирәләр. 
- Авырлыкны эзләсәң, аны һәрвакыт табып була. Без гомеребез буе авырлыктан яхшылык эзләп яшибез. Мин килен булып килгәндә әнкәй инвалид иде. Авыр эшләрдә эшләп, аның сәламәтлеге тәмам беткән. Ялгышып кына берәрсе төртелеп китсә дә, егылып китәрлек хәлдә, гәүдәсенең тотанагы юк иде. Әнкәйнең нинди хәлдә икәнен күргән бер танышым, Зәйтүнә, син каенанаңны кыерсыта күрмә инде, төртсәң авырга тора бит бу, диде. Ничек аны рәнҗетим, сүз әйтмим, җәлләп алып килдем, түшәмемне идән иттем, идәнемне түшәм иттем, дидем шул вакытта. Инде ул ханымның вафатына да 35 ел. Аллага шөкеп, сүземдә тордым. Әнкәйне бәхетле гаилә учагында яшәтәм. Артка борылып карыйм да, без аны яшәтер өчен бик күп көч куйганбыз, дип горурланып куям. Әнкәйнең дә, үзебезнең дә тормышны матур итәргә тырыштык. Аңа булган мөнәсәбәтебез әнкәйне тормышка кире кайтарды, авыруын җиңә алдык. Мактанып әйтүем түгел,  телестудиядә бергә эшләгән хезмәттәшләрем дә, танышларым да сиңа һәйкәл куярга кирәк диләр, - ди Зәйтүнә апа. 

Чыннан да, аның эш-гамәлләренә һәйкәл куярлык. Үзе генә түгел, кызын да нечкә күңелле, михербанлы җан итеп тәрбияләгән. Кызлары тормышка чыгып, үз гаиләсен корганнан соң да, алар бергә яшәүне хуп күргән. Мәдинә апаны гаилә учагында, балалары, оныклары янәшәсендә яшәтер өчен Мансур абый белән Зәйтүнә апаны кызлары белән кияүләре үзләре яши торган йортка чакырган. Әбигә аралашу күбрәк булсын өчен, Гүзәлия белән Наил үзләренең зур фатирларының бер бүлмәсен дәү әниләренә биргәннәр. Мансур абый белән Зәйтүнә апа шул ук йортта, аерым фатирда яши. Бу нәселнең иң өлкән кешесе Мәдинә апаның бүген дә урыны түрдә. Кечкенә генә бүлмәдә гомер иткәндә дә, хан сарае кебек иркен фатирда да ул үзен балаларына кирәкле кеше итеп тоеп яши.  Әле бүген дә кухняга чыгып әзерләгән ашларны ашый, йомышын үтәргә үзе йөри ала. 105 яшенә кадәр намазларын калдырмый укып барган, соңгы бер елда гына бераз хәтере начараеп, укуларын киметкән.
- Оныклар әнкәйне шулкадәр яраталар, киткәндә дә, кайтканда да әбиләре янына кереп, хәлен белеп, битләренән үбеп чыгалар. Кызым әбисе янында үскәч, ул аңа бик кадерле. Зур фатир алгач әбине безгә күчерик, сез дә күчеп килегез, диделәр. Кияү белән бергәләп, иң якты бүлмәне әбиләренә бирделәр. Мең рәхмәт аларга. Өлкәннәргә булган хөрмәтне, гаиләдәге булган җылылыкны  оныкларыбыз күреп тора. Бабайлары белән минем, әтиләре белән әниләре арасындагы мөнәсәбәтне алар белеп үсә, - ди Зәйтүнә апа.    

Күпне күргән, күпне кичергән Мәдинә апаның туган көнен ел саен зурлап уздыра алар. 100 яшендә дә, 105 яшендә дә хәтта ресторанга кадәр барган, өстәл түрендә утырып, бөтен нәсел-нәсәбә җыелган. Ул  оныкларга да, оныкчыкларга да бай.  
- Мин аларның барчасына да хәер-дога кылып, матур теләкләр теләп ятам, - ди Мәдинә апа. – Инде үләм дигәндә мине кабаттан якты дөньяга тудырдылар. Минем яшькә җитү бик күпләргә тәтеми. Аллаһ биргән гомеремә шөкер итеп, балаларыма рәхмәт укып яшим. 

106 яшенә җиткән Мәдинә апаның килене Зәйтүнә апага да 87 яшь. Шушы яшендә дә ул бернинди авырлыксыз каенанасын хөрмәт итеп, аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп яши. Мансур абый белән 53 ел пар канатлы булып гомер итеп, җылы гаилә учагының ялкынын дөрләтеп, балаларына, оныкларына үрнәк күрсәтүдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

29

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading