16+

"1979 ел гына кабатланмасын": быел яз ничек килер?

Шөкер, бу кышта кар бик күп яуды. Аны кая куярга да белгән юк, дип зарланучылары да, яусын әйдә, кар күп булса, җәй иген уңар дигән әйтемгә ишарәләп, “муллык ява” дип сөенүчеләре дә җитәрлек. Кыш карлы гына түгел, җылы да булды. Язның ничек киләсен әлегә фаразлап булмый.

"1979 ел гына кабатланмасын": быел яз ничек килер?

Шөкер, бу кышта кар бик күп яуды. Аны кая куярга да белгән юк, дип зарланучылары да, яусын әйдә, кар күп булса, җәй иген уңар дигән әйтемгә ишарәләп, “муллык ява” дип сөенүчеләре дә җитәрлек. Кыш карлы гына түгел, җылы да булды. Язның ничек киләсен әлегә фаразлап булмый.

Яз турында әйтергә иртәрәк
Шул ук вакытта яз бик җылы килә калса, кар кинәт эреп, су басу куркынычы булмасмы, дигән борчу да юк түгел. Ә белгечләр һәм авыл агайлары бу хакта ни уйлый? Без аларның фикерләре белән дә кызыксындык.

Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, кар катламының биеклеге 70 сантиметрга җиткән, ә күпьеллык уртача күрсәткеч 40 сантиметрны тәшкил итә. Быелгы явым-төшемнәр дә ике тапкырга күбрәк булган.  
– Авыл хуҗалыгы өчен бу бик әйбәт. Көз коры килеп, явым-төшемнәр булмады. Ә кар үзенең нормасын инде тутырып та куйды. Кыш карлы гына түгел, җылы да булды. Язның ничек киләсен әлегә фаразлап булмый. Күпьеллык климатик мәгълүматлар буенча, җылы чор март ахырында, уртача тәүлек температурасы 0 градустан югары булганда гына башлана. Кар да, гадәттә, апрель уртасына гына эреп бетә. Без моны күпьеллык күрсәткечләргә таянып әйтәбез. Әлбәттә, яз иртәрәк тә башланырга, соңга да калырга мөмкин. Яз тиз килеп, яңгырлар яуса, кояш та кыздырса, су басу куркынычы көтелә. Су елгаларга агып төшеп, кырлар дымны сеңдереп кала алмас дигән шик тә бар. Иң яхшысы – кар акрынлап эреп, дым җиргә сеңеп барса. Ә туфрак быел бик каты туңган дип әйтеп булмый, дымны ул яхшы сеңдерәчәк. Барысы да язның ничек килүеннән тора, – ди профессор.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән безгә “Россия Гидрометеорология үзәгеннән язның ничек киләчәге, су басу куркынычы бармы-юкмы икәнлеге турындагы мәгълүматны көтәбез. Шуннан соң фаразларыбызны чыгарып, халыкка хәбәр итәчәкбез, коткару планын эшләячәкбез. Бу эшкә администрацияләр, оешмалар җитәкчеләре җаваплы, алар халык белән эшләргә, үз территорияләрен чистартырга тиеш”, – дип җавап бирделәр.  

1979 ел гына кабатланмасын
Әлки районының Чирмешән елгасына якын авыллар, су басу куркынычы була калса дип, алдан ук хәстәрләнеп куя икән. Иске Камка авылы җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, ел саен халыкны кисәтү эшләре алып барыла, урамнар, су юллары, ермаклар чистартыла.
– Су баса торган урамнарда яшәүчеләр документларын, башка кирәк-яракларын җыеп куя, бәрәңгеләрен баздан чыгара. Өйләрен иминиятләштереп куярга киңәш итәбез. Терлекләрне куеп торырга урын әзерләнә. Унар кеше сыярлык ике зур көймәбез бар. Алар әзер булып тора. Тәүлек буена кизү торучылар билгеләп куела, – ди ул.

Авыл өчен иң хәтәр яз 1979 һәм 1999 елларда булган. Ул вакытта мәктәпнең спорт залына егерме карават менгереп куйганнар. Запас продуктлар алганнар. Берничә көн көймәдә йөрергә туры килгән. Узган елны исә Чирмешән елгасында су аз булган.
– Быелгы кар куркытып тора анысы, ничек буласын бер Аллаһ белә, хәерлесе булсын. Бер зыяны булса, бер уңай ягы да бар. Ар якта болынлыкта печәннәр уңа, – ди авыл башлыгы.  

Печән өчен яхшы
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов быелгы карлы кышның печән өчен яхшы булачагын фаразлый. Хәтерләсәгез, узган ел печән бик начар булды, күп районнар аны бер генә тапкыр чабып ала алды.
– Карның күп булуы язгы культуралар өчен дә әйбәт. Бездә кар катламы 55 сантиметрга җитте, туфрак өстендәге кар составында су 143 миллиметрны тәшкил итә. Көннәр җылына калса, уҗымнар өчен күпмедер борчылу да бар. Кар “юрганы” калын булгач, җир җылына һәм туң катламы эри башлый. Атна саен без аны карап-тикшереп торабыз. Соңгысында туң йомшарган иде, -1 градусны күрсәтте. +1гә китсә, үсемлекнең тамыры эшли башлый. Шикәрне күбрәк ашый һәм хәлсезләнеп чыга. Ә яфракка кислород керми, – ди ул.

Реклама

Көзнең коры килүен дә искә төшерде. Җирнең бер метр катламында дым 101 миллиметр гына булган. Туң киткәндә, дым җиргә яхшы сеңәчәк, ди агроном. Кар катламының тиешле нормадан: 28 сантиметрдан 55 сантиметрга җитеп, ике тапкырга биегрәк булуын һәм җирнең көздән “сусап” калуын истә тотканда, ул кар суын әйбәт сеңдерергә тиеш.

Бу карга сөенергә генә кирәк
Арча районының Ашытбаш авылыннан терлекчелек һәм үсемчелек белән шөгыльләнә торган Рәис абый Шәкүров та, кар белән муллык ява, дип сөенә.
– 1974 елда моңа караганда да күбрәк яуган иде, ул елны уңыш та яхшы булды, быел да шулай булырга тиеш. Кар булгач, дым бар. Дым булгач, уңыш яхшы чыга. Уңыш әйбәт булгач, бәя төшә. Бәясе арзан икән, авыл халкы терлек асраячак, кереме, ите, сөте булачак, – дип, бик кыска гына тотты ул җавабын.   

Ветеран-агроном, икътисад фәннәре докторы Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов та карының күплеге белән быелгы кышны 1978-1979 елларның кышына охшата. Ул елны җир 3 октябрьдә үк туңган һәм кыш 210 көнгә сузылган.
– 1979 елны 28 апрельгә кадәр көчле салкыннар торды. Аннан бик тиз җылытып җибәреп, май башында һава температурасы 22 градуска кадәр җитте һәм ике көн эчендә суны елгаларга кертеп тутырды. Тарихта йөз елга бер була торган бу күренешне әле дә хәтерлиләрдер әле. Ул вакытта безнең Зөя елгасы аша салынган бетон күперләр дә агып киткән иде, – дип искә алды Мөхәррәм абый.  

Аның әйтүенчә, яз үз җае белән килсә, су басу куркынычы булырга тиеш түгел. Ә бер айдан һава торышы нинди булачагын әле бер синоптик та әйтә алмый.
– Быелгы кар запасы авырлык тудырыр дип уйламыйм. Бу бик зур байлык дип кенә сөенергә кирәк. Бакчаның кайбер урыннарында кар катламы 1 метрга кадәр җитте. Ноябрьдә җир туңарга өлгермичә, кар яуды. Уҗымнарга зыян киләчәк дип борчылган идем, табигать бу “хатаны” бик тиз төзәтеп куйды: кар эреп бетте. Декабрьдә кабат туңдырып, кар төште. Уҗымнарга суык эләкми калды. Авыл хуҗалыгы культуралары өчен әлегә шартлар яхшы, тик бу көннәрдә һава температурасы җылытып җибәрде. Шул сәбәпле кар утырып, су запасы парга әйләнеп, байтак өлеше югалу куркынычы бар. Язга кар үз җае белән ашыкмыйча гына эреп, җиргә сеңеп барса, авыл халкы өчен уңышлы ел килергә тиеш, – ди агроном-ветеран.  

Гыйнвар аенда кар күп яугач, ул җәйнең икенче ае июльгә туры килә, димәк, яңгырлар булачак, дип юраучылар да бар. Әмма Мөхәррәм абый, 30-40 еллар элек бу фаразларга ышанып була иде, хәзер табигатьтә барысы да буталды, сынамышларга да ышанып булмый, ди.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading