“Әти, нигә тартасың, паровоз түгел бит син?!” Кайчандыр иҗатымның башында шундый шигырь язган идем мин.
Хәзер үзем укыйм да шаккатам – бигрәк самими, беркатлы булганмын инде.
Паровозлар
Хәер, бу юлларны авызына сигарет кабып, төтен чыгарып баручы әтисе янәшәсеннән атлаган малай авызыннан ишеткән идем. Ул чын күңеленнән әтисенең сәламәтлеге өчен борчылып, тәмәкенең зарары турында укытучы апасы сөйләгәннәрне тәкърарлап барган иде. Әллә әтисе бу хакта белмәгәндер дисезме?!. Бер тамчы никотинның атны да үтерә алуын белмәгән кеше юк инде ул. Ләкин күпләр монда: “Мин ат түгел бит!” – дип, ансат кына авызны ябып куя. Ләкин тәмәке агуының тәэсирен моның белән генә бетереп булса икән?! Биш-алты ел үтүгә әлеге малай үзе дә тәмәкенең зарары турында уйлап та тормаячак, иптәшләре арасында “ак карга” булмас яисә тирә-юньгә үзен зур булуын күрсәтер өчен, беренче сигаретын кабызачак һәм, үзе дә сизмәстән, паровозлар семьялыгына керүчеләр санын арттырачак.
Язмам башындагы “әти”сүзе урынына әни, әби, бабай дип тә әйтергә була. Чөнки бездә бот буе балалардан башлап, бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә булган карт-корыларга кадәр шул ук паровозлар.
Ул яктан үземне бәхетле дип әйтә алам – тәмәке төтене иснәп үсмәдем. Толлык арбасына җигелеп тормышны тартсалар да, әнием дә, әбием дә тәмәке тарту турында башларына да кертмәделәр. Чөнки без үскәндә авылларда тәмәкене исерекләр генә тарта иде. Бәхетемә, әниемнең әтисе – яраткан бабам да тәмәкене дус итмәде. Шуңадыр инде ак бабай, авылыбыз мулласы булып, күп игелекләр кылып, 97 яшенә кадәр җитеп, иман белән бакыйлыкка күчте.
Юньле кеше тартмый!
Мәктәпне тәмамлап, зур хыяллар белән Казан дәүләт университетына укырга керергә килгәч кенә балачагымда әбием белән әнием кидергән ал күзлегем ватылып, тормышның кара яклары белән очраштым. Авыл чирәменнән шәһәр ташына килгәч тә беренче шаккаткан нәрсәм – кызларның тәмәке тартуы булды.
Ничек инде тәмәкенең шундый зарарлы булуын белә торып, кыз башың белән, кеше күзеннән кача-поса пыскытасың. Җитмәсә, үзең шундый зур шәхесләр укыган университетка белем алырга килгәнсең. Нишләптер, бу ике гамәл минем балачак акылы чыгып бетмәгән башымда берничек тә янәшә урнаша алмады.
Төрлесен күрергә туры килде. Хәтта балта эләрлек тәмәке төтене эчендә баштан юрган бөркәнеп, йоклап китәргә азапланып ятарга да аз туры килмәде. Ләкин шунысына сөенеп бетә алмыйм: тулай торак бүлмәсендә өч “паровоз” кыз белән бергә яшәсәм дә, авызыма сигарет алмадым. Бер башласаң, ташлавы авыр диләр бит. Ходай саклаган. Йөрер идең аннары картаеп, әби булгач та саргайган бармак арасына сигарет кыстырып. Урамга чыгып саф һава сулыйсы урынга, тәмәке төтене суырып торучылар азмыни?!
“Әйдә, кызым, тартып керик!”
Бервакыт бер фирманың төшке аш вакытына туры килдем. Әбәд беткәнен көтеп торган арада тамак ялгаган, инде хәзер кәефләрен дә бераз күтәрергә теләгән бер төркем кыз ишек төбенә чыккан. Язгы саф һавалы зәңгәр күктән кояш елмая, шундый рәхәт. Ә кызларның язгы ямьдә һич гамьнәре юк. Кем кайдан: кем кесәсеннән, кем изүеннән сигарет белән кабызгыч тарып чыгардылар да сөйләшә-көлешә тәмәке төтененә уралдылар. Нинди абсурд бу – эчтәлек белән форманың туры килмәве – нәзәкатьле хатын-кыз белән агулы сигарет берничек тә янәшә куеп була торган әйберләр түгел инде. Хатын-кыз – дөньяның киләчәген кайгырта торган илаһи зат. Ә тәмәке кешелекне корытучы агуларның берсе. Ләкин кемнең бу хакта уйлап торганы бар соң? Кабыза да тарта. Хәтта бала табу йортында, балалар сырхауханәсендә тәмәке көйрәткән әниләрне күреп шаккатканым булды. Алай гына да түгел, бер балалар хастаханәсендә кызы белән дәваланып ятучы әнинең, үзенә генә тартырга күңелсез булгангадыр инде, 2-3 яшьлек чамасы кызына: “Әйдә, кызым, тартып керик!” – диюен ишетеп, телсез кала язган идем.
Ярый әле бүген дәвалау учрежденниеләренең берсендә дә тәмәке тартырга рөхсәт ителми. Республика клиник больницасында ике көн элек кенә хирург пычагы астыннан исән-сау чыккан бер ир-ат шул сөенечтән тәмәке тартырга дип, койманың теге ягына чыккан булган да, хәле начарланып китеп, тәгәрмәчле урындык белән көчкә тере килеш алып кереп җиткергәннәр үзен. Олы кеше бит инде, югыйсә, үзе кешегә акыл бирер яшьтә. Нәрсә диеп тәмәке тартырга чыгарга инде?! Гомерең бетмәгәнгә Ходайга шөкер кылып, дога гына укып ятасы да бит, юкса...
Соңга калган үкенү
Гомер буе нефтьче булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, яман чир тырнагына эләгеп, катлаулы операцияләр кичергәннән соң да сигез еллап тулы канлы тормыш белән яшәгән каенатамның көз башында кисәк кенә тагын хәле начарланып китте. Танылган табиб-онкологлар тагын бер оперция ясасалар да, анысының файдасы әлләни күренмәде. Без аның хәлен белергә ара ерак булса да, еш кайтып йөрдек. Бер кайтуыбызда әни безгә бер яңалык әйтте: ”Әтиегез тартмый башлады бит!» – диде ул, сөенечен яшереп тормыйча. Беркөнне әти иртән йокыдан торгач үз куллары белән сигарет белән шырпысын чүп чиләгенә ташлаган да: «Бүтән тартмыйм, тартмаска куштылар!» – дигән.
Гомер буе шайтан имезлеген суырган каенатам, өйдәгеләрнең һәммәсен дә гаҗәпкә калдырып шул көннән башлап тәмәке тартмый башлаган. Ләкин гомере бик кыска калган иде шул инде бу чакта. Соңгы көннәрендә тәмәкедән баш тартырлык ихтияр көчен кайдан алды икән ул?! Бәлки, авырту-сызлануларына түзалмагач эченә ут салудан туктарга булгандыр. Бәлки, гомер буе тартуына үкенеп, үзенең терелмәслек чирләп китүендә шул зәхмәтне гаепләп, үзенчә протест күрсәткәндер. Бу безнең өчен сер булып калды. Ә бит бу начар гадәттән иртәрәк котылган булса, безне шатландырып, бәлки, озаграк та яшәгән булыр иде әле каенатам. Ләкин соң булса да, уң булган гамәле оныкларын тәмәке агуыннан араларга ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
Аяк урынана - тояк
Хәзер бу яман гадәттән котылырга теләгәннәр өчен, төрле дарулар, сагызлар, пластырьлар бар. Психологлар да ярдәмгә килергә әзер тора. Ләкин адәм баласы гына бер файдасы булмаганын, бары зарар гына китереүен белсә дә, шул сигарет дигән афәттән аерыла алмый. Агулануның яңа, тагын да серлерәк һәм тылсымлырак юлларын уйлап таба торалар.
Соңгы елларда тормышыбызга еланнар уралган савытны хәтерләткән (карап торырга ук куркыныч) кальян дигән тагын бер зәхмәт килеп керде. Телевизордан Көнчыгыш иләрнең киноларын күрсәтә һәм аларны халык егылып карый башлагач, үзебезнеке иттек бугай без аны. Шәехләр, шахлар да тарта дип, үзебезне шулар урынында тояр өчен, төрле махсус клублар ачылды. Безнең урамда да икәү. Яңалыкка ияреп барырга яратучы яшьләрнең кызы-егете шунда агылды. Аяк урынына тояк эзләсәң, табылып кына тора инде. Адәм баласы аңын агуламый гына, аек акыл белән яшәргә яратмагач һәм теләмәгәч тә ни хәл итәсең...
Фото: https://freepik.com
Комментарийлар
0
0
Хатын-кызлар тарта дигәннән... Онкологик диспансерда ятабыз. Ике хатын операциягә кадәр дә, операциядән соң да гел тартырга йөрделәр. Безнең палатада яткан Ирина "Гомер буе тарттым, химия алганда туктап тордым, курс беткәч. Кабат суырдым. Менә тагын туктап торам", диде. Нишлисең?!
0
0