Быел илебез Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 80 еллыгын билгеләп үтә.
Скопировать ссылку
Быел илебез Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 80 еллыгын билгеләп үтә.
Ил тарихында зур урын тоткан бу канкойгыч сугыш бүген дә дәһшәтле авазын ишеттереп тора.
Туган авылыбыз – Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылыннан Ватанны яклап сугышка 264 кеше киткән. Бу исемлеккә читтә яшәүчеләр дә, Кызыл Армия сафларында булучылар да керә. Шуларның 135е яу кырында ятып калган. 129 кеше әйләнеп кайткан, 111 кеше хәбәрсез югалган. Инде исән кайткан ветераннарның соңгысы булган Абдуллин Госман абый да 95 яшен тутырып, берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Һәм ни хикмәт, күптән түгел нәкъ менә аның каршы күршесе, сугышта хәбәрсез югалган партизан Галимов Фәретдин Нуретдин улы турында хәбәр килеп иреште. Авыл гөж килде: кем ул, кемнең кеме, кайда яшәгән, нәселе калганмы, моны тарихчы Галим белсә генә инде... Галим Гыйлметдин улы Хисамиев башкалада яшәүче авылдашыбыз ул – техник фәннәр кандидаты, медицина университеты доценты, туган якны өйрәнүче тарихчы. Бүгенге көндә аның авыл тарихына, халкына, ижатына багышланган 10 китабы дөнья күрде. Авылның 300 еллыгына багышлап чыгарылган шактый саллы “Шәҗәрәләр китабы” аша гына да бик күп мәгълүмат алдык. Әйдәгез, тарихчы авылдашыбызга мөрәҗәгать итеп, партизан Фәретдин язмышын ачыклыйк.
-Батырлык эзсез югалмый. Авыл советына Беларусь Республикасы Брест өлкәсенең Иваново районы Махрово авылы башкарма комитеты һәм Махрово урта мәктәбе укучылары эзләнү отрядыннан хат килеп төшкән. “Эзләнү эшләре нәтиҗәсендә Пинск берләшмәсенең Лазо Молотовская исемендәге партизан отряды партизаны, Татарстан АССРда (Алексеевск районының Степная Шентала авылы) 1919 елда туган Нурдинов (Нурдиев) Фәритон Галимовичның үлеме һәм беренчел җирләү урыны ачыкланды. Яңа ачылган фактлар белән бәйле рәвештә һәм совет халкының героик үткәне истәлеген саклау максатыннан, һәлак булган Ф.Г.Нурдиновның (Нурдиевның) туганнары турында белешмәләр табуда һәм без биргән мәгълүматны аларга җиткерүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз”, диелгән анда. Авыл Советы җитәкчесе Гөлнар Кыямова мөрәҗәгать иткәч, мин эзләнүләргә керештем. Чынлап та, “Кем ул?” дигән сорау туды баштан. Ни өчен 1960 елларда авылда Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә бу кешенең исеме юк? Анда Галимов Фәретдин бар, ә Нуретдинов Фәретдин юк. ”Память народа” сайтында, киресенчә, Нуретдинов Ф.Г. турында бер документ китерелә, ә Галимов Ф. турында юк. Бу сорауларга җавап ансат кебек тоелса да, җиңелләрдән түгел, үзем төзегән “Шәҗәрәләр китабы” аша шактый эзләнергә кирәк булды. Шуңа игътибар итәргә кирәк, кешенең фамилиясе яки әтисенең исеме дөрес язылмау, әтисенеке урынына әнисенең исемен яки әтисенең, бабасының исемен фамилия урынына язу очраклары булгалаган һәм ул шактый буталчык тудыра. Галимов Фәретдин Нуретдинович һәм Нуретдинов Фәретдин Галимович, ачыклый торгач, бер үк кеше булып чыкты. -Эзләнүләрне кайлардан башладың?
-Интернет буенча Беларусь республикасы Брест өлкәсе Махрово авылы урта мәктәбе музее белән элемтәгә кердем. Ике-өч көннән үк җавап килде. Хат языша башладык. Мөмкин кадәренчә жавап бирергә тырыштылар, булган документларны җибәрделәр. Мәгълүмат алу мөмкинлеге аз. "Шәҗәрәләр китабы"ннан соң Татарстан Республикасы Милли архивында сакланган берән-сәрән документлардан бу гаилә турында эзләндем.
Махрово урта мәктәбе каршында эшләп килүче тарихи-төбәк музее фондын саклаучы мөгаллимә Ирина Кунаховец фикеренчә, 8 батырның 5се мәңгеләштерелгән, аларның җәсәдләре туганнары тарафыннан башка җирләргә күчерелгән. Ә калганнары (коми-пермяк Радостев, татар Нурдиев, карачайлы Гучаев) турында: “Остальные павшие по неизвестным причинам (шушы вакыйгадан соң 4 көн үткәч, ягъни 30 мартта партизаннарның Пинск берләшмәсе таркатылу сәбәпледер) не увековечены должным образом. Так же, как и место боя, где приняли героическую смерть защитники дзота, до сих пор не обозначено как памятное», дип язган.
-Махрово мәктәбе эзтабарлары Фәретдиннең якын туганнары турында сорашкан. Аларга бу хакта җавап юллангандыр бит... -Әйе, авыл советы туганнарының Иваново шәһәренә китеп беткәнлеге һәм авылда якын туганнары булмавын хәбәр итте. Әмма без, якташлары, батыр авылдашыбызның исемен саклау турында кайгыртырга бурычлыбыз, аның каберенә исеме язылып таш куелыр, исеме мәңгеләштерелер дигән өметтә калабыз.
Комментарийлар