Күрше балалары белән уйнап үскән еллар искә төште. Ии-и-и, уйнап та карый идек инде без. Көнозын урамда йөгереп ничек армаган диген син?! “Буяу сатышлы”, “Әбәкле”, “Качышлы”, “Ватык сәгатьле”, “Үрдәк атышлы” дисеңме – берсе дә калмый иде. Уен уйнаганда бура өсләренә кадәр менгән вакытлар бар иде. Курыкмаган да, егылып та төшмәгән. Әллә нинди уйлап чыгарылган уеннары да бихисап иде әле тагын. Бала чакта фантазия көчле була бит инде ул.
Кышын елга өсләре көзге кебек ялтырап торыр иде. Бер бөртек кар төшерми, язга кадәр себереп, чистартып тора идек үзләрен. Кәшәкә сугасы, фигуралы шууычыларныкы кебек хәрәкәтләр ясарга өйрәнәсе бар бит. Чистартмый хәлең юк! Кышын авылны яңгыратып кычкырыша-кычкырыша тау шуган вакытларны күз яшьләрсез искә ала алмыйм мин. Сагынам, бик сагынам сине, балачак...
Таулар шулкадәр биек иде без үскәндә. Хәзер балачак таулары ничектер кечерәеп, чүгеп калган кебек. Чана, чаңгысын тартып бала-чага да килми хәзер таулар кочагына. Тауларның текәлегенә канәгать булмыйча, целлофан пакетларыбызны кыстырып авыл читендәге текә амбар тауларын “яулый” торган идек. Ни өчен пакет тотып дисезме? Шул пакетка утырып шуар өчен. Аның рәхәтлекләрен белсәгез! Шул текә таудан билдән кар ерып көч-хәл белән әвәләнеп үр менүләре тагын да рәхәтрәк иде. Төне буе үзен сиздереп чыккан арт шәрифләрнең авыртуы турында әйтеп тә торасы юк.
Сагынам, бик сагынам сине, балачак... (Гадел Кутуйча булды иде бу әзрәк)
Хәзерге балаларга карыйм да, алар бөтенләй башкача. Аларны кызыксындырыр өчен замана белән бергә атларга туры килә. Тик – ток йолдызы булырга тырышалар, бер – береннән узыша – узыша лайклар җыялар. Мин унике яшемдә күрше балалары белән качышлы, әбәкле уйнап йөргән булсам, минем унике яшьлек малаем өчен бу ят әйбер кебек.
Улым кечкенә чакта да уеннар белән әллә ни мавыктык дип мактана алмыйм. Эшкә яңа чыккан чак. Тырышырга, коллектив, җитәкчеләр алдында үзеңне күрсәтерә кирәк иде. Бала белән уеннар уйнап утырырга, ни кызганыч, вакыт җитмәде. Минем функцияне әлеге дә баягы балалар бакчасы үтәде. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк!
Ә-ә-ә, әйтергә дә онытып торам. Хәзергәчә яратып уйный торган бер уеныбыз бар икән әле безнең. “Без, без, без идек” дип атала ул. Бигрәк яратабыз шул уенны. Аеруча да мин. Өйдә артык шаулаша башласалар: “Әйдәгез әле, “Без, без, без идек” не уйнап алыйк”, – дип хәйләлим. Баш бармакларны тотынышып, безелдәшеп алабыз да, өйдә кимендә ярты сәгатькә тынлык урнаша. Ул тынычлыкның рәхәтлекләре, җәмәгать!
Комментарийлар