Бу вакытта механик минем янга килде.
– Син монда ни эшлисең, сине кем җибәрде? – дип мыгырданды.
– Менә йозакны ачып карарга уйлыйм. Вакытында бу эшкә осталыгым зур иде, – дидем, елмаеп.
Механик, минем елмаюымны әллә үзеннән көлү дип санады инде, бердән күперенеп, кабарынды да:
– Чакырмаган җиргә тыгылма. Вон моннан! – дип аяк тибеп кычкырды.
Бер сүз әйтмәстән, борылдым да кайтып киттем. Гарьлек тамагыма ачы төен булып тыгылды. Шунда барып тыгылуым өчен үземне-үзем тирги башладым.
– Моннан соң инде үзләре килеп аякка егылып, ялынып, ялварып сорасалар да барасым юк! – дип, күңелемә бик нык беркетеп куйдым. Үзем артык ул турыда уйламаска карар бирдем.
Ә күңелдә һаман шул йозак. Аның катлаулы механизмы, чуалчык пружиналары киләләр дә күз алдына басалар. Аның ачкыч тишегенә ике отмычка тыксаң, хәзер ачылып китәр күк күренә иде.
Менә минем янга мастер Москвин килде. Аның кыяфәте, болай, эш юктан йөреп килеп чыккан кешенеке шикелле, игътибарсыз гына. Минем яныма туктады.
– Фәхри, сине йозак ачарга оста диләр, дөресме? – диде.
– Бик артык оста булмасам да, Аллага шөкер, бүгенгәчә кулыма эләккән бер йозакны ачмыйча калган юк әле, – дидем.
– Алай булса, хәзер үк конторага барып, һөнәреңне күрсәтеп кара әле. Анда байның өстәл тартмасын ачарга кирәк.
Бугазыма терәлгән гарьлек төене әүвәлгедән дә ачы булып күренде. Шулай булса да, мөмкин кадәр тыныч тавыш белән җавап бирдем:
– Кайда инде ул безгә директор кабинетында өстәл ачулар! Андый эшкә бездән күп карт, күп тәҗрибәле слесарьлар, мастерлар, ахырында механик үзе бар. Алар булдыра алмаганны без булдыра алабызмыни инде?
Мастер, «алай булса ихтыярың» дигәндәй, борылып янымнан киткән иде, ләкин берничә адым атлагач та, онытылган әйберен әйтергә теләгән кеше шикелле, кире кайтты. Бу юлы аның кыяфәте кискенләшкән, күз карашы гадәттәгечә авырайган иде.
– Я, инструментларыңны ал да марш конторага, живо! – дип кычкырып куйды.
Минем гарьлек зәһәрле шатлыкка әйләнде. Кәефем килүдән шатланып, көлеп җибәрдем.
– Ә, шулаймыни? «Марш конторага!»мыни? Ә анда барсам, механик «марш урыныңа!» дип кычкыра... Юк инде, господа. Мин сезгә алай итеп йөрергә хәерче малай түгел. Ул йозакны ача беләм, ләкин бармыйм. Расчет бирсәгез дә, конторага аяк атламыйм.
Болай нык торгач, мастер аптырап калды. Бер сүз әйтмәстән, мастерскойдан чыгып китте.
Озак та үтмәде, минем янга Василий Петрович Аникин килде.
Ул минем җилкәгә кулын куйды да:
– Я, Фахрейка, әйдә, көчеңне сынап кара. Безне дә бәладән коткар,– диде.
Механик мине конторадан куып җибәргәч тә, анда шушындый бер сөйләшү булган.
Бай борылып өстәл янына килгән дә механиктан:
– Я, ачтыгызмы? – дип сораган.
Механик каушап калган.
– Ачарбыз, Садрый Тимофеевич, ачарбыз.
– Мин ул ачарбызны күп ишеттем. Миңа сүз түгел, эш кирәк. Әгәр егерме минуттан ачмасагыз, аннары үзегезгә үпкәләгез, – дигән.
Механик, үз нәүбәтендә, мастер белән слесарьларга баскан:
– Унбиш минут эчендә йозак ачылмаса, барыгызның да хезмәт хакын киметәм. Слесарьлар түгел сез, сапожниклар, – дигән.
Василий Петрович, егерме биш елдан артык эшләгән карт мастеровой, әле күптән түгел генә герман фронтыннан газ белән агуланып бөтенләйгә гаскәрдән котылып кайткан, үз бәясен үзе бик яхшы белгән кеше, бу ультиматумга бик гарьләнгән. Ул, инструментларын өстәлгә ташлап:
– Болай таяк астында эшләргә мин кол түгел! – дип, конторадан чыгып китмәкче булган.
Механик тавышын йомшарта төшкән:
– Алай кызуланырга ярамый. Ачарга кирәк, ачарга. Күрәсең бит, бөтен контора безне көтеп тора.
– Алай булганда, әгәр чынлап та ачарга теләсәгез, Фахрейканы чакырырга кирәк, ул бу эшнең остасы, – дигән Василий Петрович.
Механик белмәмешкә салышкан.
– Кайсы Фахрейканы?
– Әле генә сез куып җибәргән Фахрейканы. Ул йозак мастеры. Монда ул гына ачса ача алыр.
Механик мыгырданган:
– Аны баштарак әйтәсе калган. Бар, чакырып китер! – дип, мастерга мине чакырырга фәрман биргән.
Мастер минем яннан:
– Килми! – дип хәбәр китергәч тә, механик Василий Петровичның үзен җибәргән.
– Отмычкаларыңны ал да әйдә һөнәреңне күрсәт, – диде Петрович,– югыйсә бай каршында безнең бөтенебезнең базары төшә. Чынлап та, жалованьеларыбызны киметеп кую ихтималы бар. Мин үзем аннан курыкмыйм, расчет алам да башка фабрикага китәм. Ә Беляевның семьясы бар. Ул кая да бара алмый.
Мәсьәлә алай куелгач, мин артык сөйләшеп тормадым. Отмычкалар бәйләмемне алдым да конторага юнәлдем.
Мин кергәндә, конторада бер таркаулык сизелә, директор кабинеты яныннан аяк очлары белән генә басып үтәләр иде.
Комментарийлар