Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт мәчете имамы:
– Коръәндә гайбәт өч төрле сүз белән килә: гайбәт, ифтира, боһтән. Гайбәт ул – кардәшеңдә булган әйберне әйтү. Ифтира – аны кемнәндер ишетеп әйтү. Ә боһтән – булмаган әйберне яла ягып әйтү. Болар бөтенесе дә тыелган һәм гайбәт хөкеменә керә.
Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннары Гайшә (радыйаллаһу ганһә) белән Сафия (радыйаллаһу ганһә) бер-берсеннән көнләшә торган була. Бервакыт Гайшә Сафия турында кулы белән ишарәләп, ул бит тәбәнәк, дип күрсәтә. Шулчак Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Йә, Гайшә, син шундый сүз әйттең, әгәр дә шул сүз диңгез суы белән кушылса, диңгез суын бозар иде”, – ди. Тел белән дә әйтмәде юкса, фәкать ишарә кылды. Димәк, кешең кимчелеген ишарә белән күрсәтсәң дә, хәтта каләм белән язсаң да, аннан көлеп карикатура ясасаң да – болар бөтенесе дә гайбәткә керә.
Элеккеге галимнәр дә гайбәттән җиңел генә котыла алмаган, чөнки гайбәт сөйләү ул кешенең нәфесе яраткан әйбер. Берәү әйтә, берәр кеше турында гайбәт сөйләсәм, бер көн ураза тотарга сүз бирдем, ди. Ураза тота-тота арып бетә бу, ләкин гайбәттән бөтенләй туктый алмый. Шуннан гайбәт сөйләгән саен бер дирһәм сәдака бирергә була. Бер дирһәм – шактый зур акча. Акча ярату сәбәпле, мин гайбәттән туктадым, дип әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар