Яңа ел каникулларында Казанда эре сәүдә челтәренең бер кибете ябылу ыгы-зыгы куптарды: бәйрәмнәрдән соң йоклап туйганнары иртәрәк барып, арба-арба әйбер төяп кайткан.
Ташламаларның 85 процентка хәтле җитүе халыкны этеш-төртешкә китереп җиткергән, кайберәүләр тапталып та калган. Ташламалы бәядән товар алу бәхетенә ирешкәннәр касса чекларын интернетка да элеп куйган: күрегез, алар нинди бәхетле, янәсе, кайберәүләр акчаны янда калдыруны керемгә тигезли. Әмма кичә кирәкмәгән әйберне бүген ярты бәясеннән алу ул – ташламадан соң калган сумманы җилгә очыру гына, алынган товарның сыйфаты булса иде әле. Шөкер, ачлык заманы түгел. Акчаны янга калдырам дип, бер кирәкмәгән әйбер өчен этешеп-төртешү, бер-береңне тапташу кирәкме икән? Ә мохтаҗ булганнар, очын-очка ялгап көн күргән өлкән яшьтәгеләр ул сугышта барыбер җиңә алмый, ишек төбендә егылган бер әбине әнә, тапталып калмасын дип, көчкә тартып алып коткарып калганнар. Киң күңелле бәндәләр бар икән әле, алар шулай кеше коткарып йөргәндә, прилавкалар бушап та калгандыр инде.
Гипермаркетларның ябылуы бер бездә генә түгел. Бу хакта узган ел ахырында ук хәбәр иткәннәр иде. Белгечләр әйтүенчә, андый зур кибетләргә мохтаҗлык кими бара икән, халык хәзер еракка барып, машина парковкасындагы урын өчен көрәшеп, касса янында су буе чират торып, атналык әйбер төяп кайтудан читләшә бара. Ләкин бу иренү-ялкаулыктан гына түгел, ә халыкның кеременә дә бәйле. Ул хәзер бик сибелми, бер баруда берничә меңне чыгарып салырлык хәле булмаганда, атнасына берничә тапкыр өе янындагысыннан бик кирәкле әйберен генә алып чыга. Товар әйләнеше кими бару эре челтәрләргә зыян сала һәм алар ябылырга мәҗбүр. Әмма моның уңай ягы да юк түгел – гипермаркетлар күптән инде кече эшмәкәрлекне кысрыклап чыгарды, алар хәзер авылларга хәтле барып җитте. Тулаем илнең икътисадына алардан бер файда юк, чөнки күбесенең хуҗалары – чит дәүләт гражданнары. Салымы бездә калып, үзебездә генә җитештерелгән товар сатылганда бераз файдасы бардыр, әмма әлеге сәүдә челтәрләре күп очракта товарын да үзе җитештерә яки читтән кертә һәм ул челтәрнең бөтен нокталарында бер үк төрле товар. Кече эшмәкәрләр үзләренең продукциясе белән аларга үтеп керә алмый. Италиядә дәүләт бюджетының 80 проценты кече эшмәкәрлек исәбенә формалашса, бездә ул нибары 4 процент кына.
Итальяннар акыллыракмы, безнең эшмәкәрләр эшли белмиме? Бәлки шартларны гына бераз үзгәртергәдер? Бу очракта гипермаркетларга мохтаҗлык бетү кече эшмәкәрлеккә бераз юл ачылмасмы дип өметләнәсе килә.
Ә халык ташламаларны ярата бездә. Көнбатыштан үтеп кергән «кара җомга» хәзер Россиядә дә киң колач җәя бара. 2018 елда россиялеләр шундый җомгаларның берсендә кеше башына уртача 9ар мең сум акча туздырган. Алда әйтелгәнчә, «ярты бәясенә алдым, димәк, ташлама бәясе хәтле акча эшләдем», дип үз-үзен алдамаса, әлеге 9 мең аның кесәсендә калыр һәм ул чынлап та керемле булыр иде. Сатучы теләсә кайсы очракта да оттырмаячак, «кара җомга»ның максаты да шул бит инде – күбрәк сатарга. Өстәвенә, алдаулар, хокук бозулар бик күп. Хәер, сәүдә өлкәсендә кайчан хәйләсез генә булганы бар, «базарда ике тиле» дигән мәзәк бүген актуаль түгел, тилеләр – прилавканың бу ягында гына. Гадәти көннәрдә дә бәя кәгазьләрен төрле төсләргә буяп, акция дигән булып, халыкның психологиясенә басым ясала, бәясе кимегәнгә күрә генә ул товар аңа кирәк дип уйлап, кеше үз-үзен ышандыра. Әле ярый сугыш, ачлык заманы түгел, 85 процентка бәясе төшкән дип этешеп-төртешеп банан бүлешкән халык ул чагында бер-берсен таптап-изеп үтәр иде.
Бездә тагын дөнья бетә икән бит әле – 2020 саны моның өчен бик кулай ди, саннар серен белүчеләр шулай сөйли. Аның бетүе ничегрәк башланып китәсен беркем белми. Бәлки бер төркем халыкның капчыклар күтәреп, берничә сәгать урамда чират торып, 85 процентлы ташламалы бананны бүлешүе шуның бер күренешедер? Быел ук бетмәсә дә, алга таба да шулай барса, күп калмаган бугай... Авызларының бәхете булганнар
дөнья беткәнче ташламалы бәядән маймыл азыгын ашап калырга кирәк дигәннәрдер...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар