Бакчачылар өчен күңелле чор башланды. Бу көннәрдә алар яңа бакча сезонын ачып җибәрде. Нинди сортларга өстенлек бирергә, үсентеләрне ничек тәрбияләргә? Нинди хаталар җибәрмәскә? Бакчачы-блогер Елена Кузнецова безгә үзенең киңәшләрен бирә.
Скопировать ссылку

Нинди сортлар утыртырга?
Моны һәр бакчачы үзе хәл итә. Үзем һәрвакыт төрле сортларны сынап карыйм. Тәме, уңыш бирүчәнлеге һәм никадәр зур булуына карап, көздән сайлап алам да, язга утыртам. Сатып алганда исә маркировкасына игътибар итәм: F1 гибридмы, әллә сортмы! Гибридлар көчлерәк, һава торышына һәм авыруларга чыдамрак, уңыш бирүчәнлеге дә югары. Әмма аларның орлыкларын язга утыртырга алып калып булмый, чөнки уңышы шундый ук булыр дип әйтеп булмый. Гибридлар баштагы үзлекләрен югалта. Сортлы орлыкларны алып калып була. Алар үзгәрми, берничә ел рәттән утырта аласың.
Гибрид яки сорт булуы орлыкның кабында язылган.
Кайбер орлыклар гади ак кәгазь капта була, төсле шома каптагыларга караганда күпкә арзанрак та торалар. Әмма бу сыйфаты начар дигән сүз түгел. Акчаны янга калдырасыгыз килсә, гадиләрен алыгыз.
Сатуда төсле (кызыл, яшел, әфлисун төсендә) орлыклар да очрый. Алар гадиләренә караганда кыйммәтрәк, чөнки химия яки махсус состав белән эшкәртелгәннәр. Алар авырулардан саклый, орлыклар 100 процент тишелеп чыгуны гарантияли. Үзем аларны сатып алмыйм.
Комментарийлар