Алдан кычкырып йөрүгә караганда, сиздерми, башта ук әйтми эшләнгән бүләк кадерле икән.
Беркөнне эштә сату-алу темасына бәйле кыска гына тренинг тыңларга туры килде. Клиент белән сату-алу эшен яхшырту турында сөйләгән хезмәткәрнең фикерләре кызыксыну уятты. Шунда ишеткән бер кагыйдә аеруча истә калды. Уйланырга нигез тудырды.
«Клиентка бирергә тиешле бер, ике, өчне бир, ләкин, болардан кала, тиеш булмаган (!) дүртне дә бирә торган бул». Ягъни, кушылган, тиешле пунктларны үтә дә, көтелмәгәндә янә куандыр. Үзем шушыны тыңлыйм, үземә алдагы көнне булган хәл кылт итеп искә төшә. Кафеда сыйланып, ял итеп, туклык һәм шатлык хисләре кичергәннән соң, исәп-хисап кәгазе сорадык. Бар да ошады кафеда. Ризыклары тәмле, бу – бер. Хезмәт күрсәтүләре күңелгә ятышлы, бу – ике. Бар җире дә уңайлы кафе, бу – өч, дип пунктлап бәяләп була. Тик исәп-хисап кәгазе белән бергә һәрберебезгә берәр сагыз да китерделәр, бу – дүрт. Шушы тиеш булмаган дүртне алу шундый рәхәт булды. «О, сагыз!» – дип, беренче тапкыр сагыз күргән кебек сөенде күңел. Карале, «бер, ике, өч + дүрт»не болар да белә икән.
Миңа кызык булып китте. Хәтеремдәге вакыйгалардан «бер, ике, өч + дүрт»не эзли башладым. Күптән түгел генә мебельгә заказ бирдек. Заказыбызны кабул итүче хатын-кыз үзенең хезмәткәр буларак эшләргә тиешле барлык пунктларын үтәде. Шуннан, кечкенә генә мендәрчек сузды безгә. Монысы – сезгә, бүләк, ди. Бигрәк күңелле булды шул мендәрне кулга алу. Безгә генә шундый игътибардыр кебек тоелды... И күңел, күңел... Күпме кешенең күңеле сөенгәндер шушы мендәрләргә сокланып.
Кич юлда кайтканда да уйландым. Кагыйдәнең хикмәте каядыр тирәндәрәк яшеренә кебек иде. Уйларым белән әбиле елларга барып тоташтым. Матур гадәт бар бит ул әбиләрдә. Күрше әбигә, апага кечкенә чакта сөт, яки берәр тиз генә кирәк булган башка әйбер артыннан кертеп җибәрәләр олылар. Күрше апасы-әбисе, шул кирәк әйбергә өстәп, сиңа берәр тәмлүшкә дә бирми калмый. Мин бәләкәй чакта «лимонный» конфет «хутта» иде. Әбекәйләр дә, бизнес-тренерларны тыңламаса да, «бер, ике, өч + дүрт» кагыйдәсен каяндыр белгән. Пунктлап карасак: cөт тә бирә, елмаю-җылы сүз дә бүләк итә, күршесенә игелек тә эшли + конфет.
Уйлар белән юл тиз үтә. Кайтып җиткәнне дә сизмәгәнмен. Шул-шул төштә калдырырсыз әле, дим шофер егеткә. Ул тыныч кына «ярар» ди һәм мин әйткән юлга килеп җитеп, әйткән урында гына машинасын туктатмый, өем ягына ук борыла башлый. Аңа карышып, анда ук кереп йөрмәгез, дим. Егет сүзе бер булганга күрә, мин шул арада өемнең ишек төбендә басып та торам. Көн буе «бер, ике, өч + дүрт» белән парлап йөрелде… Тагын кагыйдә.
Алдан кычкырып йөрүгә караганда, сиздерми, башта ук әйтми,бүләк итеп эшләнелгән «дүртләр» ничек кадерле икән. Шунысын истә тоту мөһим, «дүртләр» – матди әйберләр генә түгел... Көтмәгәндә сөенеч китерү – кадерле.
«Бер, ике, өч + дүрт»не бизнеста гына түгел, көндәлектә дә кулланып була икән.
Ләйсән Мусина, “Интертат.ру” сайтыннан
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар