Ирек Исмәгыйлев белән Мөхәммәт Тагаев арасындагы йорт бәхәсе.
Башы: «Судка биреп, йортны аның үзенә кайтарасыбыз килә».
Икенче якны да тыңладык. Ягъни, Питрәч районының Кощаково авылында ике катлы йорт төзеп, Ирек Исмәгыйлевка саткан Мөхәммәт Тагаев редакциягә килде.
Ну хәзрәт... – Бу җир кишәрлеген мин игълан буенча эзләп таптым. Килеп карадым – тип-тигез, мәйданы да миңа керәкле генә – 8 сотый. Уңайлы җирдә урнашкан. Ошаттым. Хуҗасы белән килешкәнче, кишәрлекнең барлык документларын да карадым, тикшердем әле – тәртип иде. Ә анда элек иңкүлекле ерганак булган, сатып алганда мин аны белмәдем. Күршесендә генә сатылган шундый ук ике җир кишәрлеге тулысынча ерганак өстендә булып чыкты. Икенче кишәрлекне сатып алган кешенең йорты бер метрга авышты, хәттә бер метр тирәсе җиргә дә батты, ышанасызмы? Ә минекенең яртысы әйбәт җирдә, калган яртысы гына ерганак өстенә туры килә. Боларны мин ике елдан соң гына белдем. Апага дип салган йортым ул. Төзелешкә акчаны кызганмадым, нигезен дә нык итеп – 30 сантиметрлы арматуралы субайларны һәр метр саен өчәр метр тирәнлеккә суктырдым. Алексей күрше чыга да, аптырап карап тора иде. “Үзем өчен эшлим, нык булсын”, – дия идем. Йортны кыйммәтле кирпечтән күтәрдем. Моны экспертизалар да раслый ала. Махсус төзелеш эшчеләре бригадасы ялладым, ярты ел эчендә ашыкмыйча гына өлгерттеләр, – ди Мөхәммәт.
2019 елны салынган йорт, ишеген ачып кергәнче, бер ел тора әле. Сөйләвенчә, апасы төрек егетенә кияүгә чыга да, чит илгә китеп бара. Акча кытлыгы туып, энесеннән йортны сатып бирүен сорый. Мөхәммәт каршы килми.
– Сатуга да мин аны артык кыйммәт бәядән куймадым. Сатып алырга теләүчеләр, Мостафа (Ирек) хәзрәттән тыш та бар иде. Иң соңгы кеше булып ул килеп карады. Дин кешесе дә булгач, тели икән алсын, дидем, башкаларны кире бордым. Йортның сату-алу эшен башлар өчен, ике-өч ай көттем. Башта аңа банклар акча бирмәде, менә шул сәбәпле сату-алу килешүенә йорт бәясен 3,5 миллион дип язарга туры килде дә. Анысын да көч-хәлгә алды әле ул. Иминият компаниясе, йорт хакын бәяләүче оешмадан килеп тикшерделәр, карадылар. Бу эшләрсез аңа бер генә банк та бурычка йорт рәсмиләштерми. Калган 2 миллионын ул акчалата бирде, – ди Мөхәммәт.
Ну, хәзрәт... Риелторлар сораганга, дип ышандырган иде, ә бит аның мөһимлеге үзе өчен булган икән әле.
“Судка бирсен” “Предчистовая” хәлендә алынган йортның соңгы төзекләндерү эшләрен Мостафа үзе башкара. Әмма Мөхәммәт белән дә “хезмәттәшлек”не өзми. – Күченеп, яши башлагач ишегалдына бетон коеп, койма баганалары утыртып бирергә сорады. Ризалаштым. Эшчеләремне чакыртып эшләттем. Өч баласы бар дип, тотылган материал бәясен генә сорадык, кул көченә дә өстәмә бер тиен дә алмадык. Күреп торам бит хәлен. Бурычлы, балалары бар, бик хөрмәт итәм мин ул гаиләне. Ярты ел вакыт үттеме икән, ноябрь ае дип хәтерлим, диварда ярык бар, дип фото җибәрде. Өстемә бер чиләк кайнар су койдылармени. Ук кебек очып килдем. Карадым. Чынлап та ярык бар. Җир кишәрлеген саткан кешегә шалтыраттым. Дөресен әйт, мәйтәм. Ерганак иде, өч ел элек тутырдым, шул килеш басылып торды, диде. Нәрсә белән тутырганын үзе генә белә бит, өстендә кара җир иде дә... – ди Мөхәммәт.
Физик заттан сатып алынган йорт. Сату-алу килешүендә гарантия хакында бер сүз дә әйтелми. Күпләр аңа кул селтәргә куша шул чакта.
– Аллаһы исеме белән ант итеп әйтәм, өстемә рәнҗешләрен аласым килми. Кечкенә балалары бар дидем, минем урында башка берәү мондый адымга бармый да иде. Хатыны белән икесен утырттым да, ике юл бар, дип аңлаттым. “Беренчесе – йортны миңа кире кайтарасыз, акчагызга кире бирәм дә, саубуллашабыз. Икенчесе – йортны үзем төзекләндерәм. Махсус биек йортларны күтәрүче егетләрне чакырам, йорт астындагы җирне ныгытабыз, өстәмә субайлар сугабыз”, – дидем. Хатыны елап җибәрде. “Юк, йортыбызны бик яратабыз, кире кайтармыйбыз, төзекләндереп кенә бир”, – дип сорады, ире аңа кушылды. “Хәзер түгел, язга. Инде кышка атлап кердек, җирдән туң киткәнне көтәргә кирәк. Йорт тагын уйнармы, әллә урынына утырырмы, анысы да яз көне генә күренә”, – дидем. Яз җиткәч, йорт тагын да катырак утырды... Ант итеп әйтәм, яз җиткәнче мин тынычлап йоклый да алмадым. “Бу йортны төзекләндереп куйганчы, монда тормагыз. Әйдәгез, мин сезне фатирга күчерәм, акчасын да үзем түлим”, – дидем. Ризалашмадылар. Шунда яшәделәр. Йортны төзекләндереп бирү турында хәзрәт белән икә арада килешү төзедем. Коры сүзгә ышанып кына, мин дә акчамны суга сала алмыйм. Шуннан эшкә керештем. Ижевск шәһәрендәге махсус оешманы чакырттым. Профессионаллар. Үз техникаларын, җайланмаларын төяп килделәр. Исмәгыйлевлар белән алар арсында да 5 еллык гарантиягә килешү төзелде, ире дә, хатыны да кул куйды. Моннан соң йорт кабаттан кыегаямы, утырамы – җаваплылык оешма өстендә. Йорт астындагы җирне тулысынча ныгыттык – метр саен инъекция ясадык, сыек пыяла белән бетон катнашмасы тутырдык, өй хәзер “подушка”да утыра. Моннан тыш, махсус геологик тикшерүдән соң, 28 яңа субай суктырдык. “Йорт тигезләнде, күтәрелде!” – дип хәзрәт үзе дә куанды. Җимерелгән почмакларны терәүләр белән тигезләдек, тарттырдык, диварның тышкы ягындагы кирпечләрне берәмләп алып, яңасын куйдык. Бик күп эшләр эшләнде. Тышкы яктан өр-яңа иткәч, хуҗаларның һәр “капризын” үтә, канәгать калсыннар”, – дип, эчке эшләрен эшләргә аерым кеше билгеләдем. Мин аңа көн саен 3,5-5 мең түләдем. Ул да арыды, әле анысы, әле монысы ярамый, дип үзәгенә үтсәләр дә түзде. “Сез канәгатьме? Үзегез сайлаган вариант иде. Гаиләгезне хөрмәт итәм”, – дип матур итеп саубуллаштык. Күпме акча нәрсәгә тотылган, бөтен чеклар бар, җыя бардым. Килешү кәгазе дә тәртиптә, – ди Мөхәммәт.
2 миллион сум турында да исенә төшердем. Хәзрәт кабат мине ялгышрак “сукмак”ка борган.
– Минем янга әле бер, әле икенче кеше җибәрә. “Сорауларыгыз булса, судка барыгыз, ник минем янга киләсез”, – дим. Алар кебек мин дә сөйләшә беләм. Аннары юристлар шалтыратырга кереште. Хәзер таләпләре – Кощаково авылында йорт салып бирергә яисә 8,5 миллион акча кайтарырга тиешмен. Хәзрәт әле минем өстән акча эшләмәкче! Ул йортның бәясе саткандагыча – 5,5 миллион сумнан артмый. Әгәр дә үзе килеп, әйбәт кенә сөйләшсә шул бәягә кире ала идем. Ә аның юристлары төн берендә язып, акча даулый. Инде сөйләшмим дә, судка барсыннар, – ди Мөхәммәт.
Ике якның да юристлары очрашып сөйләшә. Бар да ачык – суд кына хәл итә ала. Ә хәзрәт юристларны алмаштырып кына тора, һәрберсе эшне яңабаштан өйрәнә, шалтыратып тинтерәтә. Сүз уңаеннан, хәзрәтнең соңгы юристы белән без дә берничә мәртәбә элемтәгә кереп карадык. Мессенджердан да яздык, җавап бирмәде.
– Аңлатып биргәч, югала алар. Сүзе бар икән, хәзрәт нишләп үзе шалтыратмый ул? Судка бирсен, – ди Мөхәммәт.
Ерганаклы өч урам Кощаково авылы җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова белән дә элемтәгә кердек. Ә ул бу хәлләрдән бөтенләй хәбәрдар түгел икән, үз җирлегендә Ирек Исмәгыйлевнең яшәп ятканлыгын да белми.
– Безнең авылда ерганакны тигезләгән 3 җир бар, өчесендә дә йортлар ярыла. Бу – Зеленая, Центральная, Тополиная урамнары. Гаилә дустым, белә торып шундый урыннан йорт сатып алды, кисәттем, тыңламады. Бер генә ел яшәде, йортның диварлары ярылды, хәзер әнә судлашырга төзүчеләрне эзләп йөри. Мин Ирек Исмәгыйлевны бүгенгәчә күргәнем юк. Авылга йорт сатып алырга килгәч, авыл җирлеге идарәсенең кайдалыгын белә бит, нишләп кереп киңәшмәгән? Авыл җирлеге идәрәсе нәкъ менә борчу-гозерләр тулы чүп чиләген китереп каплау өчен бит инде. Мин әлеге йортны барып та карамыйча: “Хәзрәт, бу йортка якын да килмә, ерганаклы урын, йортсыз каласың, дия идем. Киңәшле эш – таркалмас, дигән борынгылар да. Сергей Богданов теге елларны шул иңкүлек-ерганакны алып, тигезләде дә, өч кишәрлеккә бүлеп сатты. Авыл җирендә бит иңкүлекле хуҗасыз җиргә чүп ташларга яраталар. Чүп ташлаучылар да шул ук урам кешеләре. Шикаятьләр дә язып карадылар, милиция дә, экологларны да чакырттылар, имеш, чүплексез калалар. Берсе дә Сергейны җиңә алмады. Аннан, җирне сатар өчен әзерләгәндә, тигезләргә берәү дә яхшы туфрак китертми. Кишәрлекнең үз җире түгеллеге дә күзгә күренә ул. Урлаучы да, урлатучы да гаепле диләр. Боларның хәле судта гына карала ала, – ди Зөбәйдә Саттарова.
Суд. Шунсыз булмый. Ә хәзрәт барыбер теләгенә иреште – кеше кулы белән күмер тоттырды, татар җәмәгатьчелеген шаулады. Бүген гаиләсе белән кеше фатирында вакытлыча яшәгәне өчен Ульяновск шәһәрендәге татар бае ай саен 22 мең сум түли. Очрый бит үзенең юлында яхшы кешеләр! Без дә шулар исәбендә идек. Ләкин, хәзрәт, алга таба Аллаһы ташламасын, ә без зур гына нокта куябыз.
Комментарийлар
0
4
Хэзрэтлэр бигрэк бай яши эээ
0
0
0
0
Әкәмәт...
0
0
0
0
Аллаһы юлындагы хәзерәтләр алай эшләргә тиеш түгелдер инде
0
0
0
0
Хәзерәтләр,дин юлындагы кешеләр дөрес түгелдер болай эшләүләре.Шушының кадәр әшләр әшләтеп,риза түгелме?сезгә кире аласыгыз булган өегезне.
0
0