16+

«Судка биреп, йортны аның үзенә кайтарасыбыз килә»

Ике катлы йортының бер почмагы җиргә иңә. Нигезенең ике почмагында әзме-күпме ныклык бар әле. Йорт авыша.

«Судка биреп, йортны аның үзенә кайтарасыбыз килә»

Ике катлы йортының бер почмагы җиргә иңә. Нигезенең ике почмагында әзме-күпме ныклык бар әле. Йорт авыша.

Диварлар ярыла. Түшәм шуа. Тезләнергә әзерләнгән йорт хуҗасының үз хәле тагын да хәтәррәк – операциягә әзерләнә. Йөрәгенең ике клапаны кипкән, алмаштырырга кирәк, диләр.   

Сатучы – алдаган, сатып алучы – алданган
Ирек Исмәгыйлев соңгысы хәлендә. 26 елдан бирле аңа Мостафа хәзрәт дип эндәшәләр. Агач эше остасына укып йөргәндә, укуын ташлап, “Мөхәммәдия”гә күчкән Казан егете исемен үзгәрткән. Элегрәк җитер-җитеш тормышта яшәп, инде бәхетле көннәр насыйп булды дип сөенгән гаиләнең мөлкәт бәхетләре ватык көзгене хәтерләтә. 

Хатыны Ләйсән белән кавышкач та, башта әти-әниләре янында, соңрак кеше почмагында яшиләр. Ир белән хатын аерылышу сынавын да кичә, шөкер, кабат кушылалар. 2014 елда ипотекага бер бүлмәле фатир сатып алалар. Киләчәкне дә уйлыйлар, балалар  да ишәя – өчәү (!), кысанлык та сиздерә. Йорт эзли башлыйлар. 

–    Бер бүлмәле фатирыбызны 4,5 миллион сумга саттык та, Питрәч районының Кощаково авылында 5,5 миллион сумга ике катлы йорт алдык, – ди гаилә башлыгы. – Бигрәк беркатлы инде үзебез. Фатирны юньгәрәк сатып, бер мәртәбә дә кием элмәгән өр-яңа шкафларыбызны калдырып киттек. Төпчегебез туган гына иде, йортны үзем генә килеп карадым. Берничә йортка күз салган идек тә, фатирыбызга ана капиталы акчасы кушылганлыктан, администрация бәяләмәсе аша эшләнелде. Башкаларында әле мич беркетелмәгән, әле суы юк дигәндәй, монда барысы да көйләнгән, яшәү шартлары уңай. Төзелеп, кара эшләре беткән, обойлар ябыштырасы да, идән-түшәмне төзекләндереп бетерәсе генә калган иде. 2019 елны салынган йорт ул. Без 2020 елны документ эшләре белән йөри башладык, 2021 елның җәендә – 15 июнь көне күчендек. 

Шәхси төзелеш оешмасы җитәкчесе Мөхәммәт Тагаевның иң беренче салып саткан йорты бу. Хәзер, булган мал-мөлкәтен, оешмасын да үз өстеннән күчереп бетергән, диләр. Әмма Мостафа аны бик яхшы кеше дип шәрехли. Ике ир ул чакны йортны сүздә – бер, ә кәгазьдә икенче бәядә килешәләр. Сату-алу килешүенә йортның бәясе 3,5 миллион сум дип теркәлә. Алгарак китеп булса да әйтим, Мостафа шушы урында бер ялгыша. Йомшаклыгымы, ярдәмчеллегеме беләнме, Мөхәммәтнең үтенеченә буйсына. Соңрак шул изгелеге үз башына таш булып килеп төшә.

–    Ярты ел яшәгәч, дивардагы обой кузгалды шикелле – хатыным күрде. Бераздан ярыклар барлыкка килде. Яңа йорт утыра, дип борчылмадык. Гаилә дусларыбыз кунакка килгәч: “Хәзрәт, синең йортың дөрес салынмаган бит”, – ди. Ышанмадык. Ул үзе дә төзүче, махсус җайланмаларын алып килеп тикшергәч: “Йортың авышкан, 15 миллиметрга”, – диде. Ярыклар да зурая башлады. Барысын да төшереп, Мөхәммәткә җибәрдем. “Күзәтергә кирәк. Хәбәрдә торыйк”, – диде,  матур гына сөйләште. Язга кадәр мин аны борчымадым. Яз көне булды хәлләр... – ди Мостафа.

Шушы урында ул икенче тапкыр ялгыша, йортның авария хәлендә икәнлеген дәлилләп, сатучыга кире кайтарасы гына...

Чүп өстендә нык буламы йорт?
Төзүче булмаган кешеләр дә аңлар, туң киткәндә җир уйнап ала. Нык җиргә салынган йортлар бу хәлне сизмиләр дә. Ә менә хәзрәтнең йорты чүп чокырына – ерганакка туры килгән. 

–    Без күченгәч тә, күршеләр йөгерешеп килделәр. “Сезнең йортыгыз чүплек өстендә, тирән ерганак өстендә утыра”, – диләр. Аптырап калдык, – ди Ләйсән. – Бу урынга бөтен авыл шактый еллар чүп түккән: төзелеш калдыклары, черегән такталар, агачлар. Хәтта якындагы җәнлек үстерү совхозыннан тирескә кадәр бирегә китергәннәр, диләр. Чүплек ерганагын юрист булып эшләүче авылдаш рәсмиләштергән дә, җир белән тигезләгән. Кишәрлекләргә бүлеп саткан. Көн дә безнең күзгә карап эшкә китә... Бер урамда яшибез. Мөхәммәт, мине дә алдадылар дисә дә, авылдашлар аны, белә торып йорт күтәрде, диләр. Безнең кебек ышанычсыз җиргә йорт җиткергән тагын берничә гаилә бар. Алар да борчулы. Берсенең нигезен нык итеп салганнар, ә икенчесенен диварлары ярылган, сата алмыйлар. 

Йортта ярыклар зурая төшкәч, Мөхәммәткә бүтән чара калмый, төзекләндереп бирергә килешә. Ижевск шәһәрендәге махсус “Основа+” төзелеш-монтажлау оешмасы эшчеләрен чакырта. 

–    Авышкан биек йортларны күтәреп төзекләндерә торган оешма ул. Алар эшләгән йортлар янында минеке кечкенә генә. Нигезгә бер метр саен яннан тишекле торбалар кагып керттеләр дә, эченә сыек пыяла агыздылар. Төзелештә бу инъекция ясау дип атала. Җитмеш көнсез, ул катмый торып, йортка тотынырга ярамый, дип киттеләр. Ә без, көтеп, плитә астында кала яздык, – ди хәзрәт.

Балалар бүлмәдә, хәзрәт үзе исә нәкъ шул бәхетссез почмак янындагы залда йоклый. Йортның “ертылырга” азапланып сыкраган тавышына уянып китә. 

–    Плитә астында калам дип торам. Дивар урыннан кузгалды, ярыклар зурайды,  ике арадагы җылыту материалы урам якка да чәчелгән, өйгә шактый чәчелде. Түшәмнең бер почмагы асылынып торган, ничек идәнгә кителеп төшмәгән? Дусларым минем хәлне беләләр бит, нигез субайлары ничә метр тирәнлеккә кагылган икән, тикшерик әле, дип экспертиза ясаттылар. 9 метр тирәнлеккә төшәргә тиеш булганнар, шул очракта гына каты грунтка эләгәләр. Ә минем йортта иң тирән субай 8 метрга кагылган, ярый әле анысы тыгызрак җиргә – элек юл өсте булган җиргә туры килгән. Ерганакка кагылганы 3,5 метр гына. Икенче дустым бораулый торган трактор җибәрде. Астагы хәлләрне тикшерделәр, төзелеш калдыклары да, тирес тә, агач та чыкты. Йортның нигезен тугыз метр тирәнлектә ныгыту да коткара алмый, чүп чери бит. Нигез астында аз гына бушлык калса да, ярыла икән, – ди Мостафа. 

Җитмеш көн үткәч, Мөхәммәтнең эшчеләре йортны төзекләндерергә керешәләр. Почмакларны эчке яктан терәүгә тимер куеп тарттыралар, ярыкларга измә сылыйлар, чүккән идәннәрне күтәрәләр, тигезлиләр, диварларны обойлыйлар, ә тышкы яктан ярылган кирпечләрне берәмләп алалалар да, яңаларын урнаштыралар. Кыскасы, мозайка сыман сүтеп җыялар. Ләкин бу да коткармый.

–    Һәр алмашынган кирпечкә, измә сылаган ярыкларга саннар язып – маяклар билгеләп бардык. Алар йөзгә якын. Көндәлек карап чыгам, ярыкларда үзгәреш бар, – ди ул.

Ышанма инде һаман

Мостафаның ихласлыгы, кешегә ышанучанлыгы өченче ялгышыннан да саклап кала алмый. Мөхәммәт сузган кәгазьләргә кул куя. Тегесе имзаланган төзекләндерү килешүенә соңрак үтәлмәгән эшләрне дә өстәп куя. Ә йортны тулысынча төзекләндереп бетерү эшен 2 миллион сум дип тәгаенли.

–    Санап карадык, 1,2 миллион сумга төшкән эш. Ләкин аның да нәтиҗәсе булмады бит менә, йорт чүгә дә чүгә. Мин озак көттем, хәзер телефонны да алмый, сөйләшми дә. Эшне юристларга тапшырдым. Судка биреп, йортны аның үзенә кайтарасыбыз килә, сүтеп аңадан корсын, дөресләп. Ә безгә икенче йорт бирсен. Болай килеп чыгуын теләдекмени? Йорт ипотекада, тагын 29 ел түлисе, ай саен 28 000 мең сум. Монысына гына көч җитә дә, әле бит вакытлыча кеше фатирында яшибез. Аның түләвен дә 25 мең сумга күтәрәсе иделәр, хәлемне аңлап, 22 мең сумга калдырдылар, – ди Мостафа.

Мондый чакта ир йөрәге тыныч була алмый. “Основа плюс” оешмасының генераль директоры белән элемтәгә керә ул. Рәхмәт төшкере, үзе килеп чыга. Эшләрнең катлаулыгын да күрә. Ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Егетләрне ашатсагыз, материал алсагыз, эшләгән өчен акча да алмыйм дип өметләндерә. 
Гаилә башлыгы йорт тирәсенә көн саен ком сибә. Нигез кырые тоташ җирдән аерыла. Йорт авырлыгы белән көннән-көн авышу нәтиҗәсендә шулай ул. Икенче катка менгәч тә басып торуы җайсыз, авышлык сизелә. Ә бит шул кадәр матур итеп эшләнгән үзе югыйсә. Икенче катта балалар бүлмәсе. Ноябрь аенда армиядән кайтасы Солтанныкы, 15 яшьлек Рәйханныкы, 4 яшьлек Кадриянеке, махсус киемнәр эленеп торыр өчен эшләнгән бүлмәләр... Шунда ук бәдрәфе, төзекләндерелүе заманча. Ләкин рәхәте насыйп булу шикләндерә.

–    Мин көн саен гөлләргә су сибәргә киләм дә, керләрне юдырып китәм. Тиен санап яшибез, суыткычны да кабызмыйбыз. Шәһәр җирендә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү генә дә 8-9 мең тирәсе. Мостафаның да саулыгы чамалы. Алда ни көтәдер безне, билгесез, – ди Ләйсән ханым.

Төннәрен Мостафа бирегә килеп куна әле. Тыйнак кеше ул. Мәчетләр каршындагы курсларда белем биргән остаз, аксамыйча тормыш йөген тартырга тырыша да. Судлашу да озак вакытка сузылыр кебек. Йортын да елның елында ныгытып торасы. –    Әлегә диварлар ярылудан туктады кебек. Җәйләрен җир утыра, көзен тагын уйный башлый. Язга кадәр монда яшәү куркыныч. Ишегалдында төзелеш материаллары ятканга да килеп кунам, йортны иясез калдырып булмый, – ди гаилә башлыгы. 

Күпьеллык чүплек өстендә йорт җиткерелгән икән, экология министрлыгына да, авыл җирлегенә дә, йортны төзеп сатучыга да сораулар юк түгел. Шикләнмим, алар судта яңгырар да. Ә җаваплар җыелмасыннан туган вазгыять прокурор өстәлендә дәвам итмәгәе. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading