Минем заводта эшләгән һәм тулай торакта ялгыз чиләнеп яшәгән яшь чагым.
Завод янында гына хәрби хезмәттә эшләгән рус милләтеннән булган танышларым тора. Шул елны аларны Себер якларына командировкага җибәрделәр. Каникулдагы үсмер улларын әти-әтиләренә тапшырдылар, фатирларында яшәүче бозау чаклы, 70 кило чамасы авырлыктагы дог токымлы этләрен минем карамакка калдырдылар. Бөтен уңайлыклары булган фатирга эт белән яшәргә күчеп, рәхәтлеккә ирешермен дип уйлаган идем. Юк икән бит, планым уңышсызлыкка очрады.
Хуҗалар өйдә вакытта эт мине үз итте. Ләкин үзен ташлап киткән хуҗаларына үпкәле эт мине фатирга кертмәде. “Инде ничек этне үземә ияләштерим икән?” дип аптырашта калдым. Циркта эшләгән чорда үзара аралашып йөргән Василий исемле тәҗрибәле ветеринар бар иде. Шул танышым искә төште, телефонын эзләп табып, шалтыраттым. Василий миңа бик акыллы киңәшләрен бирде:
- Башта итне шакмаклап тура, аннары табада җиңелчә кыздырып ал. Фатирга кинәт кермә. Ишекне әз генә ачып, 1-2 кисәк итне эткә ат. Моны ашыкмыйча 2-3 тапкыр кабатла. Бераздан тыныч тавыш белән сөйләнә-сөйләнә, саклык белән кер. Эт кешене аңлый торган акыллы хайван. Ләкин күзенә карама! Гел аңа ит кисәге биргәлә. Үзеңне тыныч тот. Аңа бервакытта да кычкырма һәм сукма, кыйнама. Этләр бик үчле булалар. Шуны онытма!
Василий биргән киңәшләрне тотып, нәкъ ул кушканча җиренә җиткереп эшләдем. Эт мине фатирга кертте. Ләкин үземне гел күзәтеп торды. Проблемалар бер-бер артлы туып торды. Хуҗасының яңгыр яуган көнне пычракка буялып кайткан этнең аякларын ничек газапланып юганын күргән идем. Хуҗасы этә-төртә аны ванна бүлмәсенә кертте. Өстерәп диярлек ваннага кертеп бастырды, көч-хәл белән пычрак аякларын юды. Эт нык карышты, ризасызлык белдереп ырылдады. Кич-кырын аның белән урамга чыктык, озаклап йөрдек. Тагын аякларын ничек юарга, дигән сорау туды. Тагын танышыма мөрәҗәгать иттем. Василийның:
- Ишектән керүгә, ванна ишеген ачып, эчкә уз һәм эткә ит кисәге каптыр. Ул синең янга кергәч, ванна эченә бас. Эт синең арттан кабатлар. Син аны гел ит белән сыйлап кызыксындырып тор. Шунда аякларын ю, – дигән икенче киңәшен тагын нәкъ ул өйрәткәнчә эшләдем һәм теләгемә ирештем. Өченче тапкыр шулай кабатлагач, этем, урамнан кайтуга ванна бүлмәсен кереп, ванна эченә басты, рәхәтләнеп аякларын юдыртты. Мин дә аны гел ит белән сыйладым.
Этем урамнан арып кайткач, фатирга килеп керүгә, залдагы диванга килбәтсез итеп сузылып ята да, ялкау ирләр кебек гырлап йоклап та китә иде. Миңа аның бу гадәте бер дә ошамады. Ләкин ничек биздерәсен үзем белмим, тагын Василий танышым ярдәмгә килде. Ул, эт йоклап китүгә, тузан суырткыч кабыз. Кинәт пәйда булган көчле тавыш эткә нык тәэсир итәчәк, дип киңәш бирде. Мин дә шулай эшләдем. Гырлап яткан этем, тузан суырткыч тавышын ишетүгә, диваннан сикереп төште һәм ачуланып, тавыш чыгарган әйбергә карады. Шул рәвешле, башка ул диванга бөтенләй якын килмәде. Гел үз келәменә ятып йоклады.
Мин кухняда ашап утырганда, эт гел сырпаланып, янымнан китмичә, миңа тынычлап ашарга ирек бирмәде. Бу хәл дә мине борчуга салды. Чишелешне тагын ветеринар танышым әйтте. Ә ул бик гади икән! Балаларны иң беренче ашаткан кебек, миңа да башта этне ашатырга кирәк булган, ләбаса! Бала-чагасы булмаган, ялгыз ир-атның башына бу уй каян килсен инде?! Шулай итеп монысы да җиңел генә хәл ителде.
Эт белән урамда йөрергә ике тапкыр: иртән һәм кичен, гел бер вакытта чыга идек. Чыгуга, хәҗәтен бер үк урында үтәде. Бер ара этем авырып китте. 4 көн урамга чыга алмадык. Василийга сөйләп аңлаткач, ул борчылмаска кушты, этләр белән андый көйсезлекләр була, дип тынычландырды. Аның чираттагы киңәшләрен тотып, даруханәдән тиешле дару-витаминнар алдым. Үзем дә медик буларак, этне өйдә дәваладым. Урамга чыкмаган көннәрдә аны фатирдагы бәдрәфтә хаҗәтен үтәргә өйрәттем.
Шул рәвешле, бу акыллы эт миңа тиз күнекте, без чын дусларга әйләндек. Үзем дә аңа бик нык ияләштем. Завод эшем 300 метр чамасы гына ераклыкта булгач, төшке аш вакытында да этне карап килергә җай таба идем.
Бер айга дип киткән хуҗалар ике айдан артык йөреп җәй ахырында гына әйләнеп кайттылар. Хуҗаларына этнең бөтенләй исе китмәде, бары минем боерыкларны үтәвен дәвам итте. Эттәге үзгәрешләрне күреп, гаилә башлыгы: “Бу безнең эт түгел, син аны, ниндидер сәбәпләр аркасында алыштыргансың, шуңа безне танымый”, – дип мине аптыратты. Ә уллары кайтып кергәч этнең ничек шатланганын белсәгез иде! Бары шул мәлне генә хуҗа кеше этнең үзләренеке икәненә төшенде.
Хайваннарда да хис бар, стресс була. Чөнки хыянәтне, ташлап китүне, кешеләр кебек, бик авыр кичерәләр. Алар да үпкәли, ачу саклый беләләр икән. Мин өйрәткән эт тә, үзен ят кешегә калдырып, озакка киткән хуҗаларына нык үпкәле иде.
Шәфкать Ганиев, Ижау.
Комментарийлар