16+

Әни ашханә ишеге янына килеп баса да: «Кызлар! Бәбәйлим! – дип кычкырып җибәрә...»

«Әни булу җиңелме?» Бу сорауны һәр хатын-кыз үз гомерендә бер тапкыр булса да үзенә бирәдер. Минем әни булганыма әле сигез генә ел, шулай да берникадәр нәтиҗәләр ясарга өлгердем.

Әни ашханә ишеге янына килеп баса да: «Кызлар! Бәбәйлим! – дип кычкырып җибәрә...»

«Әни булу җиңелме?» Бу сорауны һәр хатын-кыз үз гомерендә бер тапкыр булса да үзенә бирәдер. Минем әни булганыма әле сигез генә ел, шулай да берникадәр нәтиҗәләр ясарга өлгердем.

Нинди генә авырлыклар булмасын, бу дөньяда ана булу бәхетен берни дә алыштыра алмый. Һәм син моны бары тик үзең әни булгач кына аңлыйсың.

Минем туу тарихым үзе бер юморга тулган гомерлек истәлек булып калды.

Минем әнием – Галимова Гүзәлия Шәмсерахман кызы – 1967 елның 23 августында Кукмара районы Ташлы-Елга авылында туа. 1989 елда Кәчимир авылына килен булып төшә. 1990 елда абыем дөньяга килә, ә алты айдан әнием минем белән авырлы икәнен белә. Башта курка, чөнки беренче баланы бик авырлык белән тапкан була. Шулай да курку, шикләнү, сөенеч белән тулы тугыз ай сизелмичә уза. Ул елларда УЗИ дигән нәрсә юк әле. Табиб, тышкы билгеләргә карап, әнине «кыз бала булачак» дип куандыра.

21 февральдән 22 февральгә каршы төн. Урамда – 35 градус салкын. Әни тулгак башлануын сизә. Ә әти түр бүлмәдә хоккей карый. Әнинең үзгәргән йөзен күреп, ул:
– Авыртамы? Башланды мәллә? – дип сорый.
– Ю-у-ук, бар да әйбәт, кара хоккееңны тынычлап, – дип җавап бирә әни.

Ни өчен яшерә? Әти тынычлап уенны карап бетерсен өчен.

Иртәнге дүрт тулганда хоккей тәмамлана, һәм әни: «Вакыт, машина кирәк», – ди. Үз машинабыз булмаганга күрә, әти авыл буйлап машина эзли, әмма мондый суыкта бер машина да кабынмый. Шулчакны төнге сменадан Раиф абый кайтып туктый. Алар бергә район үзәгенә – бала тудыру йортына юл ала.

Әнине абыемны табарга ярдәм иткән табиблар каршы ала. Куркып калалар: абыйны әни 16 сәгать авыртып тапкан була бит. Вакыт уза, тулгак әкрен килә. Табиблар:
– Гүзәлия апа, әле вакыт җитмәгән бугай. Ашап алыгыз, аннары тиз генә ашап булмас, – дип киңәш итә.
Әни ашханә ишеге янына килеп кенә баса да, кинәт:
– Кызлар! Бәбәйлим! – дип кычкырып җибәрә.

Унбиш минуттан мин дөньяга киләм.

Әни, мине күргәч, елмаеп:
– Абау, кыз дигән идегез бит... Нишләп болай ябык, озын? – дип куйган. Озын, ябык гәүдәле, ап-ак тәнле, күзгә кадәр төшкән кап-кара озын чәчле булып туганмын. Бүген дә без шул мизгелне көлеп искә алабыз. Иң кызыгы – беренче тапкыр чәчемне алганнан соң алар ап-ак булып үсә башлаган һәм шулай калды да.

Әти-әнигә биш малайдан соң беренче кыз тууы – зур шатлык. Бу хәбәрне ишетүгә, –35 градус салкынга карамастан, әнинең әтисе  мәрхүм Шәмсерахман бабай чанасын, атын җигеп, егерме чакрым юлны урман-басулар аша үтеп, шул ук көнне районга килеп җитә.

«Бала табу йорты каршында тора әти. Бүрек, толып якалары, мыек-керфекләре ап-ак бәс белән капланган. Үзе елмая, сөенә…» – дип искә ала бүген әни. Баланың баласы балдан татлы була шул.

Менә шундый җылы, онытылмый торган истәлекләр. Әни булган беренче минутлар, сабыеңны тәүге тапкыр кочаклау, аның елавын ишетү, «балам» дип эндәшү – әйтеп бетергесез бәхет. Еллар узса да онытылмый торган, күзгә яшь китерә торган мизгелләр.

Я Раббым, дөньядагы һәр хатын-кызга бу татлы мизгелләрне татырга, ана булу бәхетен тоярга насыйп булсын иде!

Рәзинә Харитонова, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading