“Үзең белә торып, үз аңыңда булып мондый хатаны эшләп буламы икән – ник чыктым бу юлга!.. Миләш куып чыгаргач та, Сәҗидәгә кереп кунасы калган”, – дип өзгәләнгәндә ул кулларының өшегәнен тойды. Үзе басу буйлап ыҗгырган җилгә каршы атлый, үзе кайнар бер рәхәтлектән эри кебек тоела башлады. Бераз бара да, аннан ятып тора ул хәзер. Кыз шактый газапланып барганнан соң, утырып торырга булды. Хәл керсен өчен әллә йокымсырап алыргамы, дигән уйларны башыннан куып та карады. Тагын кузгалып, буран эченә кереп китте. Бара-бара, әйләнеп карый торгач, ялгыш басу эченә кергәнен абайлады. Тагын зур юлга чыгып, баруын дәвам итте. Ничә еллар йөргән юллар да үзгә кебек тоелды аңа. Тәмам нуҗарды кыз. Барырлык көче калмады. Күз ачкысыз буранда кая барганын да чамаламый иде.
Ничек тә булса, бу сукмактан тайпылмаска. Әгәр бу таш юлдан читкә китсә, басуда өшеп үләчәк ул. Миңсылуга бу чарасызлыктан, хәлсезлектән бик нык авыр булып китте. Аптырагач, сумкасындагы әйберләрне берәм-берәм ташлый башлады ул. Юылган чиста банкалар, киемнәрен дә атып калдырды. Күчтәнәчкә дип алган ак күмәчне генә ташлый алмады.
Котыра буран, исә җил, алда берни күренми. Юлның яртысы үтелгәндер үтелүен. Шактый барды бит. Тик кая барганын гына аңламады. Миңсылу үзен адашты дип уйлады. Адашмаса, якын тирәдә берәр авыл булыр иде дигән уйлар аның җанын ашады. Уйлар да арды, кыз да тәмам изрәде. Бу озын һәм газаплы билгесезлектән аның котыласы килә иде. Булмас, кайтып җитеп, сау бул, әнкәй – бу сүзләрдән кул-битләре тәмам күшеккән, салкын үзәгенә үткән кыз карга тезләнде дә елап җибәрде. Шуның белән дөнья бетте кебек тоелды аңа. Бетте, бар да бетте. Тезләнгән җирдән, Миңсылу башка тора алмады. “Йә Аллаһым, бир бер ярдәм!” – диде ул әтисенең сүзләрен кабатлап. Үзе шушы сүзләргә эреп тә китте.
– Ядкәр, ат өректе, туктап тор! Нияз ат каршына чыгып, кара җәймәне алып атмакчы булды. Карланып беткән җирдә нәрсәдер ятканын күреп, туктап калды. Нәрсә соң бу, җанвармы, чүпрәкме? Кеше, ахырсы? Нияз аны ат каршысыннан читкә тартып алып, чанага таба күтәреп алып килде. – Абый, атны гына тот, хәзер салам, белмим, әллә исән-әллә юк. Буран тагы да котырганчы авылга кайтып җитәргә кирәк, – дидед Нияз Миңсылуны күтәреп. – Адәм баласы бигрәк авыр, чаптырдык.
Комментарийлар