Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел узса да, кайбер яралар һаман да төзәлми.
Фронтка республикабыздан 700 меңгә якын кеше алынган. Аларның 350 меңгә якыны Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап һәлак булган.
Әсирлек – сугыш тарихының иң фаҗигале битләренең берсе. 1941–1945 елларда 5,7 миллионга якын совет солдаты дошман кулына эләгә. Алар арасында татар ир-егетләре дә бихисап. Әмма аларның язмышы еллар буе сөйләнмәгән. Совет хөкүмәте 1941 елның 16 августында кабул иткән 270 нче боерыгы нигезендә, әсир төшкән һәр солдат – "хыянәтче", аның гаиләсе "халык дошманы" дип игълан ителгән. Бу ил өчен кан койган, әмма дошман кулына эләккән батырларны икеләтә газапка дучар иткән. Алар фашистлар кулында ачлык, җәбер, салкын, үлем белән очрашалар, исән калучылар үз илендә дә рәхимсез репрессияләр корбаны була. XX гасырның 90 нчы елларында гына бу тема ачыктан-ачык өйрәнелә башлый, онытылган исемнәр хәтергә кайтарыла. 2005 елда бастырылган "Хәтер китабы"нда татар әсирләренең исемнәре теркәлә.
Югарыдагы саннар артында – кешеләр язмышы, кайгы-хәсрәте, йөрәкләренә тырналып уелган хатирәләр. Һәр авылның, һәр гаиләнең – үз герое. Саба районы Сабабаш авылы да Бөек Ватан сугышына үзенең батыр улларын озата. Сабабаш төп мәктәбенең тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Исмәгыйлова Рания Равил кызы фаҗигале язмышларны тергезүгә зур өлеш керткән. Аның тырышлыгы белән, архив материаллары нигезендә, Сабабаш авылыннан фронтка киткән авылдашларының исемлеге тупланган. Алар арасында әсирлеккә төшеп, дошман кулында газап чигеп, кире кайта алмаган батырлар да бар:
Гарипов Газизҗан Гарипович, 1907 елгы, Сабабаш авылыннан. Саба хәрби комиссариаты аша фронтка алына. 496нчы укчылар полкында хезмәт итә. 1942 елның 15 гыйнварында әсирлектә һәлак була.
Закиров Шәрифулла Закирович, 1900 елда туган, рядовой. Немец әсирлегендә 1942 елның 19 февралендә һәлак була. Ул да Сабабаш авылы улы.
Трофимов Степан Петрович, 1907 елда туган. 1941 елның 4 декабрендә Германиядәге концлагерьда һәлак була.
Сугыш һәркемнең тыныч, көйле тормышын кинәт үзгәртә. Кайберәүләр, ике ут арасында калып, Ватаннан аерыла, ләкин күңелендә туган җиргә тугрылык утын сүндерми. Шундый язмышларның берсе — Рания Равил кызының бабасы, Сабабаш авылының тыйнак улы, бухгалтер, солдат, әсир — Әхмәт Ибраһим улы Ибраһимовныкы.
Ул 1907 елда Сабабаш авылында туа. Казанда рабфакта белем ала, тормышка ашкынулы өметләр белән карый. 1932 елда сөйгән яры Магъсүмбикә белән кавыша, кызлары Раушания һәм Фирая туа. Тормыш җайга салынган кебек күренә. Әмма 1941 елның җәйге эссе иртәсендә ул кулына повестка ала.
Әхмәт абыйны фронтка җибәрәләр. Авыр бәрелешләр, салкын окоплар, госпитальләр... 1943 елның 11 июлендә Белгород тирәсендәге сугышта ул әсирлеккә эләгә. Шепетовка (Украина) лагерында, соңыннан Саган (Германия) концлагерында тотыла. Ватандашлары өчен ул югалган булып санала, туганнарына "хәбәрсез югалды" дигән кәгазь килә.
Әсирлек... Кешене сындырган, җанны туңдырган урын ул. Әмма Әхмәт Ибраһим улының рухы сыгылмый. Лагерьлар арасында йөртелеп, ул фашизмның ерткычлыгын үз күзләре белән күрә, үз өстендә татый. Һәм менә, 1945 елның апрелендә — коткару: Лейпциг тирәсендә аларны Америка гаскәрләре азат итә. Лагерь капкалары артында кояш, ирекле тормыш. Ләкин кайтыр юл озын була.
Әхмәт абыйны Чехословакиягә — Пешка шәһәрендәге совет хәрби частенә озаталар. Туган якка кайтканчы тагын ике ел үтә. Тик ул чыдый, көтә, һәм 1948 елда, ниһаять, Сабабаш урамнары аны кабат каршы ала. Бу вакытта ул инде тулы бер дөньяны — үлем һәм өмет арасында калган гомерне узган кеше була.
Кайтканнан соң, тормышны яңадан башлый. "Ярыш" артелендә бухгалтер булып эшли, гаиләдә өч малай туа: Илгизәр, Илдар, Айдар. Әхмәт абый тынычлыкның кадерен белеп яши. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул сүз белән түгел — тормыш юлы, сабырлыгы, намуслы хезмәте белән Ватанына мәхәббәтен күрсәтә. 1998 елда, 91 яшендә дөнья куя.
Әхмәт абый Ибраһимов — әсирлектән кайткан, ләкин намусын таптатмаган, рухын югалтмаган татар солдаты. Аның тормыш юлы — җиңү символы гына түгел, ә онытылмас гыйбрәт. Ул безгә кайда гына булсаң да, нинди шартларга эләксәң дә, кеше булып калу — иң олы батырлык икәнен дәлилли.

Инзилә Хөсәенова,
Журналистика факультетының
4 курс студенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар