Апас районының Чирмешән авылында яшәүче Хәтимә апа белән Вазыйх абыйның кайгылы чаклары. Үстергән 4 балаларының берсен соңгы юлга озатырга әзерләнәләр.
Рамазан аеның хикмәтле Кадер кичен эзләп, узган төндә изге догаларын кылган Хәтимә апа белән Вазыйх абый Гыймалетдиновларны бүгенге иртәдә яңа сынау каршы ала – күрше йортларында гына яшәүче уллары 53 яшьлек Рәфиз белән оныклары 14 яшьлек Айрат Гайнуллин янгын эчендә кала.
– Әни белән әти янында фельдшер кизү тора, укол арты укол сала, шунсыз бу кайгыны кичерерлек хәлдә түгелләр. Әле кичә генә Рәфиз абый белән Айрат кичке сәгать җиделәрдә әниләргә кереп, ашап-эчеп чыгып киткәннәр. Бүген иртәнге сәгать биш тулып, алтынчылар киткәч, дәү әни, янабыз бит, дип Айрат әнигә шалтыраткан. Әниләр янында яшәүче абый шул минутта ук чыгып йөгергән дә соң... Мин барып җиткәндә йортны ялкын чолгап алган, эчкә керерлек түгел иде инде, ди. Рәфиз абый бик тырыш кеше иде, бөтен авыл халкы белә, кемнең нинди эше бар, гозер белән килсәләр берсен дә кире бормады. Бакча сукаларга кирәкме, агач эшендә ярдәм итәсеме, дигәндәй. Кызганыч, тормышы барып чыкмады. Өйләнде ул, хатынын бала белән алды, 6 айлык кына иде Айрат. Абый аны какмады, үз баласы шикелле үстерде. Айрат аны үги әтисе дип белмәде дә, абый белән хатыны аерылышкан чакта та, Айрат, мин әти белән калам дип, абый янында яшәп калды. Без кайтып йөргәч, әти белән әни күршедә генә яшәгәч, авырлыкны бергәләп күтәрдек, – ди мәрхүмнең сеңлесе Гөлназ.
Авыл халкы әйтүенчә, Рәфизне озын теллеләр кисәтмәгәннәр түгел, кисәткәннәр, кеше баласын, имеш, нигә син үстерәсең, әнкәсенә биреп җибәр ише сүзләрне дә җиткергәннәр. Әмма Рәфиз баланы җаныннан артык күреп, яратып үстергән. Хәтта мотоциклга кадәр алып бирде, чит кешегә дә бер генә бөртек тә авыр сүз әйттермәде, кеше үз улы өчен дә болай өзелеп тормас, диләр. Исән булса Айрат быел сигезенче сыйныфны тәмамлар иде. Әле күптән түгел «Тату сыйныф» конкурсында катнашканнар, Айратны әтисе баштан-аяк киендерде, Айрат үзе дә бик тәртипле бала иде дип искә Чирмешән авылы халкы. Рәфиз турында да бер бөртек тә начар сүз әйтмәделәр.
– Абый бу йортны үз куллары белән берүзе салып керде. Озаграк эшләде эшләвен, аның бит акчасы да кирәк. 3 еллап кына яшәп калдылар ул йортта... Айратның да, абыйның да гәүдәләре янган. Рәфиз абый Айратны эзләп ул йоклый торган бүлмәгә кергән. Эчәгеләренә кадәр пешеп, гәүдәсеннән ташып чыккан диделәр, бик кызганыч... Үзем карамадым, күз алдымда матур килеш калсын, дидем. Айрат әнигә шалтыратыр өчен урамга ук чыктымы икән, белмим, ул өйгә кереп барганда, ишектән һава кергәч, йорт эчен кинәт ялкын чорнап алгандырмы, әтисе бәлки аңа, улым, дип эндәшкәндер, аны алып чыгарга эчкә ашыккандыр, дибез, төрлечә фаразлыйбыз, тик кереп җитә алмаган шул... Чоланда, ишек төбенә егылган, өстенә бүрәнәләр килеп төшкәч тә янган инде ул, бик янган... Урыннары оҗмахта булсын. Рәфиз абый әниләрнең дә бөтен эшләрен эшләп тора иде. Узган ел өйдә бүлемнәр ясады, өйгә бәдрәф кертте, кулы эшкә алтын иде мәрхүмнең. Болай килеп чыгар дип беркем дә уйламады. Бөтен авыл кайгыда. Моргка алып киттеләр, иртәгә җирлибез, – ди Гөлия. – Әни алдан да төш күргән. Мин аны үлемгә юрамадым, дөресрәге, ничек итеп юрарга да белмәгән идем, хәзер аңладым, балаларым күбәләк сыман утта көяселәрен Аллаһы миңа алдан ук кисәткән икән, ди.
Айратның да әнисе кайткан. Ул да бүген Чирмешән авылында диделәр.
Редакциядән. Коллегабыз, журналист Алсу Асадуллинаның да кайгысын уртаклашабыз, мәрхүм Рәфиз белән алар ике буын туганнар.
– Мине ул чәчәк апа дип йөри иде. Бакчасында нинди генә чәчәкләр үстермәде, узган көздә ул миңа бик күп төрле пион чәчәге үсентеләре биреп җибәрде. Әле сигезенче мартка кайткач та янына кереп чыктым, көлешә-көлешә сөйләшеп утырдык, соңгы күрешүебез дип кем белгән бит. Чиста күңелле, матурлыкны ярата торган егет иде. Аның язган шигырьләрен укысагыз... Үзе исән чагында шигырьләрен туплап, китап чыгарырга да өлгерде. Чәчәк апа, тагын бер җыентык чыгара алсам, әйбәт булыр иде инде, дигәне хәтеремдә, их, ул шигырьләре дә янгандыр инде. Хатыны белән аерылышсалар да, бик күпләр хатынын орышырга теләгәндә дә аңа ул сүз әйттермәде. Улымның әнисе ул, исемен тапламагыз, үзенекен үзе беләдер, диде. Яратты ул аны, яратып яшәде. Их, ахирәткә дә әяхшы күңелле кешеләр кирәк күрәмсең, урыны оҗмахта булсын туганымның, – ди Алсу Асадуллина.
Комментарийлар