16+

Апаста да янгын: «Үзләре гүргә керде, ике баласы да урамда калды...»

Апастада да ике кешенең гомере өзелде

Апаста да янгын: «Үзләре гүргә керде, ике баласы да урамда калды...»

Апастада да ике кешенең гомере өзелде

15 гыйнвар кичендәге буран Апас районының Иске Әнәле авылында яшәүче Зөлфирә белән Хәлим Фәсхетдиновлар йортына капкан утка куәт кенә өсти. Ике катлы кирпеч йортлары, дөрли-дөрли янды, ди авылдашлары.  

Кичке сәгать алтыларда күтәрелгән янгынның килеп чыгу сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Мәгәр авылдашларының үз фаразы. Әлеге гаиләне яхшы яктан гына искә алмыйлар, кызганыч, салырга яратканнар. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, психик чирле балалар диспансерында яшәүче Салават оныкларын да кунакка алып кайтканнар. 
– Искечә яңа елны каршылау галәмәтедерме, кичке сәгать биштә ук йокларга яткан алар. Салаватны шырпы белән уйнарга яраткан, диләр, – диде шушы авылда яшәп тә үз исемен яшерүен үтенгән ханым.

Урындагы хәлләрне ачыкларга теләп, мәрхүм Хәлим абыйның бертуганы – Сәгыйдә апа Заһидуллинага шалтыраттык.
– Һич кенә дә башка сыймый. Тәмам аңны алды бу хәл. Илназ дусларына киткән булган. Анысы - икенче төркем инвалид инде, сау егет түгел. Салават ут белән шаярган да, курткасын киеп чыгып качкан... 16 яшь инде аңа, буйга да үсте, гәүдәгә дә ипле. Зөлфирә киленебез бик ярата иде аны. Сагынганга, елкалар күрсәтермен, тәмле ашатырмын, сыйлармын, безнең белән ул да яңа елны кеше төсле бәйрәм итәр, дип барып алды бит. Үзләре гүргә керде, ике баласы да урамда калды. И, Салават балакаем, нәрсә эшләгәнен дә аңламый, алар икенче бер дөнья кешеләре. Аның янына Дербышкадагы интернатка минем дә барганым бар. Нинди булса да безнең нәсел баласы, шулай булып туганына ул гаепле түгел, – диде Сәгыйдә апа.

Алмаз белән Илназ – мәрхүмнәрнең уллары. Салават исә Илназ улының улы. Алмаз бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операциядә катнаша. 26 гыйнвар көнне ялга кайтырга тиеш икән. Кайтуын да кайтыр, әмма ишеген ачып керер йорты юк... 
– Яналар, дигәч, туктый-туктый булса да, килеп җиттем. Тынны кыса, йөгереп барырлыкмы?.. Хәлимгә – 67, Зөлфирәгә 64 яшь иде. Озак эзләделәр. Хәлим Алмаз бүлмәсенә кереп яткан булган. Гәүдәсенә ут тимәгән тиюен... Авылда бер атна эчендә менә дүрт мәет җирлибез. Ирек авылдашыбызның җидесенә безнекеләр үлеп китте. Бүген бакыйлыкка күченгән Рәдис авылдашыбызның өчесе... – ди әңгәмәдәшем. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading