Артистлар гаиләсендә эш бүленгән. Өй җыештыру, бакча эшләре, мунча ягулар – Рамил абый өстендә. Сәкинә апа аш бүлмәсенә хуҗа.
– Әлмәттәге йортыбыз 210 квадрат мәйданлы, бик шәп иде. Сауна, махсус бильярд бүлмәсе, саный китсәң... Бу ике йортыбыз күпкә гадиерәк. Эш байлыкта түгел, олыгайган көнемдә туганнарыма якынрак буласым килде. Рамилнең әти-әнисен тәрбияләп мәңгелеккә озаттык, минекеләрнең вафатын да күрми дә калдык, җирләргә генә кайтып җиттек. Бер апам да бакыйлыкка күченде. Читтә гомер иткәч сирәк күрешелде. Шул үкенечем бар. Ә күңел олыгаеп килгәндә туган якны юксына икән. Рамил ул Иркутск шәһәрендә туган егет, әтисе хәрби оемада эшләгән. Монголиядә дә яшәгәннәр. Әлмәттә егет булып җитешкән. Теле рус телендә ачылган. Эле ул, туган җирем Советлар Союзы дип тә шаярткалый иде, – ди әңгәмәдәшем.
Язмышы Әлмәткә бәйләгән көнне тиң ярын очрата ул. Рамил абый – машина йөртүче. Яшь артистларны коллективка тәгъдим иткәндә гел елмаеп торган, зифа буйлы, чибәр кызга карап, бу минеке, дигән сүзен сүз итә, очраша башлыйлар гына, Сәкинә апаны профсоюз җыелышына чакырып, әйбәт кенә “пешеклиләр”. Имеш, артистка машина йөртүче тиң түгел,..
– Ул чакта да кыю идем. Машина йөртүче кеше түгелмени, дигәнем исемдә. Мин гади гаиләдә үстем, әтием әсирлеккә төшеп, тоткынлыктан котылган фронтовик. 7 бала, ишле идек. Мине ир-бала дип көткәннәр, өметләрен кисеп, бишенче кыз булып туганмын. Әти гел ир-бала урынына күрде, кул алмаш итеп иярткәндә: “Эшкә батыр кызым ул, сыер савучы итәм үзен!” – ди иде. Миннән соң ике ир бала алып кайттылар. Әти Илһам энем белән икебезне көрәштерә, ә мин җиңәм! “Үссен генә әле”, – дип әй ачуы килә иде әтинең, кызык чаклар... Әти иртәрәк китеп барды, минем театр юлыннан китүемне белсә дә уңышларыма сөенергә өлгермәде. Тальянчы иде үзе мәрхүм. Кечкенәдән сәхнәдә үстем. Элек 4 елга бер мәртәбә генә театр курсына җыялар иде. Ике ел көтәргә туры килде. Мәдинә апа янында хастаханәдә хирургия бүлегендә эшләдем, медицина инструментлары, бинтлар әзерли идем. Күңелемә якынрак дип, филармония өчен җыелган конферансьеләр әзерләүче төркемгә кердем. Укып бетергәндә Әлмәт театрыннан килделәр. Мөхтәр Әвәзовның “Карагыз” әсәренә төп рольгә кара тутлы кыз эзлиләр икән... Күзләре миңа төште. Филармония җитәкчесе дә эшкә көтә, Илгиз абый Мәҗитовның кулында Татарстан урамындагы йорттан бер бүлмәле фатир ачкычы. “Гариза язасың да, бүген күченәсең, кулыңа тапшырам”, — ди. Бер аның эш бүлмәсенә кереп сөйләшәм, бер Әлмәт театры җитәкчелеге янына йөгерәм. Озак икеләндем. Остазым Асия апа Хәйруллина киңәш бирде. “Син драма артисты буларак көчле! Әлмәткә кайт”, диде. Аның фатыйхасы белән төпләнгән Әлмәттә Рамил белән оя үрдек, балалар үстердек. Аның да артист булып китүе кызык кына. Өйләнешкәч, әнкәй, аңа сәүдә буенча укырга кирәк дигәч, өнсез калдым. Чын ярларның сүзе бер була ул! Рамилгә үз сүземне әйттем дә, җитәкләшеп Казанга чыгып киттек. Татар бүлегенә генә керәсе, татарча белми. Рус курчак театры артисты бүлегендә укыды, – ди Сәкинә ханым. – Безнең бер генә көн дә аерым торганыбыз юк, нишләсәк тә гел бергә! Хәтта театрда беребезгә роль биргәндә дә икенчебез бармы дип сорыйбыз, гадәтләнелгән. Рамил гел бер урында гына мүкләнеп утыра торган кеше түгел, болай да озак эшләде. Һава җитми башлады аңа. “Яши алмыйм мин болай” — дигән сүзләре дә ишетелгәләде. Соңгы араларда аңа йә картлар, йә исерек роле бирәләр иде, Рамилнең энергиясе, егәре ташып тора, уйныйсы килә... “Буылам мин монда, киттек Казанга!” – дип сүзне өзеп Рамил әйтте. Без андагы хезмәттәшләребезнең һәрберсен дә хөрмәт итәбез, яратабыз!.. Нишлисең, һәркемнең үз юлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар