16+

Авыл бәхете – балаларында

Бар күзәнәкләрем белән сизеп торам: безнең Яңа Тинчәледән тирә-як авыллары бераз көнләшә... Ел саен, тирә-як авыларга да онытылмас бәйрәм ясап, Сабантуй уздыралар, юллары көзге кебек, күпере менә дигән, зираты каралган, мәктәбе, идарәсе балкып тора. Инде менә ял итәргә, очрашып сөйләшеп утырырга бер урын булсын дип, авыл уртасында парк та ачып куйдылар.

Авыл бәхете – балаларында

Бар күзәнәкләрем белән сизеп торам: безнең Яңа Тинчәледән тирә-як авыллары бераз көнләшә... Ел саен, тирә-як авыларга да онытылмас бәйрәм ясап, Сабантуй уздыралар, юллары көзге кебек, күпере менә дигән, зираты каралган, мәктәбе, идарәсе балкып тора. Инде менә ял итәргә, очрашып сөйләшеп утырырга бер урын булсын дип, авыл уртасында парк та ачып куйдылар.

Бер Яңа Тинчәлегә генә каян килгән соң мондый хөрмәт, дисезме? Бу авыл (бәхеткә, мин дә шунда туганмын) балаларын әйбәт әни шикелле игелекле, мәрхәмәтле, эш сөючән, тырыш һәм үзен яраттыра торган итеп үстергән. Һәм бу бер бүген генә дә башланмаган, ерак тарихка ук барып тоташа. 330 ел элек үк нигез салынган, 1753 елда ук Татарстанда – беренче, Россиядә өченче мәчет төзелгән мәгърифәтле авыл бит ул. 

Парк бер ай дигәндә төзелеп бетте. Ә аны ясау идеясе узган ел авылдашлар җыенында туган иде. Авылыбыз янындагы Каенлыкта уздырыла торган Сабан туеның бар ямен бозып, нишләптер, ел саен яңгыр коя. Уңдырышлы кара туфрак машина белән генә түгел, җәяү дә атлап йөри алмаслыкка әйләнә. Туган туфракны чалбар-күлмәкләргә ияртеп алып кайтырга туры килә иде. Узган ел, аеруча яңгырлы булганлыктан, авыл уртасында мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта уздырдылар Сабан туен. Яңгыр койса – кереп концерт карадык, кояш елмайса – уеннар дәвам итте. Оек та, аяк та пычранмады. Чалбарлар да чиста калгач, күпләр күңеленә хуш килде бу. 

Туган авылыңны яшәртү теләге бүтәннәрдә дә булырга мөмкин, ләкин аның беләге дә кирәк бит әле. Абыйлы-энеле Радик һәм Ринат Гайзатуллиннар (рәсемдә), Радик Хәсәнов, Наил Хәсәнов һәм Рузинә Җәләлиева 250шәр мең сум акча биргән парк төзелешенә. Куллары җиңел була. Яхшылык – йогышлы ул, бүтәннәрнең дә бу олы эштән читтә каласы килми, һәркем хәл кадәренчә булыша. Аларның исеме бүген парктагы тактага язып куелган. 

Буа районы хакимияте башлыгы Марат Җаббаров: «Без Яңа Тинчәлене башкаларга үрнәк итеп куябыз», – дип, тантанага килгәннәрнең күңелләрен күтәрде. 
Парк үзе дә дә юкка гына «Бердәмлек» дип аталмый. Бөтен кеше бергәләп, бер максат, бер уй белән эшләгәнгә, шундый матур килеп чыккан да инде ул. 

Бүген парк булган урында элек алма бакчасы иде. Алмагачлар паркны ямьләп тора. Алар янына башка төрле агач-куаклар да өстәлгән. Балалар мәйданчыгындагы атынгыч-таганнар шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. 

Паркның алтын йөгертелгән затлы капкаларыннан керүгә, авылыбыз шагыйрьләренең шигырьләреннән юллар язылган элмә такталар каршылый. Анда минем дә «Туган ягын сайлап алмый кеше / Өлешенә тигән көмеше» дигән юлларым бар. Туган ягын сайлап алмаса да, аның язмышына һәр кеше зур өлеш кертә ала. Нәкъ менә шуны исбатлап, күрсәтеп тора туган авылым уртасындагы бу яңа парк. 

Буа, Яңа Тинчәле.

Габделбәр Ризванов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һәр кичне яктылык сибеп торучы паркта яше-карты ял итә бүген,үткән шимбәдә ял кичәсе оештырдылар мәдәният хезмәткәрләре. Һәр теләгән кеше биеде,җырлады. Өлкәннәр дә яшь чакларындагы көйләргә биергә чыктылар. Рәхмәт шул паркны ясаучыларга,булдыручыларга!

    Мөһим

    loading