Ул әлеге бурычларның Президент тарафыннан куелуына да басым ясады. Хәзерге вакытта Мәдәният министрлыгы каршында Татарстанның эстрада башкару сәнгате үсеше һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив совет проекты әзерләнүен дә әйтте.
Татар эстрадасының сыйфатын яхшыртудан тыш, Айрат Сибагатуллин яшь композиторларга ярдәм, заманча музыкаль-компьютер технологияләрен үстерү һәм продюсерлыкка да игътибарны юнәлтергә кирәклеген әйтте.
Разил Вәлиев мәдәният өлкәсендәге яңа законнар турында искә төшерде.
– Ни кызганыч, мәдәният өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр әлегә федераль законнар тарафыннан көйләнеп бетмәгән. Һәм безнең комитет шуны истә тотып, министрлык белән берлектә соңгы ике елда Дәүләт Советына Россиядә булмаган ике яңа закон проекты эшләп кертте, – диде ул. – Мәсәлән, бүгенгә кадәр Россиядә театрлар эшен җайга салучы закон юк. Республикада театр әһелләренең һәм театр сөючеләрнең тәкъдимнәрен искә алып, 2016 елда «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында» үзебезнең законыбызны кабул итәргә булдык. Әлеге закон республикабызда театр өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын булдыру өчен бик тә кирәк иде.
Театр сәнгатен үстерү юнәлешендә республика бюджетыннан акча бүлгәндә шәһәр һәм районнардагы җирле һәм үзешчән театрларны да онытмаска кирәклеген әйтте.
Шулай ук 2017 елда «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» закон кабул ителгән иде. Ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.
– Без бу законга бик зур өметләр баглыйбыз. Рухи мирасны саклап, киләчәккә җиткерү өчен әле бик күп хезмәт куярга кирәк, – диде Разил Вәлиев.
Аның әйтүенчә, әлеге вакытта республикада милли кием көне булдыру тәкъдиме буенча да фикер алышулар бара. Шулай ук ул киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасында әйткән милли китапханә һәм зур концерт залын төзүгә, җәмәгатьчелек инде күптән таләп итеп килгән музыкаль драма театрын оештыруга да зур өметләр баглавын әйтте.
Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин балалар белән эшли торган мәдәни учреждениеләр эшчәнлегенә аеруча зур игътибар итәргә кирәклеген әйтте.
– Балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен эшләнгән иҗади проектларга аеруча зур ярдәм күрсәтергә кирәк. Балачак темасы, яңа кызыклы балалар әсәрләрен иҗат итү барлык мәдәни учреждениеләр өчен өстенлекле юнәлеш булсын иде. Мәдәният балачакка әйләнеп кайтырга тиеш, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар