Фирая ханым Казанда татар бистәсендә туып-үскән. Шунда рус мәктәбендә укыган булса да, әби-бабасы өйрәткән туган телгә мәхәббәтен гомере буе саклаган. Балачактан башланган шушы хис аны башка телләрне дә яратырга, өйрәнергә өндәгән. Ул – полиглот, дистәгә якын тел белә. Казан дәүләт педагогия институтының инглиз – немец теле бүлеген тәмамлаган, укытучы – тәрҗемәче дипломына ия. Казанның 18нче мәктәбендә практика узганда педагогикадан беренче чирканчык алган.
Аннары аны язмыш җилләре Төньяк башкала – Ленинградка, хәзерге Петербургка илткән. Анда чит телләр белән бәйле төрле эшләр башкарырга, институтта укытырга да туры килгән.
Европа телләренә соңгы елларда гарәп теле дә өстәлгән. Күпләрнең дин юлында беренче остазлары, Коръәннең серле дөньясына ачкыч табарга булышучы да ул. Башта мәчеттә укып, үзе өйрәнгән. Аннары белгәннәрен теләге булган бүтәннәргә дә өйрәтергә алынган. Ислам дине белгән гыйлемеңнең зәкәтен бирергә кирәк ди бит. Өйрәнергә теләүчеләр арасында татарлар да, руслар да, якутлар да бар. Инде шамаилләр дә ясый башлаганнар.
Питердагы татар мәдәният үзәгендә татар телен укытырга да өлгерә бу тырыш, милләтпәрвар ханым. КФУның укытучы методисты, “Питер – Нева”, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе дә әле ул. Дәресләрен кызыклы булсын, тартып торсын дип, татар халык әкиятләреннән, Тукай, Җәлил шигырьләреннән башлый. Ленинград өлкәсе Волхов каласында яшәгән ханымны Җәлил рухы үзе фатихасын биреп, озатып бара кебек. Баштарак мәлләрдә: ”Нигә кирәк бу курслар?” – дип лаф оручылар да бүген авызларын ябалар. Чөнки әлеге дәресләргә ял көне булуга карамастан, олысы-кечесе гаиләләре белән йөри. Узган ел 26 кеше уңышлы тәмамлаган. Инде быел көзгә дә ашыга-ашыга гариза яза, шалтырата башлаганнар. Милләттәшләренең шулай туган телләрен белергә омтылулары бик сөендерә Фирая ханымны. Тагын да тырышыбрак, татар милләтенең зур шәхесләрен яратырга өйрәтә. Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Ризаэтдин Фәхретдинов юбилейларын күңелле, истә калырлык итеп үткәргәннәр. Мондый шәхесләрен белергә, өйрәнергә, алар белән горурланырга тиеш татар. Иң башта милли горурлык туарга тиеш кеше җанында. Ул никадәр иртәрәк туса, шуның кадәр яхшырак. Менә шушы милли горурлыкны уятырга, үстерергә тырышып йөргән көне. Казаннан “Аулак өй” көрәш килә дигәч тә ихластан оештырып йөргән. Катнашырга җырчы-артистларын да, балаларын да тапкан. Алар катнашып, җиңеп, Кырлайга кадәр барып җиттеләр. Шунда үзләрен күреп, сокланып язып та чыккан идем.
Сабантуйларын да күңелле итеп оештырып йөрүчеләрнең берсе ул. Үзе токмач кисеп, чәк-чәк пешереп милли табын әзерләгәннәр. Быел да ”Ленинград уртасында гөбәдия пешердек!“ – дип тә горурланып сөйләде.
Тагын бер гаҗәеп сыйфаты бар Фирая ханымның. Ул теләсә кайсы бала күңеленә ачкыч ярата белә. Табиблар укый, өйрәнә алмый, дигән диагноз куйган балаларны да өйрәтә алган әнә. Ул баланы хәзер укырга Кембриджга җибәргәннәр хәтта. Бу хакта да аналарча сөенеп сөйләде. ”Балага беркайчан да булмый дип кул селтәргә ярамый. Кечкенә булса да, һәр уңышын күреп алып, бергәләп сөенергә кирәк. Шул чагында аның үз-үзенә ышанычы арта һәм ул тагын да зуррак уңышларга омтыла”, – диде ул, уңышларының серен ачып.
Горурланыр, сокланыр, үрнәк алыр шәхесләре күп милләтебезнең, шөкер. Тормышыбызның кайсы гына өлкәсен алсаң да, күгендә якты йолдызлары балкый. Музыкада Салих Сәйдәшебез янәшәсендә “калфаклы сандугач” Сара апа Садыйковабыз бар.
Тирә-юнендәгеләрне шатландыра алу, ярдәм кулы сузу Фирая ханымның иң күркәм сыйфатларының берсе. Теләчедә дә ул кызарып пешкән җир җиләкләрен дә, шешәгә тутырылган чишмә суын да, мич коймагын да Әлфия апага булыр дип, биштәренә сала барды. Өлкәннәрнең дә күчтәнәч-бүләккә сабыйларча сөенәсен белә бит ул.
Балалар дигәннән үзе дә өч бала әнисе ул: Миләүшә, Эльвира, Илдар. Төзәлмәс йөрәк ярасы да бар, улы Илдары тугач та үлә. Һәм яңа туган улына кабат Илдар исемен куша.
Комментарийлар