16+

Балаң кайда – сукмагың шунда

Әй язмыш, язмыш дигән сүзләр артына никадәрле вакыйгалар, сынаулар сыйганын әйтмәсәм дә беләсез. Безнең яшьтә исә хәтер үткәннәргә тагын да ешрак кайта икән. Бүген гыйбрәтле язмышым, үзем яшәгән тирәлек хакында сөйлисем килә. 

Балаң кайда – сукмагың шунда

Әй язмыш, язмыш дигән сүзләр артына никадәрле вакыйгалар, сынаулар сыйганын әйтмәсәм дә беләсез. Безнең яшьтә исә хәтер үткәннәргә тагын да ешрак кайта икән. Бүген гыйбрәтле язмышым, үзем яшәгән тирәлек хакында сөйлисем килә. 

Әлхәмдулиллаһ, Аллаһы Тәгалә миңа матур, озын картлык бирде. 87 яшемдә дә аягымда, зиһенемдә. Алман илендә кызым Алмира, оныгым Ирма һәм кияү янында кадер-хөрмәттә яшим. Немец телендә сөйләшәм, укыйм, язам. Тел белүемә, аралаша алуыма да сөенеп туймыйм.
Ә моңа киләчәк язмышымны хәл иткән урау юллар аша киленде. Менә тыңлагыз. 

Без Теләчедә туып-үстек. 14-15 яшемдә 7 классны тәмамлауга, һөнәрле булып, тизрәк акча эшлисем, сугыштан соңгы авыр елларда авылда яшәгән әти-әнигә булышасым килде. Һөнәр училищесына штукатур-маляр һөнәрен өйрәнергә барам дигән теләгемә әнием Сәгыйдә кырт кисте: “Юк! Син мәктәбеңне тәмамлыйсың. Институтка укырга керәсең!” – диде. Әни киңәше закон булды. Педагогия институтына укырга кердем, тарих укытучысы булырга теләдем. Әмма язмыш борылышы биредә дә сагалап торган. Кайсы белгечлеккә укысаң да, ике ел чит тел укытыла иде. Яхшы! Ике курсны матур гына тәмамладык. Яшьлек хыялларын канат итеп йөргән студент еллары. Нәкъ шул чорда безнең тарих факультетына чит телләр – немец яки инглиз телләрен өйрәнү өчен күп сәгатьләр бирелде. Деканатка чакырып: “Укыгыз! Тормышыгызда кирәге чыгачак әле телләр белүегезнең. Рәхмәт әйтерсез!” – диделәр. Илдә чит тел укытучылары җитмәгән, тиз арада кадрлар хәзерләү бурычы куелган чор булган инде бу. Биш ел институтта укып, 1960 елны һич уйламаганда мин шулай немец һәм рус телләре укытучысы белгечлеге алып чыктым. Диплом белән бергә үк Омск өлкәсенә юллама бирделәр. Аннан соң язмыш борылышлары Төрекмәнстан – Кукмара

– Красноярск – Лениногорск калаларына филолог итеп китерде. Соңгы вакытта Казанга килеп төпләнеп, лаеклы ялга чыктым.
Һәр эшнең ахыры хәерле булсын диләр бит... Гомерем буе мәктәпләрдә шушы фәннәрне укыттым. Гаиләле булдым. Бердәнбер кызыбыз Альмира үсеп җитте, оныгыбыз Ирма туды. Әби булу шатлыгын татыдым. Бер көенә барган тормыш берзаман яңа борылыш алды. Альмирам немец кешесенә кияүгә чыгып, кызы

Ирма белән Германиягә күченде.
Балаң кайда – сукмагың шунда диюләре хак. Менә 20 ел Бавариягә килеп-китеп йөрим. Тел белгәч дуслар, фикердәшләр таптым. Яшем дә бара. Соңгы дүрт елда кызым белән киявемдә Бавариянең Аусбург шәһәрендә яшим. Тормыш йомгагын тәгәрәтеп җибәрәм дә, хәйраннар калам. Кем уйлаган инде филолог Лена әби еллар үткәч фрау Лена булыр дип? Бөек Ватан сугышында Берлингача килеп җиткән әтием Шәйхи узган урамнардан йөрермен, кулына кыз бала тоткан совет солдаты һәйкәлен барып күрермен дип.

Пенсиягә чыккач, 60 яшемдә Казандагы Мәрҗани, Хөзәйфә, Дин ислам мәчетләренә йөреп, Ислам нигезләрен өйрәндем. Динебез кушканча яшәргә тырышам. Миннән күреп кызым белән оныгым да намазга басты. Ничек сөенмисең дә, ничек горурланмыйсың?! Аллага шөкер, догачыларым булачаклар бит. Еш кына динебез кушканча киенеп, өчәүләп йөрергә чыгабыз. Кем уйлаган инде картлыгымда Европа уртасында рәхәтләнеп үзебезчә – татарча, мөселманча киенеп йөрермен дип. Бу да язмыш!

Мактауга, соклануларын белдерүгә әллә ни юмарт булмаган җирле халык безгә игътибар итми калмый. “Ооо, өч буын бергә атлый. Нинди күркәм”, – дип гаҗәпләнүләрен белдерәләр. 

Сезне кем сокландыра, рәхәтлекне нидә күрәсез дип сорасагыз, әлбәттә –  дәвамчыларымда. Табибә булып эшләүче кызым Альмирада һәм бүген алты телдә иркен аралашучы, булачак психотерапевт, исламча яшәү рәвешен сайлаган оныгым Ирмада татар каны ага. Дини-милли тамырлары нык, өмет бар. Чит илдә гомер итсәләр дә татар балалары югалып калмады. Төрле мәдәният, төрле диннәр йогынтысына бирелмәделәр, йотылмадылар. Татар булуларын саклап, асылларын югалтмыйча яшәүне өстен күрделәр. Менә шул рухландыра картаеп барган әбине!

Лена Ибраһимова,
Германия, Аусбург шәһәре.
Газета өчен язманы журналист Вәсилә Рәхимова әзерләде.

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди рэхэт укыргада кешенен бэхетле язмышын, бэхетле эни, бэхетле эби. Дорес тэрбия бирэ белгэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сөйкемле әби!

      Мөһим

      loading