Интернетта эзләнеп утырганда, сәер бер төркемгә юлыктым. «Өйдән кит» дип атала. Социаль челтәрдә 12-14 яшьлек үсмерләр өйдән качу юлларын эзли. Сәбәбе: кайсын «ике»ле алган өчен әнисе әрләгән, кемдер үзенең тышкы кыяфәтеннән канәгать түгел, берсенә өйдәге мохит ошамый, хәтта әнисе идән ю, дигән өчен дә өйдән китәргә җыенган берәү.
Күбрәк казына торгач, тагын да гаҗәбрәк белдерүләргә юлыктым. Өйдән китәргә җыенган кешеләрне яшәргә чакыручылар бар. Ничек качарга кирәклеген дә аңлатканнар. Фәлән урыннан килеп алачакбыз, дип тә вәгъдә иткәннәр. Яшәү өчен акча сорамасалар да, барысы да бушлай түгел, әлбәттә. Кемдер фатир өчен интим, кемдер үзенең фермасында вакытлыча эшләп торырга, өендә җыештырырга тәкъдим итә.
Тагын берсе күземә ташланды. Эштән кайткач, вакытым юк, дип әти-әниләре сәгатьләр буе интернетта утыручы балалар өчен төркем, диелгән. Бер мәлгә сискәнеп куйдым. Чынлап та кайбер очракта эш, интернет белән мавыгып, балага игътибар бик аз кала бит. Психолог Люция Закирҗанова: «Балалар беренче чиратта яратуга, аңлауга мохтаҗ», – ди. Баксаң, үсмерләрнең күбесе, нәкъ менә үзләрен яратмыйлар дип уйлап, өйдән китәргә карар кыла икән.
– Гадәттә, өйдәге мохиттән туйган, үзләрен ялгыз, ташланган, кирәксез хис итүче балалар өйдән китү юлын карый. Кызганыч, имин булмаган гаиләләрдә генә түгел, бар яктан җитештә яшәүчеләргә дә бу күренеш ят түгел. Баласына игътибар бирмәүче әти-әнисе эчкече, наркоман булган гаиләләрдә бер хәл, белемле кешеләрнең, җитештә яшәүчеләрнең дә балалары канәгать түгел. Балаларны кирәгеннән артык контрольдә тоту, иреген чикләү, фикеренә колак салмаучылар да очрый. Менә шундый чакларда бала мәхәббәтне, терәкне гаиләдән читтә эзли башлый. Еш кына психикалары тотрыксыз үсмерләр төрле секта, мошенниклар корбанына әйләнә, – ди психолог. Люция Закирҗанова, бала өйдән китәргә теләмәсен өчен аңа якынрак булырга тырышыгыз, дип киңәш итә. – Балагыздан дуслары, киләчәккә планнары турында сорашыгыз. Проблемалары, теләкләре белән кызыксыныгыз. Күп кенә гаилә проблемаларыннан котылу өчен, әниләр еш кына сәбәп табалар. Имеш, алар күп эшли, вакыт юк. Әмма күп очракта бу сылтау гына, дөреслектән качу, җаваплылыкны үз өстеңә алудан курку. Бала белән аңлашырга, аңа яратуны белдерергә кирәк.
Идән юарга кушкан өчен баласы өйдән качарга теләгәнен белсә, безнең әбиләр тал чыбыгы белән әйбәтләп сыдырырлар иде, мөгаен. Хәзерге балалар мондый тәрбия ысулларына ияләнмәгән шул. Психологлар да үсмерләр белән сак сөйләшергә киңәш итә. Ачуыгызны нык китерсәләр дә, әти-әниләргә тәҗрибәле, олы кеше була белергә кирәк. Бала белән көрәшүнең мәгънәсе юк. Бары үзара аңлашу булганда гына уртак фикергә килергә була, ди белгечләр.
Бала ачуны чыгарганда нишләргә?
Психолог Люция Закирҗановадан 5 киңәш
1. Беренче чиратта тынычланырга кирәк.
2. Аңлашылмаучанлык килеп чыга икән, сулагыз. Көнчыгыш мәкале бар: җавап биргәнче, унга кадәр санагыз, сукканчы, 100гә кадәр санагыз.
3. Реакциягезне яшермәгез: ситуациягә карап битарафлык белдерергә, җәза бирергә, аңлашырга, мәзәккә борырга мөмкин. Җәза бирәсез икән, ул баланы кимсетергә тиеш түгел.
4. Тиешенчә йоклагыз. Арыганлык, стресс нәкъ менә йокы туймау аркасында да килеп чыга.
5. Бөтен нәрсәне контрольдә тотарга тырышмагыз. Бу өстәмә борчу гына китереп чыгара. Проблеманы чишә алсагыз, алмасагыз да борчылмагыз. Балага кайчак аз гына хаталар ясарга мөмкинлек бирсәгез дә була. Һәркем үз хаталарында өйрәнә бит.
Фото: ya-roditel.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар