– Аларның әти-әниләренә тукталсак?
– Мондый кешеләрнең гаиләләрендә еш кына әти яки әни абруе культы хөкем сөрә, һәм бу шәхес үсеше проблемаларына китерә. Яшүсмер чагында мондый баланы яшьтәшләре кысрыклаган, сыйныфта ул чит кеше булган. Шуңа күрә мәктәп яшендә үк, беренче чиратта, үз абруен һәм әһәмиятен исбатлау өчен, кечерәкләр белән дуслык мөнәсәбәтләре төзи башлаган. Олыгайгач, мондый кеше инде үз-үзен тотышының психологик моделен үзгәртә алмый, аның биполяр дөньяга карашы ныгый, ягъни ул бары тик яхшы - начар, кара - ак, гадел – гадел түгел һ. б. категорияләр белән генә уйлый. Мондый кешеләрдә үзләрен дөньяга һәм аның тәртипләренә каршы кую, һәркемгә үз үзенчәлеген исбатларга омтылу, эгоизм, аерым тышкы факторларга артык әһәмият бирү күзәтелә. Балачакта үзләреннән күпкә кечерәк булган балалар белән дуслык мөнәсәбәтләре төзү моделе буенча эш итеп, алар шул ук модельне җенси мөнәсәбәтләр төзүгә дә күчерәләр. Шул ук вакытта бәяләү, фикерләү бозыла, һәм алар чын күңелләреннән балалар белән җенси мөнәсәбәткә керхне нормаль күренеш дип саный. Чөнки үзләре белән 12 яшьлек бала арасында аерма күрмиләр, ә кануннар дөрес язылмаган дип саныйлар. Әлбәттә, аларның үз яшьтәге танышлары да, дуслары да бар, алар хәтта лидерлык позицияләренә ирешәләр. Якын мөнәсәбәтләргә килгәндә, яшьтәшләреннән читләшәләр, балалар белән аралашуларын дәвам итәләр. Мондый кешеләр нигездә педагогик эшчәнлек белән бәйле һөнәр сайлыйлар һәм «балаларга якын килә белүче», аларны аңлаучы искиткеч педагоглар булып саналалалар. Мондый вәхшилекләр ачыкланганда әлеге күренеш җәмгыятьтә ким дигәндә зур гаҗәпләнү уята. Мондый төр педофилларның җинаятьләрен ачыклау иң катлаулысы. Чөнки алар бернинди агрессия, көч кулланмыйлар, киресенчә, балаларны мондый мөнәсәбәтләрнең абсолют нормаль икәнлегенә ышандыралар, берникадәр психологик басым ясау дип атасак да була.
Педофилларның тагын бер төре – регрессив дип атала. Боларга нигездә 30-40 яшьлек ир-атлар керә. Аларда күп еллар дәвамында үз яшьтәшләре, яки үзләреннән олыраклар белән җенси мөнәсәбәтләрнең тискәре тәҗрибәсе формалаша, ниндидер бер этапта аларда җенси кимчелек хисе барлыкка килә, проблемаларны хәл итүдән туктыйлар, бу еш кына эчкечелеккә китерә. Бу төр педофилларда балаларга карата теләк кинәт кенә уяна, һәм шулкадәр көчле булырга мөмкин ки, алар аны җиңә алмыйлар. Әгәр педофил үз корбанын үтерә икән, ул моны куркудан яки паникадан эшли, үтергәннән соң, бернәрсә дә яшерергә тырышмыйча, мәетне җинаять урынында калдыра.
Шунысын да әйтергә кирәк, педофилларның барысы да җинаятьчеләр түгел. «Педофилия» термины, киң таралган фикергә каршы, бары тик медицина термины булып тора. Педофилларның барысы да үз теләкләрен тормышка ашыра алмый. Мәсәлән, Америка галимнәре үткәргән тикшеренүләр буенча, Европа расасының барлык ир-ат халкының якынча 10 проценты балалар белән җенси мөнәсәбәтләр турында хыялланган. Аларның 1,6 проценты гына сексуаль җинаятьчеләр. Мәсәлән, исәпләүләр буенча, АКШта 600 000 педофил яши, Россиядә 300 000 педофил, Германиядә 200 000. Бу саннар чынбарлыктан ераграк, чөнки балигъ булмаганнарга карата җенси җинаятьләрнең күбесе ачыкланмаган булып кала бирә.
- Ә бу авыруны дәвалап буламы соң?
- Юк, бу - дәваланмый торган патология. Моны операцияләр, «кастрация» ясатып тапсихологлар ярдәмендә дә дәвалап булмый. Кешенең сексуаль конституциясе бар. Бу - безнең җенси таләпләребез, мөмкинлекләребез. Ә педофилиядән интеккән кешенең ул конституциясе бозылган була, алар гадәти кешеләрдән нык аерыла. Педофилларның үз-үзләрен тотышы үзгә, җенси объектны да алар башкача сайлый.
Югары категорияле педагог-психолог Люция Зөлкәрнәева:

- Һәр әти-әни үз баласының йомшак урынын белә, һәм нәкъ менә аларга басым ясарга кирәк. Балаларны кечкенәдән үк кайбер кагыйдәләргә өйрәтергә кирәк. Бу гади – аның эчке киеменә беркемнең дә рөхсәтсез кагылырга хокукы юк. Әни белән әти, хәтта дәү әнисе дә. Баланы юындырабыз-рөхсәт сорыйбыз. Рөхсәт юк, димәк, кагылмыйбыз! Шулай итеп бала бу кагыйдәне өйрәнәчәк һәм алга таба кулланачак. Чөнки бу урын тыелган.
Балаларны чит кешеләр белән ачыктан-ачык аралашмаска өйрәтегез. Әнисе яки әтисе янында булганда, ул рөхсәт биргәндә генә чит кеше белән сөйләшергә ярый.
Бала үз фикерен, сүзен әйтүдән курыкмаска тиеш. Начармы ул, яхшымы, әйтсен, сезнең белән сөйләшсен.
Балаларны кычкырырга өйрәтегез. "Мине җибәрегез, миңа якын килмәгез!». Олылар гадәттә балаларга кычкырмаска куша. Комачаулыйсың, диләр. Ахыр чиктә, бала куркыныч янаганда да кычкырмый.
Адвокат Марат Гайнуллин:

– Яшьләренә бәйсез рәвештә, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы кылынган аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү яный. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган педофилларны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турындагы закон үз көченә керде. Яңа канун буенча, 18 яшькә җитмәгән балигъ булмаганнарга карата кабат сексуаль характердагы гамәлләр кылган җинаятьче гомерлеккә тоткынлыкка җибәреләчәк. Шундый ук җәза ике һәм аннан да күбрәк балага көч кулланучыга да яный. Сүз шулай ук җинаять башка авыр яки аеруча авыр җинаять белән кылынган очраклар турында да бара.
Баланы мәсхәрә итүчеләрнең халык арасында йөрергә хакы юк. Аларны 10-15 елга төрмәгә утырту да аз. Ләкин шунысы да бар: кайчак бер гаепсезләрне дә утыртып куялар. Минем тәҗрибәмдә дә шундый факт булды, ныклап торып тикшермичә, бөтен тиешле экспертизаларны үткәрмичә, кешене 15 елга утыртып кую дөрес түгел. Ә инде чыннан да шундый җинаять кылучыларга иң кырыс җәза тиеш. Тикшерүчеләр алар шулай ук әтиләр, абыйлар, биредә һәр эшкә аңлы рәвештә якын килү кирәк. Чөнки синең бер имзаң, баланың алгы тормышын гына түгел, ә педофил дип гаеп тагылган кешенең язмышын да билгелиячәк.
СҮЗ УҢАЕННАН:
“Справедливая Россия — За правду” партиясе җитәкчесе белдергәнчә, халыкның 70%ы иң югары җәза кертүне хуплый. “Справедливая Россия — За правду” партиясе җитәкчесе Сергей Миронов коллегалары белән террорчы һәм педофиллар өчен үлем җәзасын кертергә тырышачакларын белдергән. Миронов әйтүенчә, балаларны үтерүче һәм көчләүчеләр, шулай ук террорчылар һәм аларның ярдәмчеләре иң югары җәза чарасына – атып үтерүгә лаек. Депутат сүзләренә караганда, аның мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты үлем җәзасын кире кайтаруны хуплый. Сәясәтче тәкъдим иткәнчә, бездә суд системасының камил булмавы сәбәпле, үлем җәзасы буенча хөкем карарын беренче инстанция суд карарын присяжныйлар коллегиясе белән Югары суд раслаганнан соң ук үтәргә кирәк.
ФИКЕР:
Россиядә бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова:

– Соңгы елда илдә балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр саны 11,8 процентка арткан. Шул ук вакытта рецидивистлар саны да арта. Дәүләт думасында 2018 елдан ук педофиллар өчен гомерлек җәза һәм балаларның яклануын арттырырга тиешле башка чараларны күздә тоткан канун проекты каралуда ята. Әмма әлегә бар да үзгәрешсез кала.
Балаларны педофиллардан яклау чараларын ниһаять катгыйландыру өчен күпме фаҗига булырга тиеш? Шунысы сәер: бу елларда без кемгә каршы көрәшәбез соң? Әле Президент йөкләмәсе буенча балачакның комплекслы хәвефсезлеге федераль стратегиясе эшләнә. Әйе, без бөтен мөмкинлекләрне берләштерәчәкбез. Андый кешеләр безнең балаларыбыз белән янәшә яшәргә тиеш түгел дип исәпләгән һәркемгә берләшергә кирәк. Ә бу очракта хокук сакчылары тарафыннан административ күзәтчелек шартларының үтәлешен контрольдә тоту да катгый тикшерү предметы булырга тиеш!
Тышкы һәм оборона сәясәте советы әгъзасы, ФСБ генерал-майоры Александр Михайлов:

–Үлем җәзасының иң соңгы чара икәнлеген аңлыйм. Ләкин ул гадәттән тыш җәза чарасы булып санала да. Бездә үлем җәзасын беркем дә гамәлдән чыгармады. Бары тик аңа мораторий керттек. Җинаять кодексында ул бар бит. Шуңа күрә мин аерым очракларда бу мораторийны гамәлдән чыгарырга кирәк дип саныйм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина

Комментарийлар