16+

Балык Бистәсе Рио-де-Жанейродагы иң зур пляжны уздырырга җыена?

Балык Бистәсе Чулман елгасы буенда урнашкан. Монда гаҗәеп матур манзара ачыла. Ә бит кемдер көн саен шуларны күреп яши. “Райүзәгең гүзәлме” проекты белән нәкъ менә шушы бистәгә килеп җиттем. 

Балык Бистәсе Рио-де-Жанейродагы иң зур пляжны уздырырга җыена?

Балык Бистәсе Чулман елгасы буенда урнашкан. Монда гаҗәеп матур манзара ачыла. Ә бит кемдер көн саен шуларны күреп яши. “Райүзәгең гүзәлме” проекты белән нәкъ менә шушы бистәгә килеп җиттем. 

Район үзәге Казаннан бик ерак та түгел, бер сәгатъ эчендә килеп җитәргә дә була. Анатыш авылы аша керә торган җирендә яңа асфальт түшәгәннәр. М7 трассасы ягыннан да юллар яхшы. Беренче уңай хисләр шунда туа. Балык Бистәсе башында ук Боз сарае балкып тора. Халык әлеге объектны бик сораган дип әйттеләр, хәзер инде рәхәтләнеп шугалакта шөгыльләнәләр, хоккей уйныйлар. Бистә үзе әллә ни зур түгел, 8 меңгә якын халык яши, шуңа күрә дә үзәгенә тиз барып җиттем. Монда биш ел дәвамында мәйдан ясаганнар, Ленин урамы буенча сквер дип тә атала ул. Шул тирәдә күп кенә дәүләт учреждениеләре урнашкан, шул исәптән район хакимияте дә. Мәйданның икенче башында Дан аллесы эшләнгән, Балык Бистәсе илебезгә 10 Советлар Союзы герое биргән. Әлеге үзәктәге паркка кичен һәм ял көннәрендә бик күп халык җыела икән.

Аннан ерак түгел генә мәчет күренә. Аның янында да матур гына сквер төзеп куйганнар. Җәйге лагерь вакытында бина тирәсендәге мәйданчыкка балалар уйнарга чыга. Аллаһ йорты янында шундый күркәм объект булуы бистәне тулыландырып тора. Әле мәчетнең машина кую урынын эшләп яталар. Анда күп кенә чаралар уза, шунлыктан килгән кунакларга уңайлылык тудыру өстендә эшлиләр. Балык Бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Марс Магизов әйтүенчә, кичләрен бу скверда алма төшәргә дә урын калмый.

Түрә белән сөйләшә-сөйләшә, Чулман буена төшеп киттек. Мондагы матурлыкны күрсәгез иде сез! Елга уч төбендә кебек күренә, чөнки аска таба юл тотасың. Ара-тирә тарихи биналар да күренеп ала, менә купец Зәһәрия Кубарев йорты яныннан уздык. Бу иске бистә җирләре икән. Алдымда шифаханә бинасы пәйда булды, анда яхшы ремонт ясалган. Бик кирәкле бина инде бу район үзәге өчен, медицина өлкәсенә игътибар бирүләре сөендерә. Алга таба гимназиягә ремонт ясауларын күрдем. Сүз уңаеннан, Балык Бистәсендә ике мәктәп һәм биш балалар бакчасы эшләп килә. Аларда чират юк, уку да бер сменада бара. 

Балык Бистәсендәге яр буе үзенә күрә бер дөнья. Монда пляж да, спорт һәм балалар мәйданчыклары да, ком буйлап ясалган матур сукмаклар да бар. Чулманның исә иге-чиге күренми. Нәкъ менә шушы районда елганың яр линииясе 85 чакрымга сузылганын белә идегезме? Вәт шуны рәткә китерсәләр, ә? Җирле хакимият шул юнәлеш буенча эшләр башкарырга хыяллана да инде. Бу хакта район башлыгы Радик Ислямов белән сөйләшкәндә дә ишетелде. Болай булса, атаклы Рио-де-Жанейродагы иң зур пляжны уздыралар икән. Марс Магизов сүзләренчә, элегрәк әлеге яр буенда ярминкәләр узган, базар булган, көймәләр белән килеп, сәүдәгәрләр сату иткән. Хәзер дә халык тукталмый монда, әмма бүген су коенырырга, кызынырга һәм ил итәргә дип киләләр. Кунакларга уңайлырак булсын дип, яңа башлык шунда яңа юл да салдырткан. Югарыгарак менсәң, бөтен пляжны күрергә була, эскәмияләре дә куелган, утырып, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Якында гына шәп кафе бар. Балык Бистәсендә төшке ашка нәрсә бирәләр дип уйлыйсыз? Әлбәттә, балык! Мин судактан авыз итеп, иксез-чиксез Чулман елгасына карап, вакытның узганын да сизми калдым. Ә бит әле эш бетмәгән.

Бистә буйлап йөргәндә май заводын ремонтлаганнарын күрдем. Озакламый сафка басарга тиеш икән, димәк, эш урыннары булачак дигән сүз. Район үзәгендә адым саен кибет, кече бизнес алга киткән, ахры. Шуңа игътибар иттем, монда ике катлы күпфатирлы йортлар күп. Сабантуй уза торган мәйданга барганда, бер урында өр-яңа юл салып ятуларын күреп алдым. Марс Магизов сүзләренчә, түбәнлектәге урамда яшәүчеләр аны сорап мөрәҗәгать иткәннәр, менә шуны тормышка ашырырга мөмкинлек барлыкка килгән. Мәйдан исә Балык Бистәсе эчендә бик матур урында урнашкан. Шуның белән алдыра да ул. Чөнки күпчелек район үзәгендә Сабантуйга эләгү өчен бистәдән читкәрәк барырга кирәк. Ә монда ул якында гына, бик уңайлы. Без килгәндә анда бер төркем халык утыргычларны буяп, нәрсәгәдер әзерләнеп маташалар иде. Баксаң, “Бистә шәле” дигән фестиваль буласы икән. Әлеге район элеккеге вакытлардан ук шәл бәйләүчеләре белән дан тоткан. Шул традицияне кайтармакчылар. 

Иске Балык Бистәсен күргән идек, яңасын да карап кайттык. Монда йортлар төзелә, ай саен яңа урам барлыкка килә. Яшьләр район үзәгендә яшәргә омтыла. Шулай булмыйни? Бөтен уңайлыклар да тудырылган. Халык бассейн сораган булган, ул эшләп килә, аңа бик күп кеше йөри, ди. Янында гына мәдәният йорты балкып тора, бинага капиталь ремонт ясаганнар. Балык Бистәсенең үзәге башкалардан бик аерылмый, үзенең базары бар, күп кенә административ биналар шул тирәдә сибелгән. Сәүдә үзәкләре дә күренде, кибетләр дә, алда әйткәнемчә, тулган. Ахыр чиктә шуннан ерак түгел матур итеп тышланган биек бина күзгә чалынды. Баксаң, монда агротехник техникум эшләп килә икән, янында тулай торагы бар. Аның ишегалды үзенә күрә бер парк сыман, күләгәдә агачлар арасында һава суларга була, китап та укырга менә дигән җир.

Балык Бистәндә яшәүчеләрне борчыган иң авыр сорау турында сүз башлавым булды, район башлыгы Радик Ислямов шунда ук су белән проблемалар булуын әйтте. Аның белдерүенчә, җәен коры вакытларда халык 3 тапкыр күбрәк су куллана. Моңа инде, билгеле булганча, бакча өчен куллану да зур йогынты ясый. Әле инженер челтәрләре дә нык искергән, чөнки алар дистә еллар элек төзелгән булган. Шуңа күрә дә, басымны бераз арттырсаң, торбалар тишелә икән.
- Әлеге проблеманы чишә башладык, былтыр 800 кубометрга исәпләнгән су чистарту станциясе ясый башладык. Быел икенче этабы эшләнә, киләсе елга насослар урнаштырачакбыз. Безнең тагын бер четерекле соравыбыз бар: кайбер җирләрдә яңа су линиясе сузылган булса да, халык аңа кушылырга ашыкмый, искесендә утыра. Бюджет хисабына тоташтыру эшләрен без башкара алмыйбыз, ә кешеләр, акчасын кызганыпмы, яңа линиягә кушылмый. Минемчә, бер-ике елдан су белән проблеманың очына чыгарбыз дип уйлыйм. Халык белән эшләргә кирәк булачак инде, чөнки аларга яңа линиягә күчүне аңлату зарур. Аңлашырбыз дип өметләнәм, - ди Радик Ислямов.

Ә инде Балык Бистәсенең үсеше турында сөйләгәндә, сүз Чулман ярына барып тоташа. Аның инде икенче этап эше төгәлләнгән, тиздән шәп кенә ресторан ачылачак, шулай ук ял итү һәм күңел ачу сервисы оештырылачак. Әйтик, шезлонглар булачак һәм суда йөрү өчен төрле транспорт чаралары китерәчәкләр. Алга таба пляж зонасыннан бераз китеп, яхт-клуб ясау планы да бар. Чулман буйлап елга 200 теплоход менә, шуның бишесе булса да Балык Бистәсенә керсә, бу район үзәге өчен зур вакыйга булачак. Бу хакта Радик Ислямов үзе әйтә. Бистәдә төзелеп бетмәгән бер сөт комбинаты булган, күптән түгел генә аны инвестор сатып алган. Хәзер анда төзекләндерү эшләре бара, аны тәртипкә китерү өчен 1 миллиард 250 миллион сум акча сарыф итмәкче булалар. Беренче этапта 100 кеше эшле булса, икенчесендә әлеге сан 200гә җитәргә тиеш. Комбинат тәүлегенә 300 тоннага якын сөтне эшкәртә алачак. Бу гына түгел, әлеге предприятие райондагы күп кешегә акча эшләү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай булгач, Балык Бистәсе бетми әле, киресенчә, икенче сулыш алып, үсешкә таба атларга җыена.


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading