16+

Баш очыбыздагы таҗның төшүеннән, дәрәҗәбез түбән тәгәрәвеннән куркабыз

Башыбыздагы таҗның төшүеннән, әлеге дә баягы дәрәҗәбез түбән тәгәрәвеннән куркабыз.

Баш очыбыздагы таҗның төшүеннән, дәрәҗәбез түбән тәгәрәвеннән куркабыз

Башыбыздагы таҗның төшүеннән, әлеге дә баягы дәрәҗәбез түбән тәгәрәвеннән куркабыз.

Кешенең дәрәҗәсе кайчан төшә? Әлеге сорауны үзегезгә биреп караганыгыз бермы сезнең? Әлбәттә, акны – карадан, яхшыны – яманнан аера белгән, азмы-күпме дөнья күргән кеше бу сорауга һич икеләнмичә җавап бирәчәк. Шул исәптән мин дә. 

Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Без үскәндә әбием еш кына: “Һәр авылның үз юләре”, - дия торган иде. Дөрес сүзләр. Үз дөньясында үзенә генә хас булган “кануннарга” буйсынып, һәр авылда яши сәер кешеләр (юләр дип һич атыйсы килми шуларны). Мин үскәндә туган авылымда да бар иде андый кеше, күрше авылда да. Килен булып төшеп, бүгенге көндә яшәп ятучы салада да яши андый кешеләр. Бер карашка сәерлекләре күзгә ташланса да, дөньяны аңлап, сөйләшеп торулары бөтенләй башка фикер калдыра. 

Аналы-кызлы авылдашлар мине күрүгә, ерактан ук, русчалатып: “Гүзәл, сәлам! Хәлләрең ничек? Эшкә киттеңме?” – дип сорау арты сорау яудыра торганнар иде. Мин дә беркайчан кыенсынып тормадым. Ерактан ук кулымны күтәреп, сәлам бирә идем үзләренә. Шуны гына көткәндәй, адымнарын тизләтеп, якын кешеләрен күргәндәй, яныма ук килеп баса торганннар иде. Хәлләрне сорашалар. “Гадел ничек? Укый аламы? Авырдыр инде?” – дип сорау арты сорау бирә сөйләшүгә сусаган әңгәмәдәшләрем. (“СөбеханАлла, һәр нәрсәдән хәбәрдар үзләре”, - дип шаккатып, тел шартлатып куя идем шулчак үзалдыма!) Сөйләшә торгач, кешеләрнең явызлыкларына зарланып, күңелләрен дә бушатып алалар. Юк, исемнәрен телгә алып, теге яки бу кешедән зарланмый иде алар, гомумиләштереп, үзләренчә үпкә белдереп алулары. Алар миңа әллә ни еш очрамый да иде. Очраган чакта шулай моң-зарларын тыңлап, үземчә киңәшләр дә биреп куям үзләренә. 

Шулай бервакыт күңелләрен бушаткан арада, минем янәшәмдә басып торган танышым, каты итеп җиң очымнан тартып куйды. “Әйдә, җүләрләр белән сөйләшеп, дәрәҗәңне төшермә!”. Русчалатып, кычкырып, алар аңласын һәм ишетсен дип әйтте ул бу сүзләрне. Икебез ике якка аерылгач та, әлеге сүзләр миңа тынгы бирмәде. Әгәр чынлап та шулай икән, минем дәрәҗәм бөтенләй түбән тәгәрәгән булып чыга. (Елдан артык күрше булып яшәдек үзләре белән).  Һәрвакыт эшемне бүлеп алар белән сөйләшеп торырга да, моң-зарларын тыңларга да, шатлык-сөенечләрен бүлешергә дә вакыт таба идем. Ә алар, бездән аермалы буларак, юк кына нәрсәләргә дә сөенә белә. Яраткан гөле чәчәк аткан, чәчәк орлыклары тишелеп чыккан, Фәлән кеше бүген аларга сәлам биреп киткән – менә шул алар өчен шатлык чыганагы.

Уйларымнан арынырга да өлгермәдем, шул ук көнне, кечкенә генә пакет тотып эш урыныма килеп керделәр болар. “Монысы Гадел белән сиңа күчтәнәч”, - дип, пакетны зур бер канәгатьлек хисе белән өстәлгә китереп куйды әни кеше. “Алмыйм, кирәк түгел” дип тарткалашуларым файда китермәде. Һич көтмәгәндә шул пакетның хуҗасына әйләндем дә куйдым. Үзләре каршында ук пакетны ачтым.

Пакет эчендә ике шоколад һәм кечкенә калай савытта персик компоты ята. “Шоколадларны малаеңа бирерсең яме. Алар башны эшләтә. Аңа шоколад ашарга кирәк. Ә компотын үзең эчәрсең”, - диделәр дә, саубуллашып чыгып та киттеләр. Әлеге вакыйга турында сөйләп күрсәткәч тә, күбесе: “Ничек алардан җирәнмичә әйбер алдың?” – диделәр. Ә мин җирәнмәдем, алдым, җәмәгать! Әйбер кирәктән түгел, һич юк! Аларның күңелләре булсын дип алдым. Биргән күчтәнәчләрен кире кагып, үпкәләтермен дип курыктым. (алар, чыннан да, бик тиз үпкәлиләр иде) Шоколады белән улым сыйланса, компотыннан хезмәттәшләремә дә авыз итү бәхете насыйп булды.

Үзгә бер дөньяда яшәүчеләр белән сөйләшеп, алар чын күңелдән биргән күчтәнәчләр белән сыйланганнан гына дәрәҗә дигәннәре түбән тәгәри микәнни соң ул? Кемнәр өчендер шулайдыр да, бәлки. Тик минем фикерем башкача шул. Күрәсең, үзем дә бераз “тегеләйрәктер” инде.

Сер түгел, сәеррәк затларны, аларның үз дөньясы, дип, күрмәмешкә салышып урап узарга тырышабыз без. Алар белән исәнләшүне дә кирәк тапмый күпчелегебез. Укабыз коелудан, баш очыбыздагы таҗның төшүеннән, әлеге дә баягы дәрәҗәбез түбән тәгәрәвеннән куркабыз. Бер карасаң, күпләрнең өч тиенгә дә тормаган дәрәҗәсе төште ди дә, төшмәде ни...

Аналы-кызлы авылдашларымны бик күп еллар күргән юк инде. Өйләре янып, көлгә әйләнгәч, әни кешене хастаханәгә урнаштырганнар иде. Аннан, гангрена китеп, бер аягын төптән кискәннәр дигән хәбәр ишеттем. Хәзер кайлардадыр, белмим. Ә кызы авылга кайтып-кайтып киткәли, диләр. Янган йорт тирәләрен әйләнеп уза, дип әйтәләр. Ни генә дисәң дә, алар да Ходай бәндәсе бит инде. Аларда да хис дигән нәрсә бардыр.... 

Үземнең дә, янып, көлгә әйләнгән нигез яныннан узган саен, һәрчак күңелем тула.  Әллә сагыну хисе шунда, әллә кызгану, аңламассың...

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading