– Дөресен әйткәндә, улыбыз андагы хәлләр турында бер нәрсә язмый да, сөйләми дә. Аның сүзләренчә, барысы да яхшы, бары да әйбәт. Армиядә чагында да шулай иде ул, бер нәрсә дә сөйләгәне булмады. Чын ир дип уйлыйм мин аны. Әни, кайгырма, бар да яхшы, ди ул. Төрле хәлләр булгандыр инде. Ләкин бер тапкыр да сукранганы булмады. Әлегә кадәр, бар да әйбәт, дип тора. Аңлыйм инде, безне борчыйсы килми. Безгә сөйләп тә андагы хәлләр җиңеләйми бит инде, – ди әңгәмәдәшем.
Хәрбине шушы көннәрдә дүртенче тапкыр кыска вакытлы ялга көтәләр. Ни генә булса да, исән-сау кайтсын, дип тели әни кеше.
– Әлеге ялын никтер һаман кичектерделәр. Октябрь-ноябрь айларына кайтыр дип өметләнәбез инде, – ди Эльвира ханым. – Кайтып киткән саен, улымда үзгәрешләр дә күренә. Ул уйчан, җитдиләнеп киткән. Тагын бер уңай сыйфаты бар аның – улыбыз һәрвакыт җаваплы, шулай булып кала да. Гаиләсе өчен генә түгел, ил алдында да үзендә җаваплылык хисе тоеп яши ул. Шулай да сугыш ул сугыш инде, кешегә тәэсир итми калмый. Нинди генә үзгәрешләр булса да, яхшы якка гына булсын иде, дип телибез. Отпускка кайтып, рәхәтләнеп кенә ял итеп, ияләшкәч кенә кире озату – иң кыены, улымның үзенә дә китүе авыр. Чөнки ярты елга бер кайткан саен, оныгыбызның үсүен, үзгәрешләрен әтисе күрми дә кала диярлек. Шунысы да күңелгә тия. Элемтә көчле югыйсә, фото, видеолар бар. Элемтә булса, аларны да карый ала ул. Яшь баланың хәтере кыска диләр бит. Еш күреп тормагач, оныгыбыз әтисе кайткач бик озак ияләшә. Ике атна бик кыска вакыт бит. Беренче кайткан вакытында, китәренә ике-өч көн кала дигәндә генә янына бара башлады. Икенче тапкыр кайтуында, бала әтисенә бер атнадан гына ияләште. Өченче тапкыр кайтуында, кулыннан тотып, йөртеп кенә торды инде, “Әттә-әттә, әйдә-әйдә”, – диеп кабатлый-кабатлый. Хәзер таный, белә. Фотодан да күрсәтә безгә, үзе һаман “әттә” диеп кабатлый.
Элемтә югалып, хәрбинең якыннары билгесезлектә калган вакытлар да еш була. Андый мизгелләр – иң авыры.
Комментарийлар