– Кызганычка каршы, портларга яхшы инфраструктура җитми, теплоходларның күбесе искергән. Бәләкәй шәһәрләрнеке генә түгел, Казан елга портын да төзек дип әйтеп булмый. Ә елга туризмының бәяләре югары, чөнки лайнерлар өчен ягулык кыйммәт. Шулай да елга туризмын активлаштыра башладылар анысы. Яңа маршрутлар өстәлә бара, тик бу юнәлештә эшлисе эшләр бик күп, – ди ул.
Сүз уңаеннан, Ульяновскига, Болгарга белән Зөягә беренче теплоходлар йөри башлады да инде. 17 майдан Чебоксарга да барып булачак.
Татарстанны туристлар ярата
Туризм буенча дәүләт комитеты Татарстанда туристның уртача чегын атаган. Яшәү һәм күңел ачуларны исәпкә алып, Татарстанга сәфәр бер кешегә якынча 22 мең сумга төшә. "Бүгенге көндә бер кешегә сәфәрнең уртача бәясе 22 мең сум тирәсе тәшкил итә. Бу яшәү, экскурсия программасы, туклану, сатып алулар. Әлбәттә, кемдер азрак сарыф итә, ә кемдер күбрәк", – дигән Туризм буенча рсепублика дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Туроператорлар ассоциациясе билгеләп узганча, Россия эчендәге туристлар агымының 50 проценты (39,3 миллион сәфәр) алты юнәлешкә туры килә: Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Татарстан, Кырым һәм Севастополь, Свердловск өлкәсе. Шул ук вакытта беренче өчесе барлык туристларның 42 процентына хезмәт күрсәтә (32,6 миллион сәфәр).
Кырым белән безнең Татарстаныбыз гомумроссия рейтингында дүртенче баскыч өчен көрәшә. Һәм менә кызыклы факт: әгәр дә субъектларда туристларны кабул итүне аларның административ чикләре нигезендә чагыштырсак, 2023 елда "туристлык гигантларыннан" соң дүртенче урында Татарстан торачак, ул эшлекле дә, классик туристлык сәфәрләре күзлегеннән дә бертигез дәрәҗәдә популяр. Республикага 2,42 миллион визит ясалган (ягъни гомумроссия санының 3,1 проценты). Әмма география күзлегеннән карап Кырым һәм Севастопольнең җыелма статистикасын исәпкә алсак, бу субъектлар 2023 елда Татарстанны бишенче урынга күчерәләр, чөнки аларның икесе бергә 2,43 миллион сәфәр туры килә.
Чит ил паспорты кирәкми
Ялга җыенучылар өчен Туроператорлар ассоциациясе визасыз һәм чит ил паспортыннан башка барып була торган илләрне искә төшерә.
Белоруссиягә поездда, самолетта яки машинада барырга була. Мәскәүдән һәм Россиянең уннан артык шәһәреннән Минскига турыдан-туры рейслар бар. Шулай ук ил башкаласыннан Брестка, ә Гомельгә Петербургтан да очарга мөмкин.
Россиялеләр чит ил паспортыннан башка бара ала торган икенче ил – Казахстан. Мәскәүдән һәм төбәкләрдән Астанага, Алма-Атага, Актау һәм Шымкентка туры рейслар оештырыла. Кыргызстанга – Бишкекка һәм Ошка да очарга була.
Әрмәнстанга Россия паспорты буенча фәкать Ереван һәм Гюмри аэропортлары аша гына керә алабыз.
Россиядән Абхазиягә машинада яки поездда барып җитәргә мөмкин, ләкин Сочига очып, чикне автобуста үтү уңайлырак.
Көньяк Осетия бару өчен дә кирәкми чит ил паспорты. Россиядән анда Транскавказ автомагистрале буенча автомобильдә барырга мөмкин, ләкин Владикавказка кадәр очкычта, аннан Цхинвалга автобус яки таксида бару яхшырак, дип аңлаталар Туроператорлар ассоциациясендә.
М-12 трассасы ачылу уңаеннан Зөя утрау-шәһәрчеге быел рекордлы сандагы туристларны кабул итүгә әзерләнә.
Бүген Зөя утрау шәһәрчеге Татарстанның төп туристлык үзәкләренең берсе булып тора, анда ел саен 1,7 миллионнан артык кеше килә. Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
2030 елга автомобильләрдә һәм автобусларда сәфәрләр кылучылар саны 47 миллионга кадәр артачак (хәзерге 27 миллион). Хөкүмәт 2035 елга кадәр автомобиль туризмын үстерү концепциясен раслаган. Шуның нигезендә, автомобильләрдә сәяхәт итү якындагы елларда күпкә уңайлырак булачак: юл сервисы объектларын, шул исәптән күпфункцияле зоналарны үстерү планлаштырыла. Алар автомобильләргә бензин салу станцияләрен, отельләр, туклану пунктларын, кибетләр, техник хезмәт күрсәтү станцияләре, балалар мәйданчыкларны үз эченә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар