16+

“Бер йортыбыз янган иде, инде икенчесе көлгә әйләнде”

22 август көнне Кукмара районының Мәмәшир авылында янгын чыгып, берьюлы ике йорт янып көлгә әйләнгән. Ялгызы яши торган күршеләре дә, 9 айлык сабыйлары булган Сәйфетдиновлар да йортсыз калган.

“Бер йортыбыз янган иде, инде икенчесе көлгә әйләнде”

22 август көнне Кукмара районының Мәмәшир авылында янгын чыгып, берьюлы ике йорт янып көлгә әйләнгән. Ялгызы яши торган күршеләре дә, 9 айлык сабыйлары булган Сәйфетдиновлар да йортсыз калган.

– Иртәнге өчләр тирәсендә булды бу хәл. Кайнатам урамда газ трубасына сугуларын ишетеп уянган. Авылда берәр хәл була калса, гадәттә, шунда сугып хәбәр бирәләр. Күршебез утны күреп каккан икән. Шуннан барыбыз да чыгып йөгердек. Без чыкканда, ут безнең сарайдагы печәнлеккә күчкән иде. Янгын күршеләрнең сараеннан чыккан, кемдер мунчасыннан дип тә сөйлиләр. Каян чыкканы да, сәбәбе дә билгесез. Күршеләр дә бернәрсәсез калды, – дип сөйләде безгә Энҗе Сәйфетдинова.
Аларның хуҗалыгында бөтен нәрсә янып беткән. Мунчасы да, гаражы да, каралты-кура да, ай ярымнан иткә озатыласы җиде баш терлек тә, егерме баш каз да ут астында калган. 
– Бер үгез белән үрдәкләр генә чыгып калды. Ирем төнге сменага эшкә машина белән киткән иде. Машинабыз шуның белән генә янмый калды. Печәнлек кышка терлекләргә дигән печән белән тулы иде. Документларны гына алырга өлгердек. Ике сәгать эчендә бөтен нәрсәбез янып бетте, – ди Энҗе.
Яшь гаилә бу йортта Рәсүлнең әти-әнисе белән яшәгән. Өч ел элек йортка янкорма кушып салган булганнар.  
Энҗе бала чакта аларның да йортлары янган. Ул вакытта иске өйләре янып беткән, салып бетереп күчәргә өлгермәгән яңа йортларын уттан саклап кала алганнар. Әти-әнисе шунда яшиләр.
Сәйфетдиновлар янган йорт урынын инде чистартып, фундамент та салырга керешкәннәр. Булышучылар күп, ярдәм кулын сузган һәрбер кешегә, авыл җирлекләренә, оешмалар җитәкчеләренә, авылдашларга бик зур рәхмәт әйтәсебез килә, ди Энҗе. 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: карта номеры 2200 5311 1735 6236. (Ак барс банк). 89393803953 телефон номерына беркетелгән: Энже Рафисовна С.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading