Без сөйләшергә яратабыз инде. Белсәк тә, белмәсәк тә, кирәк булса да, булмаса да нәрсәдер сөйлибез. Шулай күнегелгән.
Әгәр ике кеше очрашып, берни дә сөйләшмичә генә торалар икән, димәк, борчаклары пешми, җеннәре туры килми, сөйләшер сүзләре юк кебек тоела. Алай түгелдер инде ул, кайбер кеше белән дәшмичә генә аралашу да рәхәт, аның яныңда булуын тою да җитә. Тик без сөйләшергә күнеккәнбез.
Кайчагында ялгыш кына ычкынган бер сүз дә кешенең язмышын борып җибәрә. Бөтенләй әһәмиятсез, кирәксез, бары тик дәшми калмас өчен генә әйтелгән сүз.
Бер мәлне дуслар җыелып машинада китеп баралар. Табигать кочагына, җиңелчә генә мәйләп, чүт-чүт кенә бәйрәм итеп утырырга. Шунда дусларның берсе руль артындагысына әйтеп куя:
– Карале, туган, түшәмдә нинди ике тишек ул синең?
– Юк анда бернәрсә дә, – ди теге, исе китмичә генә. – Кичә генә эчләтеп алдым.
– Юк, менә бит… Хатын-кыз туфлиенең биек үкчәсе тишкән кебек…
– Хе-хе… – дип көлә руль артындагы дусты һәм кинәт әйтеп сала: – Бәттәч, бу бит үземнең машина түгел.
– Кемнеке?
– Хатынныкы… – Һәм шунда ул картинаны күз алдына китерә дә тормозга баса.
Хәзер хатыны белән аерылыштылар. Шул бер сүз аркасында.
Хатыны дигәннән… Бер дус таксист белән кайтып киләбез. Заказ булды тегеңә. Бергә барырга булдык. Затлы гына киенгән ир кереп утырды. Җитди, эшлекле кеше икәнлеге күренеп тора инде.
– Берәр кафега, – ди бу, – Сыра алырга иде.
Киттек якындагы бер кафега. Тегенең телефоны шалтырады. Сөйләшә инде хәзер.
– Менә сыра алырга гына киттем. Белмим. Берәр кафега инде. Юк, син нәрсә?!. Нинди сулга йөрү. Нинди кызлар… Сыра алам да кайтам дип торам бит… Нәрсә?!. Ничек кайтма? Юк, әйткәнне аңлыйсыңмы син, юкмы… Нәр…
Сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр. Бу беркадәр тыңлап торды да телефонны сүндерергә мәҗбүр булды. Һәм сүгенеп куйды. Тагын ниндидер номер җыйды:
– Карале, туган… Син Кара диңгез буена җыена идеңме әле? Яхшы, миңа да бер билет ал әле. Әйе, хәзер килеп җитәм.
Шуннан безнең маршрут үзгәрде. Хатынының бер сүзе үзгәртте аны. Аэропортка илтеп куйдык.
И, маршрутның мондый гына үзгәрүе нәрсә әле ул!
Бер ир кухняда ысланган балык ашап утыра. Янында хатыны бөтерелә, нәрсәдер пешерергә җыена инде. Зур гына гәүдәле хатын. Хатын-кыз аз гына тулыланып киттеме, моны кимчелеккә саный башлый бит инде, ниндидер комплекс барлыкка килә. Бөтен дөньяда барысы да зифа гәүдәле, бары тик ул гына симездер кебек тоела башлый.
Ә ир моны белми. Ул, һушы китеп, балык ашап утыра. Һәм үз алдына әйтеп куя:
– Шундый симез! Тик шундый шәп.
– Нә-әр-сә?! – дигән тавышы ишетелә хатынының.
Ир борылып карый да нидер әйтергә җыена, тик өлгерә алмый кала. Хатынының кулындагы кәстрүл маңгаена килеп бәрелә. Нәфрәт белән. Хатын-кыз фигурасындагы кимчелекләрне тикшерү нинди нәфрәт уятырга сәләтле икәнен чамалыйсыз инде? Вәт, шул. Бу ирнең дә маршруты үзгәрә. Кая җыенган булуына карамастан, травматологиягә килеп эләгә.
Бер сүз бит инде югыйсә.
Хәзер мин, барысына да йомгак ясап: «бер сүз дә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне җимерергә мөмкин, шуңа күрә сүзләрегезне уйлап сөйләгез, бәла-казага сәбәп тумасын», – дип әйтергә тиешмендер. Алай түгел. Бөтен сүзне дә уйлап бетереп булмый аны, кайберләре син уйларга уйлаганчы ук чыгып оча. Гадәттә, алар ахмак сүз була, чөнки кешедәге ахмаклыктан да җитезрәк нәрсә юк.
Ә чынында… Сүз ул сәбәп кенә. Әгәр нәрсәдер җимерелергә мөмкин икән, моның өчен сүз кирәкми. Ул берсүзсез җимереләчәк.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар