Рушания НИЗАМОВА – Аксубай районы, Яңа Дума авылында яшәп иҗат итүче балалар язучысы. «Халык мәгарифе отличнигы», «Россиянең атказанган укытучысы», Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, «Хезмәт ветераны» медале иясе. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Унлап китап авторы.
Туган телем
Саба җиледәй саф бит ул туган телем.
Җырлап аккан чишмә сыман туган телем.
Болындагы ромашкадай чиста телем.
Туган телдә сөйләп үтсен минем көнем.
И, дускаем, оялма син туган телдән.
Чит телләр дә чит кешегә туган булган.
Җир шарында яшәүче күп адәмнәрнең
Күңелләре үз моңнары белән тулган.
Чит җирләрдә йөргән татар букчасында
Күреп булган үз телендәге китапны.
Анаң кебек, балаң кебек кадерле ул,
Шулай булгач, ничек онытасың аны.
Җитмеш бишем
Җилләр белән уйный-уйный
Килеп җитте җитмеш бишем.
Уйлап торам, тыңлап торам,
Әллә соң бу төнге төшем.
Кайда соң ул озын-озак
Минем яшәгән көннәрем.
Җыру сузып кич утырган
Йолдызлы айлы төннәрем.
Кайда соң сез, сабакташлар,
Ялан аяклы дусларым.
Бергәләшеп белем алган
Мәктәпне юкка эзләдем.
Күп сорауларга җавапны
Кем бирер дип өзгәләндем.
Күңел сизде әниемнең
Каберлегенә тезләндем.
Соң аңладым
Итәк тулы күкәй тотканмын,
Сеңелкәшкә китеп барамын.
Нәни генә аңа күчтәнәч,
Кәрзиненә илтеп саламын.
Еллар аша карыйм еракка.
Әнекәем кырга ашкына.
Әле генә пешкән күкәйне
Сеңелкәшкә диеп калдыра.
Ачлык шулай эшли, мин түгел,
Ике генә кабып карадым.
Көне буе елап шешенгән
Сеңелкәшне соңрак аңладым.
Итәк тулы күкәй тотканмын,
Сеңелкәшкә китеп барамын.
Нәни генә аңа күчтәнәч,
Кәрзиненә илтеп саламын.
Онытмасыннар
Үлем фәрештәсе килгән,
Хәлләрне сораштыра.
Алса алсын җаннарымны,
Озак газапламыйча.
Үз туксаны туксан икән
Әлеге фәрештәнең.
– Әкрен-әкрен аламын, – ди, –
Җаныңны, бәгырькәем.
Элек күзләр томаланыр,
Аннары колакларың.
Еллар үткәч, тыңламаслар
Күп чапкан аякларың.
– Кулларга кагылмыйсыңмы,
Рәхмәтлемен мин сиңа.
Сәбәбе бармы соң әллә,
Аңлатып бирче миңа.
– Фани дөньяда кешеләр
Бары тик кунак кына.
Гел язып тор, Газраилне
Онытмасыннар шуңа!
Томанлы таң
(җыр)
Бушап калган туп шикелле
Бушый бара авылым.
Бикле капка, җансыз урам,
Җитми шуңа акылым.
Кушымта:
Әй авылым, әй урам,
Таң белән шунда чыгам.
Юкка чыкканмы авылым,
Әллә соң бары томан.
Кайсы елда агылдылар
Авылдашлар калага.
Белдем бит, белдем һәрберсе
Калдылар ла калада.
Кушымта.
Ромашка җыям урамда,
Урам тулы чәчәкләр.
Йөрүче юк, таптаучы юк,
Шундый ла бездә хәлләр.
Кушымта:
Әй авылым, әй урам,
Таң белән шунда чыгам.
Юкка чыкканмы авылым,
Әллә соң бары томан.
Бәхет
Көзнең моңсулыгы тараламы,
Ак бөртекләр төшә иңнәремә.
Кайгыларны җилләр озата барсын,
Бәхет килсен үз һәм тиңнәремә.
Иңнәремә төшкән кар бөртеге
Еллар үткән саен арта барды.
Ак карларга тиңдәш чаларган чәч,
Менә шулай, сездә җавап бармы?
Атылган ук җилдәй җитез икән,
Үткән гомер шуңа тиңләшерлек.
Дусларымны төштә генә күрәм.
Ялгызлыкка шулай ияләштек.
Иңнәремдә җитмеш кар бөртеге,
Санамыйм да, әмма сизәм моны.
Шул яшемдә кулга онык алдым,
Бәхет дими, ни диясең шуны?
Бәйрәм бүген
Бүген бәйрәм, дуслар – хатын-кызлар,
Җыелыйк ла бергә табынга.
Тормыш җебен җайлап сүтә-сүтә
Искә алыйк барын-барын да.
Кулыбызга алыйк чигешләрне,
Җыру сузыйк язлар турында.
Күз яшьләрен сөртеп алган булыйк
Йөрәк түзәлмәгән урында.
Безнең чордашларга күпме бүген,
Алтмыш белән җитмеш арасы.
Күпләребез инде әнкәйләрсез,
Әнкәйләрсез – кем дә нарасый.
Үткән көннәр тисбе төймәседәй
Тәгәрәшеп калган җилләрдә.
Яңа язлар көтә әле безне,
Ә күңелләр һаман үткәндә.
Җыр агыла якты яз турында,
Җыр агыла әнкәй турында.
Күз яшьләрен сөртә күпләребез
Йөрәк түзәлмәгән урында.
Бүген бәйрәм, үзебезнең бәйрәм,
Чәркәләрне кулга алыйк та.
Язгы таңдай көлү авазлары
Яңгырап торсын шушы табында.
Соңгы чәчәк
Ачылды да китап, килеп чыкты,
Ромашкалар, инде кипкәннәр.
Яшьнәп үткән җитез яшен сыман
Баш миеннән кичте үткәннәр.
Тырыс алып, дүрт дус, бергә-бергә,
Килгән идек урман буена.
Тырыс тулды баллы җиләк белән,
Ромашкалар керде куенга.
Истәлеккә диеп мин дүртесен
Куйган идем китап эченә.
Хафизәкәй, Рәхиләкәй, Наимәкәй,
Көн дә керәсез лә төшемә.
Ромашканы алдым кулларыма,
Килдем чардуганнар турына.
Ак кар өсте, ромашкалар калды
Дога булып алар рухына.
Күпме ятар икән соңгы чәчәк,
Кем булса да искә алырмы?
Әллә инде, ачылмаган сердәй,
Мәңгелеккә шунда калырмы?
Мин дә гармунчы
Шагыйрьләрне күптән күзәтәм мин
Гармунчылар алар һәрберсе.
Бишегендә җырлап ятканмы соң,
Гармун тартканмы соң, кем белсен!
Әнә берсе шигырь сөйли анда,
Аннан ала тальян гармунын.
Залда халык күз яшьләрен сөртә,
Ә гармунчы сибә бар моңын.
Шигырь актарамы ярсу җанны,
Телгәлиме моңы шагыйрьнең.
Яраттыра, сокландыра белә,
Бары шагыйрь, янә кем булсын.
Бераз гына мин дә шагыйрь бугай,
Күкрәгемнән ургый бар моңым.
Шигырь белән бергә бер җыр туа.
Тартып җибәримче гармуным.
Тәҗрибә зур
Хезмәткә китә егетләр,
Картлар озатып кала.
– Кая китте яшь чаклар, – дип,
Күз яшен сөртеп ала.
Күз яше – шатлык яшьләре,
Аны тыеп буламы?
Сугышка китми ич алар,
Тыныч хезмәт нибары.
Ә картларның яшьлекләрен
Басып алучы йоткан.
Үзен исә мәрхүмнәрнең
Ачы каргышы тоткан.
Тәҗрибәбез зурдан хәзер,
Егетләр сакта тора.
Басарга килгән дошманның
Тәртәсен кире бора.
Комментарийлар