“Безнең туганнар 2012 елда Сабан туе үткәрде, 500 кеше җыелды. Шул 2012 елдан соң Илһам абый шәҗәрә эшләгән һәм Ахунҗан бабайның ун баласына тараткан. Безгә шул шәҗәрә белән район данын якларга тәкъдим иттеләр. Ун баланы барлап, Кемерово, Алабуга, Казан, Чаллыдагы туганнарның телефоннарын бер төркемгә тупладык. Шундый әйбер тәкъдим иттеләр, нишлибез дип киңәшләштек. Һәр кешенең күңелендә була бушлык. Ул аны йә дин белән тутыра, яисә туганлыгы белән. Дин янына, туганлык янына безнең менә тагын шәҗәрә дә өстәлде”, – ди Алия ханым.
Бу эштән берәү дә читтә калмаган. Нәтиҗәдә, беренче шәҗәрәдәге 550 кешегә тагын 200е өстәлгән. Хәзер Ахунҗан нәселенең 13 буыны билгеле. “Үзебезнең нәселнең тамгасы бар, шуны барладык. Бабайлар ул тамганы үзләренең эш коралларында саклаган. Беренче тапкыр язылышкан вакытта алар шул рәвешле кул куйган. Бу документлар архивта да саклана”, – диде бай нәселнең дәвамчысы Алия ханым.
Татарстан “курчанка”лары
Аларның нәселе Татарстанга Курск өлкәсеннән килеп урнашкан. 7 буын нәсел җебен белә торган Малыхин-Ковальчуклар нәселендә, якыннарны гына исәпләгәндә дә – 247 кеше. Аларның бер өлеше Бөгелмә районы Соколка авылында яши. Зәй елгасы ярындагы бу салага XVIII гасырда нигез салынган. Шундый ерак арага күченсәләр дә, бу халык үзенең кече Ватанын онытмаган. Алар үзләрен Урта Апочки авылыннан чыккан дип санаган һәм шул якларга кайтып та йөргән.
“Безнең нәсел Курск губернасыннан күченеп килгән. Яшь вакытта, балалары белән бергә күчкәннәр. Безнең костюмнарыбыз, җырларыбыз сакланып калган һәм буыннан-буынга күчә. Әбиебез Мария Носонова заманында Мәскәүдә дә чыгыш ясаган һәм аның җырлавын пластинкага яздырганнар. Ул пластинка бездә әле дә саклана яшь буынга күчеп бара. “Курчанка”лар җырларын башка җырлаучы юк, аларны без генә башкарабыз”, – ди Любовь Малыхина.
Дөрестән дә, Любовь ханым өстендәге милли костюмнар төсләре белән бездәге чуваш, мари милләтенекенә охшаш булса да, фасоны, бизәкләре белән нык аерылып тора. Бу нәселдә моннан 100 ел элек киелгән хатын-кыз костюмы да сакланган һәм алар шул өлгедән тайпылмый.
Сүз уңаеннан, Малыхиннарда кием-салым, җыр-биюләр генә түгел, ә бик борынгы икона да сакланып калган. Яңа корылган гаиләләргә шул икона белән фатиха биргәннәр. Ул традиция әлеге нәселдә хәзер дә бар.
Комментарийлар