Бәлки шуңа бөтен ментларга караш та бер төрлерәктер. Бер туганым Башкортстанда яши. Озак еллар шул системада эшләп ялга чыкты. Бу бәян аның исеменнән булыр.
*** Минем эшем җинаять ачу, җинаятьчене табу иде. Бездән башка кем эшли бу эшне? Хәзер мин сиңа чын ментларның ничек эшләвен бер генә очрак аша аңлатып карыйм. Бервакыт Ә. авылында участковыйның өенә ут төрткәннәр. Утлы шешәнең, бәхеткә, икесенең берсе генә янып киткән. Анысы да өй эченә төшмәгән, ике тәрәзә арасына эләккән дә бакча эченә килеп төшкән. Өй ишеген тыштан терәтеп куйган булганнар. Янгын зур зыян салырга өлгермәгән, тәрәзәне ватып чыккан да утны сүндергән участковый. Ә бит өйдә тулы бер гаилә. Закон буенча зур статья бу, үтерергә маташкан бит ул адәм актыгы.
Ул вакытта конкретный мент иде безнең министр. Аның өчен эш һәрвакыт беренче урында торды. Үзе дә эшләде, бездән дә шуны таләп итте. Җирле милиция бу эшне ачалмаячагы ачыклангач, министр урынбасары мине һәм ике иптәшемне үз янына чакырып алды. Угрозыскта эшләгән чагым иде минем.
- Шундый-шундый хәл, егетләр, - ди бу. - Җинаятьчене тапмыйсыз икән, өегезгә кайтты юк. Тапканчы шунда яшәячәксез, ди. Кеше генә үтермәгез, калган бөтен ысулларны куллана аласыз, министр белән килешенгән, ди. Шуннан Башкортстанның иң ерак бер районына киттек без. Ул якта башкорт авыллары гына. Без барган авыл тау астына урнашкан. Берәр айдан безнең машина тау башында күренүгә, өйләрдән атка атланган ирләрнең атылып чыгып, урманга кереп китүен генә күреп кала башладык. Чәчелеп киткән борчакмыни. Алар да сораштырулардан туйды, без дә бик акрын алга барабыз. Сораштырабыз, тикшерәбез, җеп очын таба торган түгел. Участковый үзе дә ачылып бетми, күреп торабыз. Җирле ментларның бит биредә туган-тумача, дус-иш, авылдашлар дигәндәй, алар артыгын сөйләргә курка. Министр урынбасары да “җирле ментларга бик ышанып бетмәгез, алар бер-берсен яклашачак”, дип озатып җибәргән иде.
Шулай да өченче ай тулганда эзенә төштек без теге җинаятьченең. Атаклы ат карагы нәселеннән. Типсә тимер өзәрдәй башкорт егете. Авыллардан ат урлап, Оренбург якларына озатып ята икән бу. Үзен берничек тә өйдә туры китереп булмый гына бит. Өенә кайчан барсак та, сукыр атасы каршы ала.
- Беркайчан да тота алмаячаксыз сез аны. Юкка вакыт әрәм итеп йөрисез, - ди бу мыскыллы тавыш белән. Үзебезнең кешеләр аша егетнең кайсы авылларда булганын, кемнәрдә тукталганын ачыкладык. Кайсы авылда нинди хатын-кыз янына барып йөрүен белдек. Шерше ля фам, диләрме әле.
Менә шул хатын янына килүен хәбәр иттеләр бер көнне. Бардык. Карыйбыз: тәрәзәдә ут яна, өстәл янында теге егет белән бер матур гына бичә утыралар. Кем кайда, нәрсә эшләячәген билгеләдек. Мин урамда калдым. Көч бар, спорт мастеры. Әгәр урамга атылып чыкса, бөгәрләп ату минем өстә. Өлкәнебез өйгә кереп китте. Шулвакыт без һич уйламаган хәл килеп чыкты. Үтә дә хәйләкәр нәрсә икән егет: командир ишек ачу белән өстәлдән нидер алган да лампочканы бәреп ваткан бу. Ишетәм: нәрсәдер дөбер-шатыр килде дә тынды, өй эче дөм караңгы. Пистолет белән фонарьны тоткан килеш өйгә барып кердем. Чүт кенә үзебезнең командирны сугып екмадым. Карыйбыз – егет юк. Яшь бичә коты очып бер почмакка поскан. Өйдә юклыгын аңлау белән урамга атылдык. Эзлибез, әле ерак китәргә тиеш түгел бит. Тыштагы ике иптәш тә, урам якка чыкмады, диләр.
Берзаман тавыклар шаулашып алды. Ул якларда йортның аскы ягында кетәклекләр урнашкан. Егетебез идән асты аша шунда килеп кергән икән. Кетәклек ишеге ачык булган күрәсең, ишектән тавыклар атылып чыкты да тавыш тынды. Бер кулымда фонарь, икенчесендә пистолет, акрын гына шунда таба якынлашам. Һәм... үлем белән күзгә-күз очрашам. Нәкъ борын төбемнән балта выжылдап очып китмәсенме? Куркуымнан үзем дә тәгәрәп киттем, фонарь белән пистолетым да әллә кая очты.
Берничә секудтанмы, минуттанмы - әле генә үлемнән калган кеше бит –аңламыйсың да андый вакытта. Аңга килеп пистолетымны табып алдым. Эчкә керергә юләр түгел, ул хәзер читлектәге котырган җанвар шикелле, нинди адымга да барачак. Әле генә кеше үтерә язды. Инде башкалар да килеп җитте. Фонарьлар белән яктыртабыз, кулында пычак, чыгарга исәбендә юк. Без озын таяклар табып, кетәклек эченә төрткәли башладык. Ничек тә чыгарырга кирәк бит. Ахыр чиктә түзмәде бу, “биреләм, туктагыз”, - диде. Моның белән генә бетмәде бу вакыйга. Без эшне башкарып чыгу шатлыгын кичерергә дә өлгермәдек, өч ай өйдә булмаганнан соң, юлга җыенып кына ята идек, “ат карагы качкан”. – дигән хәбәр килеп иреште.
Комментарийлар
0
0
ахырынына кадэр укып чыгып булмый,бииик ямьсез телдэ язылган, мент да мент-нинди суз инде ул, уголовниклар узара сойлэшэ мени, обидно полицейскийлар очен бик нык
0
0