Дус-туганнарны көнләштерерлек затлы йорт җиһазларын кибеттән сатып алыргамы, әллә халык арасында яшәүче осталар ишеген шакыргамы?
Кайсысы кулайрак: сыйфаты да куандырсын, бәясе дә арзанрак булсын. Махсус фабрикаларда ясалган җиһазлар кыяфәткә бик матур да, тик сыйфаты ягыннан халык осталары эшеннән калыша. Ә соңгыларына ихтыяҗ дигәне үсеп китә алмый әлегә – бәяләре кыйммәтрәк.
Әлмәт районының Кичучат авылында яшәүче Илдар әфәнде Кәримов та бу “вәзгыятькә” күптән күнеккән. Останың фикере катгый: кулдан ясалган әйберләр, кем әйтмешли, мәңгелек! Димәк, бәһәсе ягыннан да ул канәгать калырга тиеш.
“Елый-елый сөенәм” Ярым шаяртып әйтелсә дә, аның сүзләрендә хаклык бар. Бәлки, ул ясаган урындык, өстәл, шкафлар мәңгелек тә булмас, ни дисәң дә, агач та бер туза, сына, кителә, дигәндәй. Ләкин күңел җылысы биреп ясалган эшләнмәләр барыбер озаграк хезмәт итә.
–Кулдан эшләнгән әйберләр чит илләрдә дә кыйммәт йөри. Фабрикаларда эш ритмы кызу, көнлек план үтәргә кирәк. Ә осталарга ашыгырга сәбәп юк, күңел кушканча җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп эшлиләр. Бизәкләрен дә ашыкмыйча гына уялар. Әнә безнең аш бүлмәсендәге дүрт урындыкның дүртесе дүрт төрле. Гозер белән килүчеләргә бизәк үрнәкләре итеп, шуларны алып чыгып күрсәтәм. Заманында алар әллә ничәү иде дә, алып бетерделәр! Шул үрнәккә дип кулларыннан чак йолкып калынган сыңарлар болар. Аннарны гел бер бизәкне дә уясы килми, агачның сырларына карап яңасын ясыйм, – ди Илдар әфәнде.
Баксаң, өйләрендә фабрикада ясалган бер генә йорт җиһазы да юк икән. Ятаклар да, кәнәфи, урындыклар, өстәлләр, шкафлар барысы да останың үз кулыннан “төшкән”. Хәләле Светлана ханым әйтмешли, мәңгелекләр!
–30 ел бергә гомер итәбез. Ил таралган 1990 нчы елларда кавыштык. Илдарның әнисе Баулыныкы, әтисе Котдус Брянск егете, тамырлары белән Сарманныкы. Әлмәттә яшәгәннәр. Кайнатам гомере буе геофизика өлкәсендә эшләде, бик хөрмәтле кеше. Татарстан буйлап кара май сыга торган скаважиналарны, шаяртып, “әти балалары” дип йөртәбез. Әти шактый гына еллар Якутиядә дә казылма эшләре алып барган, Татарстанда да нефть катламнарын эзләп табучыларның берсе ул. Җитәкче кеше иде, бик укымышлы. Аның белән сөйләшеп утырулары да кызык. 99 яшь үзенә. Киләсе елда 10 май көнне 100 яшен тутыра. 95 яшенә кадәр машина йөртте, башым әйләнә, дигәч кенә туктаттык. Картлыгына яңа биреште, гел егетләрчә иде әле. Хәзер өеннән чыкмый инде. Караучысыз түгел, янында кеше бар, әмма ул үз көнен үзе көйләп яши әле, акылы төзек, көчендә. Телефоннан шалтыратып безне дә “биетә”, аңа безнең гел эш белән мәшгүль булу кирәк. Менә шундый булдыклы нәсел егете минем хәләлем! – дип эчке бер горурлык белән ирен мактап куярга ашыкты Светлана ханым.
Бәхет, мәхәббәт хакимлек иткән йортларда гына очрый торган сирәк күренеш бу. Ир белән хатын бер-берсен олылап сөйләшәләр икән, димәк, хөрмәт, ихтирам тоеп гомер итәләр.
–Әнием хисапчы булып эшләде. Без өч бертуган үстек. Мин – олысы. Агач эше белән яшьтән мавыгам. Күпфатирлы йортта яшәдек бит, анда әллә ни ясый алмадым анысы. Остаханәдә генә онытылып эшлисең ул. Эш җиһазларың чәчелеп ятса да сүз әйтүче юк. Әле бит агач эшенең пычкы чүбе дә, тузаны да җитәрлек, – дип сүз башлаган әңгәмәдәшем, яшүсмер еллары турында сөйләүдән баш тартты. Ил таралган елларда нахак дигән төшенчә күп яшьләрнең юлына аркылы төште шул. – Светлана белән танышканда, ул бер бүлмәле фатирда ике улы белән яши иде. Үзенә 30 яшь, җиләк кебек хатын. Тормышны авырдан сөйри, ирен үтергәннәр. Үзенә – терәк, улларына әти кирәк, иде. Бер хезмәт хакына ашарга юнәтсенме, әллә кием алсынмы дигәндәй. Йорт җиһазлары сатып алырга мөмкинлеге юк та юк инде.
Башта мин аңа кул, савыт-саба юарга дип махсус юынгыч ясап бирдем.
– Илдарның, их, остаханәм булса икән, дигәне әле дә хәтеремдә әле. Беләсезме, кирәксез дип атылган агачлардан менә дигән өстәл белән урындыклар да ясап куйды әле ул. Мине күрсәгез икән, үзем бүлмә буйлап пычкы чүпләрен җыям, үзем елый-елый сөенәм. Өйдә бер кашык артса да тормыш алга китү бит! Аннары уйламаган җирдән йортлы булып куйдык. Шушында күчендек тә, теге бер бүлмәле фатирдагы барлы-юклы җиһазларны бүлмәләргә тараткач, өй эче тагын шып-шыр калды. Иң беренче эш итеп, мунча төзергә керештек. Күрәм, Илдар үзенә кирәкле кораллар сатып ала башлады. Ачуым да килә, акча кирәк чакта ашыкмасаң да була бит дип, бик әйтәсе дә... Үз йорты белән яшәгән ир-атка эш җиһазлары да кирәк. Бәхеткә, күршебезгә тәрәзә рамнары ясый торган оста күченде. Илдарның сөенүләре! Эш коралы кирәккәндә күршегә генә йөгерә дә керә. Менә шул елларда ук Илдарның үз эшен ачасы килгән иде. Берничә кешегә әйтеп тә карады. Ике кеше берләшеп эшләсәк, ышанычлырак дип уйлаган иде дә, тәвәкәллекләре җитмәде. Безнең тирәдә генә дә осталар берничә, һәрберсе үзе өчен генә ясап көн итте, – ди Светлана ханым.
“Сәер гадәтем бар” Шагыйрь әйтмешли, күпме йөк үткән алар җилкәсеннән. Бүген Илдар әфәнде дә бик күпкә остарган, шомарган. Агачның йөзенә бер күз салу белән, аннан нинди җиһазның уңышлы килеп чыгачагын чамалый.
–Гап-гади коры нарат агачыннан эшли идем, соңгы вакытларда кулыма олавы белән имән такталар килеп керде. Танышым йорт сала, ул да җиһазлар ясау белән кайнаша, тик вакыты юк, ә юнәткән такталары әрәм булып ята. Барып карадым да, әйдә, мин әйтәм, сат миңа, әрәм итмә, берне үземә, берне сиңа дип ясармын, дидем. Килештек. Алып кайтып бушаткач, сөенечемнән чыгам да карыйм, чыгам да карыйм, – ди Илдар әфәнде.
Оста күңеленә күп кирәкме! Шыгырдап торган бер уч акчаның кадерен белми дә ул, кул астында яткан такта-чималлары өчен алтын туплагандай сөенә.
–Җиһаз ясар өчен такталарны моңа кадәр сәүдә ноктасыннан барып ала идем. Кайтуга эшкә керешмим, остаханәдә берникадәр вакыт тотам әле, киптерәм. Җиһазларны ясап бетергәч да башкалар кебек лакка буямыйм. Махсус табигый майлар белән майлыйм. Мин болай да химик әйберләргә каршы кеше. Безнең өйдә тәрәзә рамнары да агачтан, бер ел элек кенә яңарттым. Кунаклар килсә, аны пластиктан ясалган дип уйлый. Кем әйтмешли, ясый белеп ясагач, безнең агачлар Европаны да уздыра әле! Сәер гадәтем бар, бер үк бизәкләр кулланмыйм, агачның сырларына, рәвешенә карап сайлыйм мин аларны. Сайлыйм дип, дөресрәге күңел ничек куша, шулай бизәклим, – ди Илдар әфәнде.
Күптөрле агач белән эш иткәне бар останың. Кешеләр кебек, һәр агачның үз холкы! Кызылагач бик йомшак икән, Кавказда үскән карагач исә иң уңайлысы! Оста үзе карагачны имән агачына тиңли. Нарат эшләргә җайлы, әмма “кирелеге” бар. Җиһазларны ашыгып ясамый ул, бер урындыкны да кайчакларда яртышар ел ясаганы бар. Махсус үлчәмнәр нигезендә диварының буеннан буына гаскәр кеби тезелешеп баскан шкафларны да бик кыска вакыт эчендә ясап чыга кайчак. Барысы да күңел халәтенә бәйле. Ләкин бер нәрсә хак – акча колы булыр өчен кумый ул дөньяны.
Спортчы да әле! Гаиләдә оста эшен дәвам итәрдәй егетләр үсүен беләм, аларның сәләте, агач эшенә теләкләре турында сүз кузгатып ялгыштым - бала хәсрәте кичергәннәр.
–Ришат улымны Әлмәттә кыйнап, харап иттеләр. Башына кан сауган дип, операция дә ясадылар. Баш капкачы ачык торды... 25 көн комада ятты да, өзелде. Китеп барасын белдек, исән калса да ятып кына торачак, диделәр. Ришат өчен өзгәләнүләребез. Илшат улым карап торган терәгем. Яныбызда. Бик акыллы. Әтисе белән кара-каршы басып, ул эшли инде. Буйдак, ничек кенә өйләндерәсе! Хатын-кыз затына бик мәрхәмәтле үзе. Озак еллар Себергә йөреп эшләде. Дүртәр айга китеп эшли дә, берәр айга ялга кайта иде, арыдым ди, исәп-хисабын өзеп кайтты. Холкы шундый анысының, үзе белән йомшак сөйләшергә кирәк, дорфалыкны әй җене сөйми инде. Рөстәм улыбыз – төпчеге. Балалары юк әле, гаиләсе белән Әлмәттә яши, – ди Светлана ханым.
Егет кешегә дә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, егетләр исә күп төрле эш мәлен белүенә нәкъ менә әтиләренә рәхмәтле. Илдар әфәнденең дә үгилеген сиздермичә, Ришат белән Илшатны үз итеп үстерүе – олы батырлык! Ә батырлыкка тиңләрлек уңганлыгын аның тагын бер уңышы дәлилли, Илдар әфәнде агач остасы булуыннан тыш, йөзү буенча спорт мастеры да икән әле.
–Спортчыларга хас сыйфаттыр инде, миңа гел хәрәкәт кирәк. Бер эшсез ятып торганда да интернеттан агачтан җиһазлар ясау буенча видеолар карыйм. Осталар белән дә гел аралашам. Кемдер киңәш сорап килә, кайчагында үзем дә дусларыма киңәш сорап баргалыйм. Андый чакларда берәүгә дә күрсәтмичә яшереп кенә эшләгән эшләреңә кадәр чыгарып күрсәтәсең, рәхәтләнеп ачылып сөйләшәсең. Оста күңелен оста гына аңлый! – ди Илдар абый.
Килешәм. Юл читендә аунап яткан кирәксез агач та остага гына серен чишә бит! Әнә Илдар абый өендә генә дә, утын сараена чыгарып ташланган күпме агач хезмәт итә. Пәри табагачыдай ямьсез агачларны өй түрендә балкып утырырдай матур җиһаз итәргә останың гына көче җитә дә!
Комментарийлар