“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, Казанның барлык районнарында, бистәләрендә һәм хәтта ишегалларында чыршы шәһәрчекләре оештырыла. Һәммәсендә Кыш бабай белән Кар кызы катнашында төрле уеннар, бәйгеләр үткәрелә. Иске Татар бистәсендә һөнәрчеләр ярминкәсе дә була.
Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге каршында шәһәрнең төп Чыршысы 24 декабрьдә ачыла. Биредә театраль тамашалар тәкъдим ителә, бәйрәм ярминкәсе һәм аттракционнар эшли.
Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол мәйданында Яңа ел чыршысы 19 декабрьдә кабына. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының “Крылья Советов” паркындагы төп чыршысы кунакларны 23 декабрьдән башлап кабул итә. “Континент” һәм “Калейдоскоп” балалар паркларындагы чыршы шәһәрчекләре дә шушы көнне эшләтеп җибәрелә.
Киров һәм Мәскәү районнарының “Наратлык” (“Сосновая роща”) паркында 24 декабрьдә ачылачак чыршы комплексында прокатлы шугалак та була. Кремль яр буенда “тематик урамнар” оештырыла. Вахитов һәм Идел буе районнарында да чыршы шәһәрчекләре булдырыла. Татар дәүләт филармониясе скверындагы чыршы үзенең утларын инде узган ял көнне үк кабызды.
Мәрҗани урамында 18 декабрьдән, ә Сибгать Хәким урамында 24 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр транспорт хәрәкәте чикләнүе мөмкин. Парклардагы ачык һавадагы бәйрәм чараларында да битлек кию һәм дистанция саклау зарур. Казан мэры Илсур Метшин санитар таләпләргә җаваплы карарга чакырды.
- Бу иң өй шартларындагы Яңа ел булыр, мөгаен. Гомумән, 2020 ел безгә күп көтелмәгән хәлләр китерде, тормыш рәвешебезне тамырдан үзгәртте. Без тормышка, иң мөһиме тормыш кыйммәтләренә карашыбызны яңарттык. Гаилә, ата-ана, якыннар терәгенең беренчел әһәмияткә ия булуын аңладык. Без авырлыкларга каршы бергә һәм бердәм була алуыбызны күрдек. Тормышка мөнәсәбәттәге шушы карашыбызны сакласак иде, - диде мэр Илсур Метшин.
Фото: https://kzn.ru/
Комментарийлар