Бөек Ватан сугышы дәһшәте кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Безнең әти-әниләр – сугыш чоры балалары.
Әнием Фәтлия Шакирҗан кызының әтисе -бабам Шакирҗан Сәйфелмөлек улы Мөлеков 1942 елның маенда Ленинград фронтында һәлак була.
Әтием Равил Мөбарәкша улының әтисе – бабам Мөбарәкша Тимершин "Алга"колхозы рәисе булып эшләсә дә, үзе теләп фронтка китә,1945 елны җиңү белән исән -сау әйләнеп кайтып эшен дәвам итә, 1956 елны гүр иясе була. Без-аларның дистләгән оныклары бабаларыбызны күрмәдек, фотоларын кадерләп өй түрендә саклыйбыз, Җиңү парадында транспарант итеп күтәреп йөртәбез. Без үскәндә әти-әнием аларны хөрмәтләп искә алдылар. Табында гел:" Сугыш вакыты түгел бит, туйганчы ашагыз, балалар! ", -дияләр иде.
Әти-әниләребез – сугыш чоры балалары икмәк кадерен белделәр иде шул, безне дә ризыкны хөрмәтләргә өйрәттеләр. Әнием әти-әнисе, туганнары белән Бөек Ватан сугышына кадәр Ярославль өлкәсендәге Рыбинск шәһәрендә яшәгәннәр. Рыбинск элекке заманда батраклар шәһәре, сугыш алдыннан “икмәкле башкала”, дип йөртелгән. Бабам Шакирҗан авылдашлары белән яңа шәһәрләр – Серов, Рыбинск шәһәрләрен төзүдә катнаша. Милләттәшләре белән йолаларны-бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. Шатлыклы, тыныч тормышны сугыш җимерә.
Фашистлар Иделгә якынлаша. Рыбинск шәһәре янында бомбалар шартлый, икмәк карточкага кала. Әнием икмәк чиратында 8-9 яшьлек малайның сары ботинкаларын икмәккә алыштыруын сөйли торган иде. Бомбоубежищега барганда бер тоткын немец очучы кызын очраталар.10 яшьлек әнием аның явыз күзләрен, түш кесәсендәге шоколадын да хәтерләп кала. Ә бервакытны Маһирә әбиебез авырып китә. Әнием апасы Фүлия белән якындагы авылга кәҗә сөтенә баралар. Бидон күтәреп сөт алып кайтып килгәндә, күктә фашист тәресе төшерелгән самолет пәйдә була. Кыр өстеннән ул шулкадәр түбән оча, хәтта очучының йөзе дә күренә.
Самолет-разведчик кызларның баш очыннан очып үтә, сөтне әниләренә исән-имин алып кайтып җиткерәләр. 1942 елның җәендә "Ленинград урманы" дип йөртелгән урманга таңнан барып җиләк җыялар, аны саткан акчага поездга билет алып, әтиләре (минем Шакирҗан бабам) туган нигезенә – Чувашиянең Әлмән авылына кайтып урнашалар.
1418 дәһшәтле утлы сугыш көннәре әти-әниләребезнең алтын балачагын урлаган. Әтием – хезмәт ветераны, өлкәннәр белән беррәттән балачактан сука тоткан, фронт өчен тырышып эшләгән. Ел саен Бөек Җиңү көнендә илебез җитәкчесе култамгасы салынган тәбрикләү хаты алып горурлана иде, мәрхүм.
Әти-әниләребез кичергән, үз күзләре белән күргән сугыш дәһшәтен без оныкларыбызга сөйлибез. Ул кайгылы көннәр кабатланмасын иде. Бер буын да сугыш кичермәсен иде. Кеше гомере шундый кыска бит: тыныч, тормышта шатланып, рухланып яшәүгә ни җитә!
Равилә Мөбарәкшина,
Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессмертныйПолк2024
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар