16+

“Бөтен әйбер янып беткән, ике Коръән белән намазлыгыма гына берни булмаган”

Соңгы көннәрдә янгыннар турында еш язып торабыз. Бу көннәрдә Осиново бистәсендә яшәүче Фирдәүсә һәм Илшат Сафиннар гаиләсенә дә шундый ук сынау килгән.

“Бөтен әйбер янып беткән, ике Коръән белән намазлыгыма гына берни булмаган”

Соңгы көннәрдә янгыннар турында еш язып торабыз. Бу көннәрдә Осиново бистәсендә яшәүче Фирдәүсә һәм Илшат Сафиннар гаиләсенә дә шундый ук сынау килгән.

“23 гыйнвар көнне төнге сәгать өчләрдә булды бу хәл. Мин болай да йокыга уяу кеше, әз генә тавышка да күземне ачам. Бу юлы ниндидер черт-черт иткән тавышка уяндым. Сыер мөгезен сындырырлык суыклар була дип сөйлиләр бит. Урамда бик салкын, күрәсең, дип, берара тыңлап яттым. Тавыш һаман бетми, шуннан, торып, тәрәзә янына килдем. Пәрдәне ачтым, урам якта кара төтен. Сулары катмасын дип берәү мунчасын яга икән дим. Урыныма барып яткач уйлыйм, мунча якканнан алай кап-кара төтен килергә тиеш түгел бит дим. Кинәт йөрәгем дерт итеп куйды да, торып, кухняга киттем. Анда шикләнерлек бер әйбер булмагач, бәдрәфне карарга булдым. Ишеген ачуга, вентиляция тишегеннән бер уч ут сикереп төшеп, идәндәге келәмне яндыра да башлады. Башмагым белән таптап, бер чиләк су алып килеп сиптем дә өйгә тоташтырып эшләнгән мунчага киттем. Карасам, коридорда төтен, түшәмдә ут очкыннары бии. Тиз генә ирем Илшат белән улымны уяттым. Янабыз, иң кирәкле әйберләрне генә алыгыз да чыгыйк дидем. Документларның барысын да алып чыгып булмады. Кесәдә йөргәннәре генә исән калды”, - дип сөйли Фирдәүсә ханым.

Сафиннар йортларын 27 ел элек үзләре салып чыккан. Өйләнешкән генә еллары була ул. Гаилә башлыгына эшеннән бирелгән 8 сутый җирдә башта мунча салганнар. Шунда яшәп, акрынлап йорт тергезгәннәр. “Бөтен тапкын малыбыз, көчебез шунда керде һәм бер мизгелдә янып та бетте. Бердәнбер исән калган нәрсәләр – Коръән китаплары белән намазлык. Өйне карарга баргач, шуларны күреп, кулыма алдым да үкси-үкси еладым. Аллаһның рәхмәте, ник берсенең бер чите янсын!  Алар бер тумбада тора иде. Шунда ук видеокассеталар да саклана иде. Алар эреп аккан, ә Коръәннәр белән намазлыкка бернәрсә булмаган”, - әңгәмәдәшем.

Бәла булыр алдыннан Фирдәүсә ханымның күңеле бик тынычсыз булган. Начар төшләр дә күргәләгән. “Күңелем тынычсызланып торса да, начарын уйламаска тырыштым. Хәерлегә булсын дип юрадым. Мине гадәттә төшләр алдамый. Проблемалар чыгар алдыннан шундый төшләр күргәлим, - ди ул. - Көз көне йортның түбәсе белән мунча эчен яңарткан идек. Шунда да эшләр гел кирегә барды. Гел каршылыклар чыгып торды. Сүтәләр дә коралар, сүтәләр дә коралар. Хуҗалары килеп карый да, йә бер җире дөрес эшләнмәгән, йә бер җире килеп чыкмаган була. Янгыннан соң төзелеш бригадасы хуҗасы да килгән иде. Бер дә алай булганы юк иде, бу йорт бик авыр эшләнде, диде. Ул вакытта үзебез дә ремонт эшләреннән бик алҗыган идек".

Әлегә Сафиннар аена 35 мең сум түләп фатир арендалап тора. Көлгә калган нигезне чистартып, Аллаһның ярдәме белән яңа йорт салырга исәпләре. Әлегә экспертлар янгын сәбәбен ачыкламыйча, нигезгә орынмыйча торалар. “Алар да әлегә берни әйтә алмый. Бөтен нәрсә дә яңа, гаеп табарлык әйбер юк иде”, - дип аптырыйлар Сафиннар.
Сафиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Фирдәүсә Сафинаның телефон номеры: 89196878310 (Сбербанк беркетелгән).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading