16+

“Бу дөньяга ике тапкыр тудым мин”

“Казан – Буа” поезды Юдинога килеп туктады.

“Бу дөньяга ике тапкыр тудым мин”

“Казан – Буа” поезды Юдинога килеп туктады.

Тәрәзә аша кечерәк кенә гәүдәле бер апаның тәгәрмәчле арбасын авырлык белән сөйрәп, вагонга менеп барганын күреп, булышырга дип, янына ашыктым. 
Арбаны  күтәреп алып үз янымдагы утыргыч янына куйдым. 

- Сеңелем янына кайтам әле. Бу поездны кабат җибәрүләрен белгәч, шатланып куйдым. Биш ел инде кайтканым юк иде, -  дип сүз башлады юлдашым.  -  Күчтәнәчләрне күбрәк салганмын бугай, авыррак булды шул, -  дип елмайды. Танышып-сөйләшеп  киттек. Юдинода яшәүче Сания апа Сәмигуллина икән.  
Нужа капчыгын ун яшеннеән үк ятимлек ачысы беелән ачып җибәрә Сания апа. Әтиләре үлгәч, әниләре Рәйхана апа берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән тол кала. Сабый гына булса да, Сания авыр колхоз арбасына җигелә. 

Илебезгә фашистлар  бәреп кергәндә Сания 15 яшьлек үсмер  кыз  була. Тәтеш районы Тархан авылы кызын  да ахирәтләре белән бергә окоп казырга җибәрәләр.  Кышны көч хәл белән исән чыккан кызны тагын да авыррак эш көтә. Тәтештә баржаларга бүрәнәләр төяргә, бүрәнә окоплар  өчен бик кирәк. Кыз монда да алны-ялны белми эшли. Иделдә боз катып баржалар йөри алмый башлагач, Санияне Кемерово каласындагы  гидроэлектростанцияне  яңадан торгызырга  озаталар. Мондагы авыр эшкә түзә алмыйча бик күпләр авырый башлый. Сания дә тиф эләктерә. Өч көн аңын югалтып ятканда табиблар аңардан өметләрен өзеп, үлем турындагы белешмә  дә  тутырып куялар. Тик көне генә куелмаган була.

Бер төнне кыз төш күрә. Әнисе белән кулга-кул тотынышып авыл урамнары буйлап йөриләр икән. Тик әнисе: “Кызым,  син кайда?” -  дип, нишләптер, аны эзләп йөри, имеш. Әнисенең тавышына күзләрен ачып җибәрә кыз. Бәлки, бу вакытта Рәйхана апага кызының югалуы турында авыр хәбәр килеп ирешкән булгандыр. Дус кызлары эзләп таба алмагач, хат язып салган булалар бит.  

Сания яткан хастаханәдә шартлар коточкыч була: бүлмәләр салкын, дарулар юк.  Ни булса, шул булыр дип Сания бу хастаханәдән качып китә. Аңгыраеп-саташып йөри торгач, шәһәрнең тимер юл вокзалына килеп чыга. Хастаханәдә Казаннан бер апа  белән яткан булалар. Ул:” Терелеп чыгып, Казанга кайта алсаң, туры үзебезгә кил!” -  дип, адресын да әйтә. Сания аны күңеленә бикләп куя. 

Вокзалда иң беренче очраган йөк поездына утыра. Кай якка барганын да белмәгән килеш тәвәкәлли. Тик бәхете бар икән әле кызның  - поезд Казанга карап юл ала.  Тик сакчылар берничә тапкыр тотып кыйныйлар үзен. Мондый хәлнең соңгысы Арчада була. Кыйналудан күгәреп шешенеп беткән  17 яшьлек кыз Арча станциясеннән Казанга өч  көн җәяү кайта. Казан апасы әйткән адрес буенча йортны эзләп килә дә, бусагадан узуга аңын югалтып егыла. Дарулар иснәтең кенә һушына китерәләр. Аңына килгәч, хәлен сөйләп бирә. Бу мәрхәмәтле кешеләрдә ике көн торгач, туган авылына кайтып китә. Мең газаплар белән туган нигезенә кайткач, әнисе аны танымый: ”Бу минем кызым түгел, аның башында кызыл  яулык иде, бу аның өрәге...” -  дип, ишектән дә кертми. Авылдашлары да аның өрәк түгеллегенә инаныр өчен тотып-тотып карыйлар. 

Кайтканының икенче көнендә үк колхоз эшенә чыга Сания. Ә өч көннән соң Ульяновск-Свияжск тимер юлын салырга алып китәләр.  Өч  ай дигәндә тимер юлны салып бетерәләр. Ут эчендәге Волгоградка  азык-төлек, корал ташыр өчен бердәнбер тимер юл була ул. 

Ниһаять авыр сугыш еллары үтеп, 1945 елның 9нчы мае җитә. Җиңү хәбәрен  Юдино бистәсендә тимер юлда вагон бушатканда ишетә Сания. “Ул чакта вагоннарны бушатудан туктап, өч сәгать бәйрәм иттек, -  ди ул. Фронтттан кайткан егет Габделхәй белән дә шунда эшләгәндә таныша. Бер ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре - кызлары туа. Тик яшь гаиләгә озаклап бәхетле яшәргә язмаган була. Сугышта алган яралары әти кешене мәңгелеккә алып китә. 

Сыңар канаты белән булса да, кызын үстерә, мәхәббәтенә тугры кала Сания. Кызы үсеп, укып, әнисе юлыннан китә. Юдинода диспетчер булып эшли. Хезмәтне яратучы тырыш Сания апаны лаеклы ялга да җибәрми  җитәкчеләре. Бары тик 77 яшендә генә үзенең яраткан коллективы белән саубуллаша ала ул. Хәзер үзе әйтмешли, рәхәтләнеп һава суларга туган авылына кайтып барышы. Тиңдәшләрем инде күптән вафат.  Ә мине бер үлеп телерелгәч, фәрештәләр саклап йөртә бугай, үз аягымда исән-сау йөреп торам. Әле яшәргә язсын. Михнәтләрне күп күреп, рәхәт тормышта яши генә башладык бит әле, -   ди бүген инде карт әни булган Сания апа. - Без күргәнне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын ди аннары авыр сулап. 

Азат Мөхәммәтҗанов.
Казан. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

19

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading